“Ана даны” билгесенә лаеклылар
26 ноябрь — Әниләр көне
Республикада дәүләт бүләге — “Ана даны” билгесе 2005 елның 7 октябрендә аналарның, балалар тәрбияләүче гаиләләрнең социаль статусын күтәрү, шулай ук аналарны һәм балаларны дәүләт яклавы белән тәэмин итү максатыннан булдырылган иде.
Бу матур традиция бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Әлеге билгене күп балалы, балаларының сәламәт, әхлаклы булып үсүләренә ирешкән аналарга тапшыралар. Быел “Ана даны” билгесенә лаек булучы 33 ана арасында милләттәшләребез – Сарапул шәһәреннән, 4 бала анасы Люция Шамил кызы Гиздатуллина һәм Ижаудан күп балалы Венера Мөбарәкҗан кызы Кузьмина бар. Аларны әлеге дәрәҗәле билгегә лаек булулары белән чын күңелдән котлыйбыз! Гаилә бәхете, балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтен күреп яшәүләрен телибез. Милләттәшләребез турында тулырак язмаларны алдагы саннарда укый алырсыз.