Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Аның үз юлы бар!
22.09.2016

Аның үз юлы бар!

 “Спартак” халык иҗаты йортында мондый тамашаның моңарчы булганы булмагандыр. Сәхнәдә аллы-гөлле, төсле утлар ялтырый, русча-татарча-башкортча җырлар яңгырый, стеналар буенда, сәхнә алдында тамашачылар бии. Залда утырырга түгел, басып торырга да урын юк. Нинди тамаша? Дискотекамы? Алай дисәң, залда 3 яшьтән алып 85 яшькә кадәр тамашачы утыра.  Бу — татар эстрадасы тыныч кына яшәп ятканда, аңа бәреп килеп кергән Радик Юлъякшин концерты.

Радикның иҗат коллективында эшләүче егетләр сәхнәгә аппаратура урнаштырганда, алар белән аралашып алдым. Аппаратуралары кыйммәтле — ике миллион сумлык, төсле музыка утларының бер лампочкасы да 15 мең сум тора икән. “Без бүген тавышны 30% кына ачабыз”, — диделәр егетләр. “Колак­лар ничек чыдар микән?” — дип уйлап куйдым мин. Ләкин борчылуым юкка булган, концерт вакытында аппаратура башка артистларныкы кебек доң-доң килеп колакка да бәрмәде, йөрәкне дә кысмады. Димәк, бәя кыйммәт булган саен, сыйфаты да әйбәт. Бу концертны яшьләр өчен дисәләр дә, өлкәннәр дә (берничәсен исәпкә алмаганда) азакка кадәрле утырды. Позитивлыгы, яхшы энергетикасы, татарча яхшылап белмәве, ләкин сөйләшергә тырышуы белән җәлеп итте бугай җырчы егет. Аның белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәм.
— Радик, син бүгенге көндә социаль челтәрләрдә татар җырчылары арасында иң күбе — 75 меңнән артык җанатары булган җырчы. Югыйсә, тавыш мөмкинлегең дә югары дәрәҗәдә түгел, дөресен генә әйткәндә, карлыккан тавышка охшап тора. Сине яше-карты, бала-чагасы нәрсә өчен ярата?
— Әйе, Интернетта җанатарларым күп. Чөнки мин “Ютуб” видеохостингында, “Контакт”та, “Инстаграмм”да яшьләргә ничек эшләгәнемне, тырышканымны күрсәтәм. Эшләп кенә популярлык казанып була. Мин: “Килеп чыкмый”, — дияргә яратмыйм. Беренче, икенчесендә булдыра алмыйм икән, өченчесендә барыбер килеп чыга ул. Бик күп эшлим. Беренче концертны куйганда программаны яшьләр өчен эшләдек. Сәхнәгә чыгып баскан идем, залда кечкенә сабыйларны, әби-бабайларны күреп ис китте. Егетләргә: “Безгә тиз арада репертуарны үзгәртергә кирәк!” — дидем. Шуннан соң концерт программасын барлык яшьтәге тамашачыларга ярашлы итеп үзгәрттек.
— Синең белән сөйләшкәндә шуны аңлап алдым: синең өчен гаиләң беренче урында. Бүгенге көндә син бик популяр. Бу дәрәҗәгә ирешер, кыйммәтле аппаратура алыр өчен акча да кирәк бит. Бик бай гаиләдәнме әллә син?
— (Рәхәтләнеп көлеп) Мин гади гаиләдән. Әти-әнием төзелештә эшләделәр. Миңа 12 яшь чакта әтиебез аерылып китте. Гаиләдә бердәнбер ир-ат булып калдым. Әнием, апам бар. Шешә, төсле металл тапшырып, акча эшләдем. Шул акчага колонка, микрофон сатып алдым. Музыка язу өчен компьютер кирәк иде. Әни аны кредитка алып, бурычны биш ел түләдек. Әниемә зур рәхмәтле мин. Гастрольләрдә без аның белән бергә. Барлык чәчәкләрне аңа бирәм. Гаиләм һәрвакыт беренче урында!
— Музыкаль белемең юк дип беләм. Ләкин син автор башкаручы, иң яхшы аранжировка ясаучы. Белемсез моңа ничек ирешеп була? Өстәвенә сине бик дәрәҗәле продюсерлар эшкә дә чакыра икән әле.
— Әйе, минем музыкаль белемем юк. Мәктәптән соң, институтта психология факультетын тәмамладым. Мин ерактан ук ноталарны, моңны ишетәм, бармакларым шул көйне үзеннән-үзе уйный башлый. Күп кенә артистларның продюсерлары эш тәкъдим иттеләр, кире кактым. Җырчы Юрий Шатуновның төркеменә аранжировка ясарга, синтезаторда уйнарга чакырдылар. Мин анда бардым, сөйләштем. Ләкин соңыннан: “Минем фамилиям дә Юлъякшин, димәк, үз юлым бар һәм ул яхшы булырга тиеш”, — дип уйладым. Биш ел инде бер продюсер белән эшлим. Аллага шөкер!
Син бүгенге көндә Казанда иҗат итәсең. Кеше гадәттә карьера баскычы буенча күтәрелер өчен башта Казанга, аннан Мәскәүгә юл тота. Синеке киресенчә?
— Мәскәүдә эшләр өчен мөмкинлекләр зур. Мин аннан китәргә җыенмыйм. Казанда татарча сөйләшергә өйрәнер, татар эстрадасына ныклап кереп китәр өчен яшим. Башкорт-татар җырларын бик яратам. Җырчылар Гүзәлия, Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев белән дуэтлар яздырдык.
— Сәхнә костюмнарың башка җырчылардан аерылып тора. Йөз-кыяфәтең мультфильм геройларыныкы төсле. Әллә бала-чага шуңа үз итә инде сине?
— Мондый стильдә костюм тәкъдим иткәч, ничек киярмен диеп уйладым. Бер ел өйрәндем. Балаларны бик яратам. Сәхнәгә чыккач, аларны үз тиңем итеп күрәм. Чын күңелдән кочаклашабыз. Җырларымны җырлап күрсәтәләр. Миңа алар илһам бирә.
— Радик, Ижау тамашачысын таң калдырып, гадәти булмаган концерт тәкъдим иткәнең өчен рәхмәт! Алдагы елда “Аксион” мәдәният сараенда очрашканга кадәр.
— Әлбәттә, тамашачының фикере төрле, бу шулай булырга тиеш тә. Аларның фикерләрен сезгә дә тәкъдим итәм. Илназ Габбасов, 38 яшь: “Радик Юлъякшинның концерты — татар концертына ошамаган, үз-үзен тотышы татар халкы холкына туры килми. Миңа концерт ошамады, гадәти дискотека инде”. Шагыйрә, Татарстан, Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы Гөлфия Исхакова: “Берсүзсез, концерт яшьләр өчен. Ләкин мин әле хәзер дә тамашадан алган хисләр белән яшим. Кызыма да, үземә дә, дусларыма да бик ошады. Чөнки без — иҗади кешеләр. Артистның иң яхшы сыйфаты — тамашачыларны үзенең дулкынында тота алуы. Ә ул аны булдыра. Радикның алдагы концертына да, һичшиксез, барачакбыз!

Рәфилә Рәсүлева.