Анда тарих саклана…
Гасырлар буе тупланган мәгълүматлар, елъязмалар, дәүләт җитәкчеләре тарафыннан кабул ителгән рәсми документлар, белешмәләр, сәяси указлар кайда саклана соң? Тарихи архивларда… Серле кәгазьләр дөньясында кайнашучылар һөнәре дә үзгә. Архивчы һөнәре Бөек Петр заманында ук барлыкка килгән. 300 ел элек әлеге танылган дәүләт эшлеклесе барлык хакимият органнарында да архив булдырырга дигән регламентка кул куя. Шуңа да архив бинасында сакланучы документларның күбесе бик күптәнге, патша заманыннан бирле сакланган. Монда алар билгеләнгән тәртиптә тиешле һава шартларында даими күзәтү астында. Удмуртиянең дәүләт архивында 50ләп кеше хезмәт куя. Хезмәткәрләр аена 5 меңнән артык документ кәгазьләре белән эш итә, халык мөрәҗәгатьләрен эшкәртә, мәгълүмат җыя, документларны төрләргә бүлә, реставрация ясыйлар. Бер бүлектә хезмәткәрләр һәрвакыт кәгазьләр белән генә эш итсә, башка бүлек хезмәткәрләре халык мәнфәгатьләрен кайгырта. Бирегә теләге булган һәркем килеп, кызыксындырган соравына җавап таба ала. Архив бинасында махсус уку залы булдырылган. “Халыкның тарих белән кызыксынуы көчле, көне-көне белән 40лап кеше уку залында кирәкле документлар белән эш итә”, — ди хезмәткәрләр.
Нәсел шәҗәрәсен барлаучылар да архивка мөрәҗәгать итә. Архивчылар мондый мәгълүмат җыю эшенең күп вакыт ала торган четерекле эш булуын әйтеп үттеләр: “Бер кешенең нәсел шәҗәрәсен барлау ел ярымга кадәр сузылырга мөмкин, чөнки фамилияләр туры килү белән генә чикләнмичә, туганлык җепләрен ялгау мөһим”, — ди белгечләр. Катлаулы юл үтәргә, ялгышмыйча кәгазьләрне барларга кирәк булганлыктан, шәҗәрә төзү биредә бушка эшләнми. Ничә буын турында мәгълүмат җыелуга карап, бәяләр 30-70 мең сум булырга мөмкин. Әгәр мөрәҗәгать итүче акча түкмичә, вакытын жәлләмичә, нәселе турында үзе мәгълүмат җыярга әзер икән, андыйлар өчен уку залы ишекләре һәрвакыт ачык.
Шушы көннәрдә Удмуртия Республикасының үзәк дәүләт архивында оештырылган күргәзмәдә катнашырга насыйп булды. “Архив. Тарих. Вакыт” исеме астында тәкъдим ителгән күргәзмә Россия архив хезмәтенең 100 еллыгына һәм Удмуртия архив хезмәтенең 95 еллыгына багышланган иде. Күргәзмә тарихның төрле чорын чагылдырган. Стендларда архивта сакланучы, аеруча кыйммәтле булган уникаль документлар урнаштырылган. Метрика китабындагы 1840 елда Петр Ильич Чайковский туу турында язылган истәлекләр, Ижау корал заводының кафтан кияргә лаек дип табылган атказанган осталарының фотосурәтләре игътибарны җәлеп итә. Әлеге кием иң яхшы осталарга гына бирелә торган була. Кәгазьләргә күз салсак, кафтан тегү өчен махсус дизайн проекты булдырылган, аның нигезендә тегү өчен ризалык булып имза тора. Шәһәребезнең үзәк мәйданында горур басып торучы Ижик һәйкәлендә дә нәкъ шундый кафтан сурәтләнгән. Шулай ук бөек шәхес, конструктор Михаил Калашниковның хезмәт юлын чагылдырган шәхси эш документлары зур игътибарга лаек. Шәхсән үземне, журналист буларак, 1918 елда дөнья күргән «Ижевский защитник» газетасының беренче саны кызыксындырды. Әлеге газетаны берничә гасыр элек нәшер ителгән дип тә әйтерлек түгел, язулары төгәл, укырлык булып сакланган. Моны архивчылар элекке заманда ясалган кәгазьнең яхшы сыйфатлы булуы белән аңлата. “Архив. Тарих. Вакыт” күргәзмәсе республиканың хакимият органнарында, белем бирү учреждениеләрендә һәм башка җәмәгать урыннарында үз эшен дәвам итәчәк.
Удмуртия Республикасының архив эшләре комитеты рәисе Наталья Тойкина әлеге очрашуда архив хезмәтенең яңа проект эшләре белән таныштырды. Юбилей елы буларак, архивчылар Удмуртия дәүләтчелегенә, комсомол хәрәкәтенә багышланган берничә нәшрият проекты әзерлиләр. Шулай ук “Удмуртиянең электрон архивы” проекты нигезендә документларны электронлаштыру өстендә эш алып баралар. “Хәзерге вакытта Удмуртия архивларында 23 уникаль һәм 46 мең аеруча кыйммәтле булган документлар саклана. Архивта иң борынгы документ 1709 елгы. Удмуртиянең дәүләт һәм муниципаль архивларында барлыгы 5 млн. артык документ теркәлгән. Архивның фонды һәрвакыт яңарып тора, чөнки төрле оешмалар үз хезмәткәрләре турындагы документларны туплап тапшыралар”, — ди Наталья Тойкина.
Бу өлкәдә проблемалар да юк түгел, шуның иң четереклесе – кадрлар җитмәү мәсьәләсе. Моның төп сәбәбе – хезмәт хакының түбән булуы. “Архив хезмәткәрләренең эше республика өчен үтә дә әһәмиятле, шуңа да хезмәтебез тиешенчә бәяләнсен иде”, — ди алар.
Ләйсән Әхмәтова.