Ана белән туган тел аерылгысыз

Ана белән туган тел аерылгысыз
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә ил күләмендә Әниләр көне билгеләнеп үтелде. Ижау шәһәренең “Спартак” халык иҗаты йортында да бу көнне бәйрәм рухы хөкем сөрде. “Яңарыш” газетасы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, татар теле укытучылары, тәрбиячеләр тырышлыгы белән балаларын милли рухта тәрбияләгән аналарны зурлау кичәсе оештырылды биредә. Бәйрәмдә башыннан алып ахырына кадәр “Ана белән туган тел бер-берсеннән аерылгысыз” дигән фикер кызыл җеп булып үрелеп барды.
Әлеге чара 19, 116, 215, 107нче бакчаларның татар төркемнәрендә тәрбияләнүче балаларның чыгышы белән башланып китте. Ул балаларның сәхнәне үз итүләрен, бер дә каушап калмыйча татар телендә шигырь сөйләүләрен, җырлауларын сокланып күзәттек. Балалар белән берлектә тәрбиячеләрнең үзләрен дә сәхнәдә күрү бик урынлы булды. 107нче бакча тәрбиячеләре әзерләгән “Аулак өй” тамашасы гына үзе ни тора! Һәр бакчаның милли киемнәре күз явын алырдай булуын да әйтмичә мөмкин түгел. 12нче мәктәп һәм 6нчы гимназия укучыларының да чыгышларын яратып кабул иттеләр.
Мәктәп укучылары артыннан сәхнәгә 6нчы гимназиянең татар теле укытучысы Ләйсәния Гатауллина күтәрелде. Ул нәкъ шушы балалар кебек республикабызда татар сыйныфларында белем алып, татар теле укытучысы һөнәрен сайлаган милләттәшебез. “Татар телемне камил белүемә мин иң элек әти-әниемә рәхмәтле. Мәктәпкә укырга кергәч, татар теленә мәхәббәтне укытучыларым: Фәридә Айдарова, Рәзилә Беркутовалар тәрбияләделәр. Яшьтәшләрем арасында саф татар гаиләләрендә үсеп тә ана телен белмәүчеләр очрый. Алар минем татар телендә матур итеп сөйләшүемә көнләшеп карыйлар. Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз сезгә үпкәләрлек булмасын, мәхрүм итмәгез ана теленнән”, – дип дәште ул аналарга.
Руслашып барган татар балаларына ана телен укытуның ни дәрәҗәдә авыр булуын үз җилкәсендә татырга өлгергән яшь белгеч гаиләдә бала белән татарча сөйләшмәгәч, дәрестә алган күнекмәләрнең ныгымавын, баланың сүз байлыгы үсмәвен дә әйтеп узды. Ижау шәһәренең татар теле укытучыларының метод берләшмә җитәкчесе Рәсимә Садыйкованың: ”Чит телләр тормышыбызга күкрәк киереп кергәндә, газиз телемә урын калырмы?” – дип, залдагыларга йөрәк сыкравы белән дәшүе дә юкка түгел. Әти-әниләр инглиз теленә күбрәк өстенлек биреп, татар телен артык тел итеп караганга күрә дә, соңгы елларда татар сыйныфларын туплау авырлаша бара.
Шушы көннәрдә генә Удмуртия Президенты указы белән “Ана даны” орденына лаек булган Кадрия Хисаметдинова татар теле белән диннең бербөтен булуын җиткерде. Мәчеткә йөрүче аналарның сабыйлары белән рус телендә аралашуын, тел сагында торырга тиешле әби-бабайларның да: “Внучка”, “Сынок”, — дип, сөйләмнәрен чуарлауларын тәнкыйтьләде.
20 елдан артык “Сабыйларыгызга татар телен өйрәтегез”, – дип өндәгән “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре Элмира Нигъмәтҗан һәм Ләйсән Әхмәтоваларның милли киемнәрдә, сабыйлары белән ана телендә чыгыш ясаулары да игътибарга лаек. Аларның республика уку йортларында ачылган татар теле һәм әдәбияты бүлекләрендә белем алган элеккеге студентлар булуына да бәйрәмдә басым ясалды.
“Гүзәл” ансамблендә шөгыльләнүче, Казан шәһәрендә узган “Балачак” җыр фестивале лауреаты Рөстәм Егоровның чыгышы да бәйрәмгә ямь өстәде. Рөстәмнең әнисе — Фәйрүзә Фрунзе кызы Шәйдуллина УР Сәясәт министрлыгы тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Удмуртия Республикасының милли-мәдәни автономиясе рәисе Равил Шәрифуллин балаларын милли рухта тәрбияләүгә җитди караган әниләргә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Алар арасында Асия Әхмәтова да бар иде. Ул — бүгенге көндә күпләргә үрнәк ана. Улы да, кызы да 12нче мәктәпнең татар сыйныфларында укып, бүгенге көндә “Иман” татар яшьләре берлегенең актив әгъзалары. “Республикабызда татар сыйныфлары эшли башлаган беренче көннән үк милли чараларда кайнадык. Ләкин балаларын милли рухта тәрбияләгән әниләрне беренче тапкыр зурладылар. Без моның өчен иң элек “Яңарыш” газетасына рәхмәтле”,- диде.
“Янарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова Удмуртиядә милли хәрәкәт башлангач, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Мәсгут Гаратуевның “гаилә — балалар бакчасы — мәктәп — югары уку йортлары” чылбырын төзүгә зур өлеш кертүен искә төшерде. Тик бүген әлеге чылбырның ныклыгы какшавы, югары уку йортлары буынының югалуы, мәктәпләрдә дә милли сыйныфларның кимүенә борчылуын белдерде. Әлеге чылбырның бөтенлеген саклау оешмаларның да, әти-әниләрнең дә, укытучы-тәрбиячеләрнең дә төп бурычы булуын ассызыклады.
Күмәк көч белән әзерләнгән әлеге бәйрәм милли белем һәм тәрбия бирү эшен җанландыруга этәргеч булыр дигән ышаныч туды. Мондый чараларга руслашып барган гаиләләрне дә тартасы, аларны милли җанлы аналар үрнәгендә тәрбиялисе иде.
Рилия Закирова