Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Ана даны” билгесенә лаеклылар
22.11.2012

“Ана даны” билгесенә лаеклылар

2005 елның 7 октябрендә аналарның, балалар тәрбияләүче гаиләләрнең социаль статусын күтәрү, шулай ук аналарны һәм балаларны дәүләт яклавы белән тәэмин итү максатыннан республикада дәүләт бүләге — “Ана даны” билгесе булдырылган иде. Әлеге билгегә лаек булган аналарга 15 мең сум акчалата бүләктән тыш, социаль ташламалардан куллану хокукы бирүче “Удмуртия Республикасы хезмәт ветераны” исеме дә бирелә. Моңа кадәр республикада өч һәм аннан күбрәк бала табып яки уллыкка алып тәрбияләүче 346 ана әлеге билге белән бүләкләнгән инде. Быел “Ана даны” билгесенә 35 ана ия булачак. Алар арасында милләттәшләребез – Кадрия Тәлгать кызы Хисаметдинова (Ижау) һәм Рәшидә Әхәт кызы Арасланова (Юкамен) бар. Сезне югары бүләккә ия булуыгыз белән котлап, милләтебез горурлыгы булырдай балалар тәрбияләвегезне телибез.