Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Ана хисе (хикәя)
7.03.2013

Ана хисе (хикәя)

Тәмам аптырады Фатыйма яшь казын бәбкә чыгарырга утырта алмыйча. Ялгышты шул, ашыкты казын алыштырып. Оя тутырып бәбкә чыгара торган казын, картайды дип, быел яшь каз калдырган иде дә, эше уңмады. Дөрес, йомырка сала салуын көн аралаш, әмма эш анда түгел бит. Үзендә өмет тә бар кебек, шул ук вакытта йомырка салудан башканы белмәве, булган өметне челперәмә китерә…

Ата казын күр син аның, яшь каз күргәч, бигрәк үзгәрде, яшь кияү диярсең! Ишегалдында арлы-бирле йөреп “кәләше”нең бушанып чыгуын түземсезлек белән көтә. “Кәләше” исә салган йомыркасын тиз-тиз күмә дә, чыгаруларын сорап аваз сала һәм шул арада кәрзиненнән сикереп төшеп, ишек төбенә үк барып баса, ашыга, янәсе. Җитешсәң җитешәсең ишек ачарга, җитешмәсәң юк – олы эш кырган кебек хаҗәтен идәнгә үтәп тә куя. “Тагы пычраткан идәнне!” – дип ачуланган хуҗасын уздырып, какылдый-каңгылдый очынып чыгуын күр әле тагы, әйтерсең ата каз белми кала аның йомырка салганын.

— Ишкәнсең ишәк чумарын, – диде Фатыйма сукранып. Ул йомыркаларың белән нәрсә эшләрбез?

…Ә казларга бу мизгелдә, карчыкның әйткән сүзләре әллә бар, әллә юк, алардан да бәхетле парлар дөньяда юк диярсең. Аларның кыланмышларын күрсәң, кеше ышанмас­лык. Әйтерсең берсе өчен берсе яратылган, хәтта бәбкә дә кирәкми үзләренә. Ул муенын сузып нидер аңлатуы, башка кош-кортларны якын китерми саклап ашатуы дисеңме, үзенең ач икәнлеген сиздерү юк инде ул. Килешеп бетми бит “егет” кешегә. Кәләштән калса берән-сәрән капкалап алган кыяфәт ясаган була да, җитәкләшкән егет белән кыз кебек, су буена таю ягын карыйлар. Шулай янәшә йөреп, парлашып суда йөзеп көннәрен уздыралар, кичкырын кайта тагын үзләре. Йомырка салмаган көнне иртүк чыгып китәләр, капка ачучы гына булсын.

— Тагы чыгып киттеләр! Карале, утырырга уйламый да ул, күрәсең түлне күп җыйгандыр инде… – ди карчык картына, ишектән керешли.

— И-и, нәрсә сөйлисең син, нинди түл җыю булсын инде, үз рәхәтләре өчен яшиләр, я, әйт әле кемнең өйләнешеп бер-ике ел үтми бала алып кайтканы бар бүгенге көндә, хәзер дөньясы шул аның, үзебез нинди булсак – мал-туар, кош-кортларыбыз да шундый, бездән үрнәк алалар, аларда да кеше язмышы бит! Тиктомалга ана кешене ана каз белән чагыштырмыйлар. Күз алдыңа китер әле: сап-сары, йоп-йомшак бәбкәләрен ияртеп яшел аланда ана каз үлән чүпләргә өйрәтә, үзе, тилгән килмиме дип, әледән-әле янтаеп күккә карый. Берәр куркыныч янаса, ысылдап, дошманына ташлана яки җәһәт кенә нәни бәбкәләрен канат астына җыя. Әниләр дә шулай. Кызганычка каршы, “Ана” сүзенә тап төшерүчеләр дә юк түгел, – диде Хәсән карт үзен белдекле санап.

Дөньясын онытып, картының тәмләп сөйләгәнен тыңлап торган Фатыйма телгә килеп:

— Бәбкәсез калуыбыз шушыдыр инде. Булмады, оныгыбызның туена үзебез каз үстереп бирербез дигән идек бит, барып чыкмады, ахыры хәерле булсын! Чеби булса да алыйк инде. Җәен чебеш-бәбкәсез ишегалдын күз алдына китерү түгел, хәтта, уйларга да күңелсез. Чәчәксез болын, җимешсез агач кебек. Эзләп барасы юк, авылга китереп саталар, – диде.

— Алыйк, карчык, алыйк, көннәр җылыта бит инде, өйдә озак тормаслар, диде Хәсән карчыгының сүзен җөпләп.

Шулай итеп, районнан килгән алыпсатарлардан илле баш чеби алдылар. Чебешләргә урын әзерләгәнче, тавык йомыркасы да пеште. Суынганын да көтмичә, тиз-тиз кабыгыннан арындырып, учында килеш вак-вак кисәкләргә угалап, яңа пешкән йомырка белән “кунакларны” сыйлады карчык. Хәсән бабай җылыткыч көйләде. Өй җанланып китте. Икәүләшеп: “Алла биргән бит аларны, сөбеханалла”, — дия-дия күзәтеп ашаттылар, аннан, җылынып өлгергән пычкы чүбен тараттылар, җылы һәм коры булачак аслары. Шулай инде, олы эшкә алынгансың икән вазифаны тиешенчә үтәргә кирәк. Чебиләр язмышы хәзер алар кулында, һәрберсенең исән-имин үсүен теләсәң, иренмәскә, тырышып багарга, тәрбияләргә кирәк.

Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, атна-ун көн үтте микән, юк микән боларның чуар тавыклары кыртлый башлый. Нәрсә генә кыландырмый чуаркайны Фатыйма әби: йомыркаларын җыеп алып үзен иреккә чыгара, файдасын күрмәгәч, мал өенә ябып куя. Инде алай да җиңеп булмагач, карты белән киңәшләшеп, “булса булыр, булмаса юк”, диеп “үз сүзле” тавыкка каз йомыркасы бирергә булалар.

— Синең утырасың, чеби чыгарасың килә, ә безгә каз кирәк, оныгыбызның туена күчтәнәч булыр, Алла теләсә, – дип сөйләнә-сөйләнә тавык оясына саклык белән генә, бисмилласын укый-укый биш йомырка куя карчык. Тавык эчтән генә: “Җиңдем боларны”, — диде ахрысы, бик җитди кыяфәт ясап утыруын белде. Аның игътибарын, ишегалдында “хуҗа” булып йөрүче әтәч тә, тырмаланучы тавыклар да җәлеп итә алмады, бары тик Фатыйматтәйнең кулында җебетелгән ипиен күргәч кенә оясыннан төшә торган булды, анда да, тамак ялгау­га, тизрәк оясына ашыкты, йомыркалар суынмасын, янәсе. Ул ашаган арада карчык кулын оядан алмый гына, бисмиллалап йомыркаларны тоткалый, әйләндерә, сыпыргалый. Ни әйтсәң дә, тәҗрибә үткәрәләр бит, азагы ни булып бетәре бил­гесез.

Шулай беркөнне Фатыйма, көндәгечә тавыгын ашаткан чакта, йомыркалардагы үзгәрешне сизеп:

— Хәсән, йомыркаларның бишесе дә борынлаган! — дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды. — Буласы килсә була бит, керәсе мал керә, Аллаһы Тәгалә дә бирәсе килсә бирә, аласы килсә ала, дибез бит, менә Ходайның рәхмәте!

— Я, нәрсә күреп кычкырасың, тавыкны куркытуың бар, инде болай да азап­лыйбыз үзен, — диде Хәсән. — Кагылма, кагыл­ма, зыян салуың бар! — дип өстәде тагын.

Озак та үтмәде көтеп алган чебиләр пәйда булды. Билгеле, нәни йомгакларга оядан төшәргә Фатыйма әби булышты. Ишегалдына, ниһаять, җан керде. Әйләнә-тирәсендә чуалган чебиләренең башка төрле булуларына әллә ни исе китмәде чуарның, әтәч белән башка тавыклар гына шикләнеп, караган кебек тоелды…

Әби белән бабайга сөенеч, тавык өчен чишелмәгән табышмак. Каз бәбкәләре чеби түгел шул, аналары артыннан ияреп, нәрсә эшләсә шуны кыланып йөрергә ашкынмыйлар, киресенчә, тавык йөри буйсынып. Көннән-көн катлаулана барган хәлдән коты алынып әздән генә җан-тәслим кылмый кала, мескенкәй… Ә инде кечкенәләренең, махсус үзләре өчен җайлаштырылган, төбе җиргә күмелгән, эченә су салынган таска кергәннәрен күреп йөрәге ярылырга җитешкән, тас тирәсендә канатларын җәеп, кагына-кагына ямьсез тавышлар чыгарып йөгереп йөргән тавыкның кыяфәтен күреп, хәтта, әтәч куркып кала. Тавык­ларын җыеп, лапаска ук кереп китә.

Көн артыннан көн үтә, җим чүплисе урынга бәбкә үләне яфракларын йолкучы  чебиләр  үсә төшә, таска салынган су җитми башлый. Фатыйма әби бәбкәләрен буага алып төшәргә була. Бәбкәләре артыннан ияреп төшкән тавык буадагы каз-үрдәкләргә бик сәер күренә, әлбәттә, тик аның суга кермичә буа тирәли әрле-бирле йөрүе кызык та, шул ук вакытта кызганыч та тоела, бигрәк тә беренче көнне. Бәбкәләре дә аналарының йөзә алмавын сизделәр, ахрысы, озак көттермәделәр, буадан янына чыккалап йөрделәр. Ә кич кырын, башка кеше каз-үрдәкләрен буадан чыгара алмыйча азап­ланганда, тавыкның бәбкәләре көне буе “постта” торучы аналары янына үзләре чыга торган булдылар. Яхшы тәрбия алганнар, диярсең. Шулай итеп, су буендагы күңеллелек тәмамлана, бәбкәләр кайтыр юлга чыга. Тамаклары ачыккан бәбкәләр узыша-узыша капка астыннан ишегалдына керәләр. Артларыннан — тәмам кояш астында торып әлсерәгән, талчыккан, аягыннан алып муенына тик­ле сазга баткан “ана каз” кереп килгәнен күреп, Хәсән:

— Менә “Ана” ичмасам. “Кем тапкан, шул баксын”, — диләрме әле, карчык? Кош-кортларда да кеше язмышы дими, ни диярсең?

— Тапкан ана түгел, баккан ана, диләр. Табу бер кыен, багу мең кыен, дип тә әйтәләр. Мәгънәле сүзләрнең асылы шушы инде. Түбән очта яшәүче Харис Миңлекамалы биш баласы өстенә тагы өч ятимне тәрбиягә алган, диләр. Тормышта да шул инде, берәүләр бары тик үз рәхәтенә көн күргәндә, ягъни, безнең казлар кебек каңгырып йөргәндә, икенче берәүләр чит кеше баласын тәрбияләүдән дә авырсынмыйлар, рәхмәт төшкерләре… Берүк тавык кына безгә рәнҗи күрмәсен, – дип, Фатыйма, чебешләренең алдына болгаткан җимен куя.

Күрше-күләнгә генә түгел, бөтен авыл­га даны таралган тавык, башка тавык­лар кетәклеккә кереп куначага кунак­лаганда да, үз бурычына тап төшерми, бәбкәләрен канат астына җыеп, ишегалдында кунуын белә. Ни әйтсәң дә, ана шул! Чын ана! Язмыш ничек кенә сынаса да, сынмый-сыгылмый. Балалары өчен хәтта гомерен кызганмый…

Нурзия Мирхазова, Түбән Кама шәһәре