Аракы үзенекен итә
Аракы сатучыларның күбесе аны авызына да алмый икән. Шулайдыр да. Алар бары тик башкаларны аракы эчәргә өйрәтүчеләр, аракы сатудан табыш алучылар гына. Никадәр күбрәк кеше эчә, аларга шулкадәр акча күбрәк керә. Аракы җитештерүчеләре дә аның сыйфатына артык игътибар итмәскә тырышалар. Максатлары: очсызракка җитештерергә, кыйммәткәрәк сатарга. Аракы эчеп агуланалар, салкында исереп өшиләр, төрле җинаятьләр кылалар, әллә нинди авыруларга дучар булалар… Гаиләләр таркала, ятим балалар арта. Иң начары — балаларыбызны да эчәргә өйрәтәбез. Димәк, киләчәгебезнең тамырына балта чабабыз…
Безнең подъезда бүгенге көндә мин ирләр затыннан иң өлкәне. Калганнары күбесе үлеп бетте. 45, 47, 53, 57, 59, 60 яшьләрдә китеп бардылар алар. Тәмәке дә тарттылар, аракысының да кимен куймадылар. Югыйсә, мин беренче китеп барырга тиеш идем күк. Күп еллар йөрәк өянәге җәфалый инде үземне. Табиблар әйткәнне тотып, үз гомеремдә аракы эчмәдем, тәмәке тартмадым… Тик менә үз өебезнең тәрәзә алдында көне-төне аракы, сыра эчеп, тәмәке пыскытучы яшьләрдән арыдым.
Бу бәла Россиядә явыз Иван хакимлек иткән чорда җәелеп киткән. “Патша кабаклары” дип аталган бик күп эчү йортлары ачыла шушы вакытта. Ә менә Петр патша идарә иткәндә эчүчелек аеруча чәчәк аткан. Соңрак берничә тапкыр эчүчелекне киметү буенча указлар да кабул ителә. Ләкин аракы сатудан кергән табыш барыбер үзенекен итә — җиңә. 2012 елда илебездә 12 миллион алкоголик, 4,5 миллион наркоман, 1 миллионнан артык караучысыз ятим бала исәпләнә. Ә алар арта гына бара. Барлык үлем-китемнең 23,4%ы шушы аракы аркасында икән. Менә тагын быелдан аракыга бәяләрне арттырдылар. Аңа карап кына эчкечелек кимесә иде ул.
Зәбир Хәлимов, Яр Чаллы шәһәре.