Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Ана — өйнең өрлеге
1.12.2016

Ана — өйнең өрлеге

Әгәр тәңкә-тәңкә карлар яуганда аларның исеннән, сафлыгыннан башың әйләнеп китсә, башаклар җырыннан әсәренеп калсаң, бел — аларда әниеңнең йөрәк җылысы, аның рухы канат сирпеп киткән чак булыр… 

28 ноябрьдә Халыклар Дуслыгы йортында Әниләр бәйрәменнән кайтканда Фоат Садриевның “Таң җиле”  романыннан шул өзек күңелемә килде. Әлеге кичә барганда гел әниемне искә төшереп утырдым. Чөнки сәхнәдә минем әни яшендәге апалар иде. Рәсимә апа Мифтахетдиновага сокланып туймаслык. Хәтере яшьләргә биргесез! Аның башкаруында Фнүн Мирзаяновның “Әни” турындагы шигыре яңгыраганда, залда күз яшьләрен сөртүчеләр шактый булды. Рәхилә Тимкина һәм Рәйхана Рамазановалар гармун моңнары таратканда, өлкән яшьтәге тамашачыларыбыз яшьлекләрен искә төшереп утыргандыр. Аларны тыңлаганда, үзеннән-үзе туган авыл, су буйлары күз алдына килеп басты. Рәкыя Шәрипова, Гөлсәрия Фазлыеваның җырлары күңелнең бик ерак почмагында урнашкан хисләрне актарып чыгарды. 215 санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм12 санлы мәктәп укучылары да әниләрне, әбиләрне бәйрәм белән котларга килгәннәр. Балаларның сәхнәдәге чыгышлары залга аллы-гөлле чәчәкләр сипкәндәй тоелды.

Тамашачыларның күплеге өлкән яшьтәге әбиләр, әниләр, апалар иде. Алар белән бергәләп халкыбызның яраткан җырларын җырладык. Зал түрендә утырган  Әнисә Закирова, Әминә Гайфуллина, Мәймүнә Шәйхразиева, Рәсимә Мифтахетдиноваларны -“Ак, пакъ әбиләр”, — дип атар идем. Удмуртия татарлары өчен куйган хезмәтләре зур аларның.Мәймүнә апа үзенең истәлекләре белән дә уртаклашты. Өлкән яшьтә булса да, әле күзләр генә тимәсен, сөбханалла!

Әлеге җылы, матур кичәне оештырган, алып барган Дания Борһановага, Халыклар дуслыгы йорты методисты, “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдиновага, Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллинага  әниләрне, әбиләрне, апаларны сөендергәннәре өчен тамашачылар исеменнән зур рәхмәт. Кичә барлык әниләргә, бу дөньядан киткәннәренә дә мәдхия булып яңгырады!

Ә мин тагы да бу кичәдән алган хисләр, тәэсирләр белән Фоат Садриевның сүзләре белән мәкаләмне тәмамлыйм: “Әгәр битләреңнән назлы җилләр иркәләсә, сандугач сайраулары, агач яфраклары лепердәшкән авазлар йөрәгеңә кереп, бәгыреңне өзсә, бел — бу әниең рухы булыр”…

Рәфилә Рәсүлева.