Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Арабызда өченче бар төсле”
6.09.2012

“Арабызда өченче бар төсле”

Мин Ижауда күптәннән яшим. Озак вакыт бер кая да чыгып йөрмәдем. Уку — эш — өй — минем төп маршрутым иде. Дусларым да әллә ни күп түгел, егетем дә булмады. Тик беркөнне таныш кыз: “Мин сине бик әйбәт бер егет белән таныштырам”, — дип, үтә зур таләпчәнлек белән минем күңел кылларымны тарткалый башлады. Баштарак мин бу тәкъдимгә игътибар да бирмәдем. Чөнки элегрәк тә егетләр белән таныштырырга тырышып караганнары бар иде, тик аннан берни дә килеп чыкмады.

Беренче танышырга барган көнне дә ул минем күңелгә әллә ни үтеп керә алмады. Әңгәмәбез дә ялганып китмәде. Соңыннан тагын очрашулар булды, бер-беребезгә күнегә башладык. Күп вакытыбызны бергә уздырдык. Киноларга, татар концертларына йөрдек.

Беркөнне ул миннән йөргән егетләрем турында сораштырды. Мин үземнең 17 яшемдә, бала акылы чыгып бетмәгән чакта, бик кыска вакыт кына очрашып йөргән егеттән башка беркемем дә булмавын әйтеп бирдем. Ул моңа бик сөенде. Тик аның үзенең минем белән очрашканга кадәрле йөргән кызы турында сөйләве генә мине тирән уйга салды. Аның сөйләвеннән аларның бер-берсен ничек яратканнары, аның янына канатлы кош сыман очып йөргәннәре минем күңелгә бик нык уелып калды. Мин аның “Яратам” дигән сүзләренә ышанмый башладым, чөнки миннән алдагы көчле сөюе һаман сүрелмәгәндер, безнең арада шундый мәхәббәт була алмас сыман.

Бераз вакыт узгач инде тынычлана төшкән идем… Нигә кирәк булгандыр: Интернет челтәре аша аның әлеге кыз белән язышкан хатларын укыдым. Укыганыма бүген дә үкенәм. Аларның һәммәсе мәхәббәт хисләре белән тулы иде. Хәзер, бу хатларны укыганнан соң безнең арада ул кыз да торадыр сыман. Аның миңа карата хисләре чын микән, әллә юкмы? Әллә ул минем белән теге кызны онытыр өчен генә йөриме? Ни өчен ул һаман да аның хатларын саклый?

Борчуларымны аңа сөйләп биргәч, ул миңа: “Сине күбрәк яратам, беркемгә дә бирмәячәкмен. Кирәкмәгән нәрсәләр сөйләп сине борчуым өчен гафу ит”, — диде. Ләкин ниндидер шик, икеләнү һаман да тынгылык бирми миңа.

Исемем редакция өчен генә