Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Ана капиталында — яңа мөмкинлекләр
14.07.2016

Ана капиталында — яңа мөмкинлекләр

7 июльдә Пенсия фонды идарәсенең актлар залында пресс-конференция узды. Журналистлар сорауларына Пенсия фонды идарәсе башлыгы Алексей Бельтюков, Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Светлана Адаева, Пенсия фонды идарәсе социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Татьяна Храмцова җавап бирделәр. Шулай ук УР буенча шәһәр-районнардагы Пенсия фонды идарәсе белән видеоэлемтә­гә чыгу һәм районнардагы журналистларга да үзләренең сорауларын бирү мөмкинлеге булды.
Беренче июльдән Пенсия фонды идарәсенең барлык территориаль органнары Удмуртия Республикасының һәр бүлекчәсендә ана капиталына хокукы булган гаиләләрдән 25 мең сум күләмендә бервакытлы түләүне алу турында гаризалар кабул итә башладылар. Бу 2007 елдан башлап, РФ Хөкүмәте антикризис карары кысаларында дүртенче тапкыр эшләнелә.
Пенсия фонды идарәсе башлыгы Алексей Бельтюков әйтүенчә, 4 көн эчендә Пенсия фонды идарәсе территориаль органнарына Удмуртия буенча 2000нән артык гариза кабул ителгән. Гариза бирүчеләр саны якынча 20 мең тирәсе булыр дип көтелә. 2015 елның маеннан 2016 елның мартына кадәр ана капиталы чаралары хисабыннан 20 мең сум акчаны Удмуртия буенча 20 меңнән артык гаилә алган. Узган елдан аермалы буларак, быел ул 25 мең сумны тәшкил итә.
Мондый түләү, закон проекты нигезендә, РФ территориясендә яшәүче гражданнарга, кулларында ана капиталы сертификаты булганнар яки 2016 елның 30 сентябренә кадәр ана капиталы алучыларның хокук­лары булганнарга гына бирелә. Әлеге 25 мең акчаны гаилә үз мәнфәгатенә карап, ягъни көндәлек ихтыяҗлар өчен дә тотарга мөмкин.
Түләү бирү турындагы гаризалар граж­даннарның шәхсән үзләре тарафыннан РФ Пенсия фондының турыдан-туры территориаль органының законлы вәкиле яисә дәүләт хезмәт күрсәтүләрнең күп функцияле үзәге (МФЦ) аша бирелә. Гариза бирергә килгәндә үзегез белән паспорт, ана капиталы дәүләт сертификатының серия һәм номеры, счет реквизитлары турында банктан белешмә кирәк була. Гариза язганнан соң 2 ай эчендә счетыгызга 25 мең сум акча күчәчәк.
Өйдән чыкмыйча гына электрон юл белән Пенсия фонды идарәсе сайтына кереп, гражданинның шәхси кабинетында теркәлеп, әлеге түләүгә дә гариза бирү мөмкинлеге бар. Тагын бер яңалыгы: ана капиталына хокуклары булган гаиләләр дәүләт сертификатына гариза биргән чагында ук 25 меңне алу өчен өстәмә гариза бирү мөмкинлеге бар.
Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Светлана Адаева сүзләренә караганда, бер тапкыр бирелүче түләүгә гариза 2016 елның 30 ноябреннән дә соңга калмыйча бирелергә тиеш. Әгәр гаилә элек ана капиталы акчасыннан файдаланган һәм аның калдык күләме 25 меңнән кимрәк булса, ул чакта бер тапкыр бирелүче түләү калган акча күләмендә гариза язучының счётына күчерелә.
Пенсия фонды идарәсе социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Татьяна Храмцова аңлатып узганча, 2016 елның яңалыгы булып, ана капиталын инвалид баланың җәмгыятьтә социаль җайлашуы һәм интеграциясе өчен билгеләнгән товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алуга файдаланырга мөмкин. Гаиләдә физик мөмкинлекләре чикләнгән бала булган очракта, исемлектәге билгеләнгән товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр буенча мондый мөмкинлектән файдаланырга була. Моның өчен гражданнар товар чекларын саклап, Социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә тиеш. 5 көн эчендә акт төзелеп, алынган товар һәм хезмәт күрсәтү күләмендә акчаны 2 ай эчендә ана капиталыннан алыначак. Бүгенгесе көндә респуб­ликабызда 746 гаиләдә инвалид балалар тәрбияләнә. Тик әлегә бер генә гаиләдән дә мондый гаризалар кабул ителмәгән.

Кыскача белешмә: 2007 елда илдә Ана капиталы кертелгәннән бирле, Пенсия фонды идарәсе УР буенча 92396 сертификат бирелгән. 71030 граждан сертификатны тулысынча яки өлешчә кулланган. Шуларның 54843е тулысынча яки өлешчә торак кредитларын ана капиталы ярдәмендә каплаган. 13501 гаилә — торак шартларын яхшыртуга, 2665 гаилә — балалар укытуга тоткан. 21 гариза әнисенең пенсиясен тулыландырырга кабул ителгән.

Гөлнара Вәлиева.