Ана сөте белән кермәсә…
«Яңарыш» газетасының 12нче санында «Татар кызы» бәйгесе турында язма укып, кызларның фотосурәтләрен күреп, каршылыклы фикерләр туды.
Фотосурәттәге ярымшәрә кызларны күргәч, ачу килә, нәфрәт арта… Аларны нигә сәхнәгә чыгарырга иде? Телевидение экраннары аша да бозыклык, әдәпсезлек һәм тәүфыйксызлык күрсәтәләр. Исеме үк «Татар кызы» дип аталган бәйгедә шәрә бот күрсәтүчеләрне беренчелеккә чыгару, минемчә, бөтенләй урынсыз.
Бәйгедә катнашучыларга өч атна татар телен өйрәнү дәресләре дә үткәргәннәр икән. Шулай гына өйрәнеп булса иде ул ана телен! Телне ана балага бишектә үк өйрәтә башларга тиеш һәм гаиләдә үз телеңдә сөйләшсәң генә камиллеккә ирешеп була. ТНВ каналының «Хәерле иртә» тапшыруында шундый мәгълүмат ишеттем: 5 яшькә кадәрге бала 12000 сорау бирә, шуның 900е – әнигә икән. Әгәр ана баланың бар кызыксынган соравына саф татарча җавап биреп, дөньяны газиз телебездә аралашып танытса, бала чын татар мохитендә тәрбияләнер иде.
Әлеге кичәгә килгәндә, мөгаен, көч сынашучылар арасында да саф татар мохитендә үскән кызлар булмый калмагандыр. Бәйге турында «Удмуртия» телеканалының «Хәбәрләр» тапшыруыннан берничә тапкыр күрсәтелгән телесюжетны карагач, җиңүченең үз-үзен сәхнәдә тотышы, татар телендә начар аралашуы белән дә «Татар кызы» дигән исемгә лаек булмавы күренеп тора. Димәк, бәйгегә дөрес нәтиҗә ясалмаган.
Дания Борһанова, Ижау шәһәре