Ана телебез — безнең йөрәкләрдә
30-31 гыйнвар көннәрендә миңа Удмуртия делегациясе составында Пермь крае Барда районында булырга туры килде. Анда Бөтендөнья башкарма комитетының күчмә утырышы узды. Биредә Башкортстан, Мари Иле, Удмуртия республикалары, Түбән Новгород, Киров өлкәләре һәм Пермь краеннан вәкилләр катнашты. Чара «Татарлар: гамәл стратегиясе»н тормышка ашыру кысаларында узды. Очрашу башланыр алдыннан Барда районы мәдәният һәм ял үзәге фойесында танылган фольклорчы, галим Рәшит Ягъфәровка багышланган күргәзмә белән таныштык.
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразыев конгресс тарафыннан оештырылучы чаралар хакында сөйләде. Россия төбәкләрендә гомер итүче милләттәшләребез белән мондый очрашуларның 2018 елдан бирле даими уздырылуын ассызыклады. Шулай ук «Татарлар: гамәл стратегиясе» документында куелган мөһим максатларны искә төшерде. «Безнең алда әлеге документны тормышка ашыру, һәр татарга җиткерү бурычы тора», — диде ул. Вәсил Шәйхразыев 2021 елда уздырылачак мөһим чараларга да тукталды. «15 февральдә патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына — 115 ел. «Җәлил укулары» бәйгесендә 40 меңнән артык кеше катнашты. 26 апрельдә бөек шагыйребез Г. Тукайның тууына да — 135 ел. Аңа багышланган чаралар 3 көн барачак, анда бер миллион кеше катнашыр дип уйлыйбыз», — дип, милләттәшләребезне актив булырга өндәде. 3-4 июнь көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, 5 июньдә «Изге Болгар җыены», аннары Сабантуйлары уздырылачагын искә төшерде.
«Тагын бер әһәмияткә ия чара — Бөтенроссия халык санын алу. Без — башкортлар белән татарлар – бер кошның ике канаты икәнлегебезне онытмаска тиеш”, — диде Вәсил Шәйхразыев. Ул Барда белән Казан арасында элемтәләрнең һәрвакыт тыгыз булуын билгеләп, милли чараларны үткәрү пандемия сәбәпле кичектерелсә дә, яңа шартларда милли-мәдәни эшчәнлекнең, үзара элемтәләрнең тотрыклы булып калуы турында әйтте, “Киләчәктә шулай ук бердәм һәм бергә булып, алда торган мөһим чара – халык исәбен алуда да актив катнашырсыз”, — дип, ышаныч белдерде. “Киңәшле эш таркалмас” фикеренә нигезләнеп, барлык борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү мөһимлеген дә искәртте.
Очрашуда Пермь крае губернаторы хакимиятенең Эчке сәясәт буенча департаменты җитәкче-се урынбасары А.А.Субботина, Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әнвәр хәзрәт Аблаев, Башкортстаннан шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Рәфыйга Усманова чыгыш ясады. Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Пермь крае татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлил Фәрвазетдинов, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Мари Иле Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Әмир Шакиров 2020 елдагы эшчәнлекләре белән таныштырдылар, алда торган бурычларны билгеләп үттеләр.
Кунаклар өчен зур программа әзерләнгән иде. Габдулла Тукай һәйкәленә һәм Рәшит Ягъфәров каберенә чәчәкләр салу, “Батыр” физкультура–сәламәтләндерү комплексы белән танышу, Удик авылында газ котельные ачылу тантанасында катнашу күңелләрдә якты истәлекләр калдырды. Бу авылда моңа кадәр табигый газ кулланмаганнар. Авыл халкы газ кертүдә ярдәм итүне сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итә. Озак та узмый биредә эш кайный башлый. Кыска вакыт эчендә Пермь крае һәм Татарстан Республикасының уртак көче белән авылга газ килә, мәктәп тә табигый газ белән җылытыла. Мәктәптә 225 укучы белем ала, 89 бала балалар бакчасында тәрбияләнә.
Әлеге чарадан канатланып, яңа эшләргә дәртләнеп кайттык.
Фирая Шульмина,
Сюмси авылы.