Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Ана бәхете — балада
10.06.2014

Ана бәхете — балада

Күптән түгел “Бар җиһанга елмаюыңны бүләк ит” дип исемләнгән хәйрия концертында катнашырга туры килде. Күңелнең иң нечкә кылларына кагыла торган, дулкынландыргыч әлеге чараны Ижауда эшләп килүче “Туасы көнне бүләк ит” дип аталучы хәйрия фонды оештырды.
Әлеге фондның оешуына бер ел гына булса да, алар инде 10 гаиләгә барлыгы 500 мең сумлык матди ярдәм күрсәтә алганнар. Биредә 18 яшькә кадәрге инвалид балалар белән эшлиләр. Бүгенге көндә фонд карамагында — 6 бала.
Аларга ярдәм итү өчен мондый зур концертны беренче тапкыр гына оештырулары икән. “Удмуртиядә 5 меңнән артык инвалид бала бар, шуларның 2 меңгә якыны Ижау шәһәрендә. Аларның барысына да матди яки рухи яктан ярдәм кирәк. Башкалабызда мондый зур хәйрия концертларының үткәнен хәтерләмим. Уңышлы гына килеп чыкса, әлеге акцияне киләчәктә дә дәвам итәргә уйлыйбыз”, — диде хәйрия фондын оештыручы һәм җитәкләүче Надежда Ястре­бова.
Бәхеткә, чит кеше кайгысына битараф булмаучылар күп икән. Барлыгы 500гә якын тамашачы җыелды. Концерт башланыр алдыннан барлык сабыйлар өчен төрле әкият, мультфильм геройлары тамаша күрсәтте. Шау-гөр килеп уйнаган сау-сәламәт балаларга карап сөенсәм, махсус коляскаларга утырган, колак ишетү җайланмалары яки кара күзлек кигән нәниләрне күргәч, битараф калып булмавын аңладым. Аларга безнең ярдәм генә түгел, ә җәмгыятьнең аңлавы да кирәк шул. Тамашачылар арасында да шундый фикерләр күп яңгырады. “Әлеге концертка кызым белән бергәләп килдек. Үзем дә әни кеше буларак, ул гаиләләрнең кайгысын аңлыйм. Шәһәрдә инвалид балаларга ярдәм итүче фондларның артуына чиксез сөенәм. Мондый чаралар узганда, кешеләр битараф калмасын иде”, — диде Рушана ханым.
Концерт тулысынча во­­лон­терлар көче һәм “BROADWAY” (Бродвей) бию студиясе белән берлектә оештырылган иде. Хореограф Жанна Дмитриева берничә ел авыру, инвалид балалар белән дә эшли. Бию аркылы аларны тормышны яратырга өйрәтә, алга таба көрәшергә көч өсти. “Мондый балалар белән шөгыльләнә башлагач, җәмгыятьтә үз урыннарын табарга гына түгел, ә сәхнәдә дә ярдәм итәргә кирәклеген аңладым. Минем өчен бу сабыйлар йолдызларга тиң”, — диде ул үз чыгышында.
Чыннан да, тормышның беренче көненнән үк көрәшеп яшәргә туры килсә дә, әлеге сабыйларның, әти-әниләренең сабыр, рухи яктан никадәрле көчле булуларына таң калырлык. Балалар церебраль параличы (ДЦП) диагнозы куелган 5 яшьлек Алия Башарованың, күзләре күрмәүче Алия Фәттаховаларның биюләре беркемне дә битараф калдырмады. Аларның чыгышларын караганда зал тын гына елаган кебек тоелды миңа, ә соңыннан кызларны көчле алкышларга күмделәр. Һичшиксез, бу сабыйлар моңа лаек иде. Ә аларның сәхнәгә чыгуы башкаларга үрнәк тә булгандыр дип уйлыйм.
Алия Башарова — әлеге фонд карамагында. Кирәкле суммадагы акча җыелып, ул инде Чиләбе шәһәрендә дәвалану курс­ларын да узган. Алда әле күп санлы хастаханәләр юлын таптыйсы булса да, бирешергә теләмиләр алар. “Кызыма церебраль паралич диагнозы куелгач, мин моны ниндидер зур, чишеп булмастай мәсьәләдер дип кабул итмәдем. Беренче көннән алып бүгенгегә кадәр аның сәламәтлеге өчен көрәшәбез һәм киләчәктә дә туктарга уйламыйбыз. Иң зур теләгебез — кызыбыз үз аяклары белән йөри алсын иде”, — дип сөйләде Алиянең әнисе Алена. Тормыш иптәше Дәнис тә гаиләсе өчен өзелеп тора икән. Күп кенә әтиләрнең мондый авырлыклардан куркып калулары, шул сәбәпле гаиләләр таркалуын исәпкә алганда, Башаровлар өчен чын күңелемнән сөендем.
Концертка үзләре дә кайчандыр әлеге сынауны үтеп, бүгенге көндә балалары сау-сәламәт булган гаиләләр дә килгән иде. Юлия Лекомцеваның улы Альберт вакытыннан алда, 1,200 килолы булып кына туган. 7 көнлек чагында клиник үлем кичергән. 2 ел дәвамында әти-әнисе аның тормышы, сәламәтлеге өчен көрәшә, бала 8 операция кичерә. Боларның барысы да хәзер алар өчен куркыныч төш кебек кенә. Бүгенге көндә Альбертка 4 яшь, ул сау-сәламәт бала булып үсә. “Элек безнең диагноз бер биткә дә сыймый иде. Табиблар церебраль паралич, эпилепсия һәм башка бик күп төрле авырулар куйдылар. Беренче көннән үк ирем белән балабызны коткарып калу, аны аякка бас­тыру өчен бар көчебезне куйдык. Инвалидлыктан 2 яшьтә төшерделәр. Бүгенге көндә без гадәти балалар бакчасына йөрибез, улыбыз яшьтәшләреннән калышмый. Иң мөһиме — якты киләчәккә, барысы да яхшы булачагына ышанырга кирәк”, — дип сөйләде әңгәмәдәшем.
Хәйрия акциясенең тагын бер өлеше — начар ишетүче балаларның кул эшләрен аукционда сату иде. Нәниләрнең күңел җылысы бирелеп башкарыл­ган 5 иҗат җимеше тиз арада барлыгы 10 мең сумга сатылып бетте. Концерттан кергән акчалар (ә ул барлыгы 100 меңнән артык) Ижауда яшәүче Никита Логиновка параподиум PJMC-180 дигән җайланма алу өчен тотылачак. Никитага 16 яшь, анда — балалар церебраль параличының катлаулы формасы. Бүгенге көндә ул йөри дә, утыра да алмый. Әлеге җайланма аңа йөрергә ярдәм итәчәк.
Концерттан соң да озак кына фикерләремне туплый алмадым. Бүгенге көндә һәр яңа адымны ясар өчен ныклап көрәшергә туры килгән нәниләрне күргәч, ирексездән күзгә яшь килә. Тормыш кыйммәтләренең дә бөтенләй башка нәрсәләрдә булуын аңлыйсың. Аллаһы Тәгалә сау-сәламәт балалар тәрбияләргә насыйп иткән икән — ата-ана өчен бу иң зур бәхет. Ә әлеге сабыйларга, аларның ата-аналарына сабырлык, саулык, уңышлар телик.

Эльвира Хуҗина.