Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Альфред Зиннәтуллин: «Яңарыш»ның үз сүзе бар»
25.02.2016

Альфред Зиннәтуллин: «Яңарыш»ның үз сүзе бар»

Әгәр миңа: “Бу кешене бер-ике генә сүз белән тасвирлап бирегез әле”, — дисәләр, мин озак уйлап тормыйча: “Аның күзләре зәңгәр. Нәкъ күк төсен хәтерләтә”, — дияр идем. Бик күпне сөйләп бирә ул күзләр. Зыялылык, гыйлем һәм таләпчәнлек дисеңме, хәтта хәйләкәрлек тә чагыла аларда. Юкка гына күзләр — күңел көзгесе, дип әйтми торгандыр халык. Республикабызда күпләргә таныш булган депутат, эшмәкәр, продюсер, спортчы Альфред Зиннәтуллин хакында язманы күзләр турында башлау, бәлки килешеп тә бетмәс. Альфред Әхнәф улы — күпкырлы шәхес, кызыклы әңгәмәдәш тә.

Сезнең эшчәнлегегез күпкырлы. Шәһәр думасы депутаты да сез, “СТС-Ижевск” телеканалының генераль продюсеры, “Авторемзавод”ның техник директоры, Идарә итү компаниясе дә тотасыз. Бу кадәр эшләрне ерып чыгарга каян көч аласыз?
— Аларның һәркайсын мин үз кулларым белән тудырдым бит. “Авторемзавод”ны гына коллектив сайлавы буенча җитәкли башладым. Үзеңнеке булгач, аны булдыру өчен күпме көч һәм тырышлык куелганын белгәч, эшләмичә кая барасың?! Үзеңә дип эшлисең!
Бер әңгәмә барышында сез әти-әниегезнең завод эшчеләре булуы хакында әйткән идегез.
— Әйдәгез, иң элек, минем әти-әнием яшәгән чорны искә алыйк. Аларның яшь, актив һәм эшкә сәләтле вакытлары Советлар союзына туры килә. Бу чорда идеология көчле, эш кешесенә хөрмәт чиксез, “шәхси эшмәкәрлек” дигән төшенчәләр бөтенләй ят нәрсә иде. Ул вакытта приватизацияләү дигән сүзләрне ишеткән-әйткән кешеләр бөтенләй булмагандыр. Кая анда телевидение ачу?! Бу хакта хыялланырга да җөрьәт итмәгәннәрдер. Мин бары тик илебездә үзгәрешләр булган чорда туып-үстем. Бар аерма шунда гына. Әгәр минем әтиемә мондый мөмкинлекләр бирелсә, ул миннән дә уңышлырак булыр һәм тагы да күпкырлы эшчәнлек алып барыр иде. Алар — актив, инициативалы кешеләр. Әти-әнием миңа бик күпне бирделәр, рәхмәт аларга.
Сезнең кул астында йөзләгән кеше эшли. Җитәкче булу — зур җаваплылык.
— Бер акыл иясе: “Өч кеше белән идарә итәргә өйрәнгән кеше утыз кеше белән дә идарә итә алачак”, — дигән. Минем кул астында 1500 кеше эшләгән вакытлар бар иде. Бүгенге көндә коллективта 600гә якын кеше исәпләнә.
Күп төрле вазифалар башкарсагыз да, баскетбол уйнарга вакыт табасыз. Удмуртиядә мәктәп баскетбол лигасына нигез салучы да сез. Әлеге спорт төренә мәхәббәт каян килә?
— Әйе, баскетбол — минем хобби. Балачагымда уйнап туймаганмын, күрәсең. Балачагымда булган теләк-хыялларымны хәзер тормышка ашырам. Кыз-улларыбыз безгә караганда яхшырак шартларда яшәргә тиеш. Әйтик, мин үскән вакытта спорт уеннары бик аз уздырыла иде. Яшермим, көчебезне кая куярга белмәгәнлектән, без күп вакытыбызны урамда уздырдык, күрше урамнар белән нидер бүлешә алмыйча, сугышкан чаклар да аз булмады. Бүгенге көндә тиктормас һәм дәртле яшьләребезгә спорт белән шөгыльләнү өчен бар шартлар да тудырылган: спорт мәйданчыклары, спорт заллары дисеңме, теләк кенә булсын.
Альфред Әхнәфович, сезне чын-чынлап халык ышанычын яулаган депутат дияргә була. Чөнки ун елдан артык бу катлаулы вазифаны башкарасыз. Халык күп очракта сезгә нинди үтенеч-сораулар белән мөрәҗәгать итә?
— Илебездә законнар еш алышынып тору сәбәпле, күпчелек мөрәҗәгатьләрнең күбесе шул үзгәрешләргә кагыла. Кешеләр килеп туган мәсьәләне ничек хәл итәргә белмичә югалып калалар. Юридик аңлатмалар бирергә туры килә. Шушы аңлату эшләре барышында кайчак яңа законнарның җитешсез яклары табыла һәм кешеләргә ярдәм итү максатыннан, яңа закон инициативасы белән чыккан вакытлар да була.
Депутат буларак, сез күп еллар үз округыгызда яшәүче ветераннарга, мохтаҗ гаиләләргә “Яңарыш” газетасын яздыру, тарату кебек эшләрне дә оештырасыз. Халыкка якын булу теләгеме бу?
— “Гаилә, Ватан” төшенчәләрен кем ни­чек аңлыйдыр, ә минем өчен алар традицияләр белән бәйле. Туган телеңне белү — төп традиция. Тел — халыкны бер­ләштереп торучы, башкалардан аерып, милләт буларак танытучы. Округтагы татарларны “Яңарыш” газетасына яздырып, туган телне саклауга үземнән кечкенә генә өлешемне кертәм дип уйлыйм. Бу — һәр депутатның бурычы.
Сез үзегезне татар дипме, әллә башкорт дип саныйсызмы?
— Милләтем буенча мин — башкорт. Әмма бу ике милләтне аерып карамыйм, чөнки без туганнар, бер-беребездән аерылмыйбыз. Телләребез дә, гореф-гадәтләребез дә охшаш. Кечкенәдән Сабантуйларда катнаштым. Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез — шушы гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклаучылар. Без дә олыгаябыз, димәк, аларның эшен без дәвам итәргә тиеш. Тик кызганычка каршы, хәзер туган телемдә сөйләшә алмыйм инде, онытылган, әмма аңлыйм. Балаларым да бу бәхеттән мәхрүм калдылар. Чөнки көндәлек тормышыбызда туган телдә аралашу җитми.
— “СТС-Ижевск” телеканалында татар телендәге тапшыруларны эфирга чыгару турында уйлаганыгыз юкмы?
— Әйе, бу хакта уйлаганым бар. Тик бу эшне башкарырдай кешеләр, кадрлар мәсьәләсе дә бар бит. Миңа кызыклы тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итәләр, продюсер буларак, аларның ниятләрен тормышка ашырырга ярдәм итәм. Караоке бәйгесен генә алыйк. Бу проект, бәлки кемнәрдер өчен уңыш баскычыннан югарыга атлар өчен бер адым булып тора.
— “СТС-Ижевск” телеканалының йөгерек игъланнары арасында еш кына: “Журналистларны эшкә чакырабыз”, — дигән эчтәлеклеләрен күрергә була. Сездә кадрлар шулай гел алышынып торамы?
— Журналист һөнәре бик катлаулы. Психологик яктан арыта. Кемнәргәдер читтән бу һөнәр бик ансат һәм кызыклы булып тоела: төрле бәйрәмнәрдә буласың, башка шәһәрләргә барасың, танылган шәхесләр белән аралашасың. Әмма шул ук таныл­ган шәхесләр, җитәкчеләр белән аралашу өчен җиде пот тоз ашарга, һәр очрашуга ныклап әзерләнергә кирәк. Үзегез үк аңлыйсыздыр: төрле холыктагы, төрле кәефтәге, төрле караштагы кешеләр белән аралашу җиңел түгел. Күпләр киләләр дә, тора-бара бу эшнең аларга туры килмәвен аңлап, китәргә мәҗбүр булалар. Икенчеләре исә, һөнәри яктан үсеп, башка югарырак урыннарга күчәләр. Кайбер журналистлар телевидениедән газетага күчә. Ничек кенә булмасын, телевидениедә эшләп, кешеләр зур тәҗрибә туплыйлар. Журналист ныклы әзерлекле булырга тиеш. Чөнки ул эшләгән сюжетларны меңләгән тамашачылар карый. Бу эштә бөтенләй хаталар булырга тиеш түгел. Безнең телевидение бу яктан сынатмый, хаталарга бәйле низагларда, бәхәсләрдә катнашканыбыз, яманатыбыз юк. Без ялганламыйбыз, һәрчак дөресен генә сөйлибез.
— Телевизор караучыларны нинди яңа проектлар белән сөендерергә уйлыйсыз?
— Яңа проектлардан “Свидание вслепую” дигәнен атап узар идем. Без аны декабрьдә үк эфирга чыгарырга әзер идек. Әмма техник сәбәпләр аркасында кичектерергә туры килде. Бик катлаулы проект бу. Шәһәребез артык зур булмагач, бер-берсен бөтенләй белмәгән, күрмәгән кешеләрне табуы, аларның бер-берсен күрмичә торып очрашу процессын оештыру катлаулы. Бу эшне башлаганда, ул болай ук катлаулы булыр дип тоелмаган иде. Психолог белән киңәшеп, бераз үзгәрешләр керттек һәм тиздән эфирга чыгарачакбыз. Шулай ук караоке бәйгесен дә дәвам итәчәкбез. Яшь кызларга үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге булдырабыз, һава торышы белән таныштырып баручыларга конкурс игълан иттек. Һава торышы бүген бик тә актуаль. Тәүлек дәвамында эшләүче үз каналыбызны ачарга ният бар. “СТС-Ижевск” түгел, ә башка мөстәкыйль канал. Бу — киләчәккә перспектива. Аның өстендә эшлибез. Моннан тыш, алдыбызда заманча цифралы тапшыруга күчү бурычы да тора. Билгеләнгән эшләр күп, коллектив тотрык­лы. Арабызда 20 ел дәвамында иңне-иңгә куеп эшләгән ышанычлы кешеләр бар.
— Кризис чорында масскакүләм-мәгълүмат чараларына да җиңел түгел. “СТС-Ижевск” каналының финанс хәле ничегрәк? Нәрсә хисабына эшлисез?
— Иң керемле юнәлешләрнең берсе — рек­лама. Ул шулай ук эшмәкәрләр өчен дә файдалы инструмент. Һәр клиентка аерым караш, аерым тәкъдимнәребез бар, ташламалар каралган. Тапшыруларыбыз бик популяр, реклама бирүчеләр дә җитәрлек. Бездә реклама биргән эшмәкәрләрнең сатулары арта. Бу инде күп тапкырлар исбатланган. Шуңа күрә безгә бер мәртәбә реклама биргән кешеләр, кабат-кабат киләләр.
— 90нчы елларда телекомпания оештырып җибәрүегезне хәзерге вакытта авантюризм дип бәяләргә була. Ә менә сәясәткә килүегез очраклы булдымы?
— Журналистика депутат эшчәнлеге белән аваздаш. Кешеләргә ярдәм итү, хакыйкать, гаделлек эзләү әлеге ике тармакка да хас. Мин үземне суда йөзгән балык кебек хис итәм.
— Улларыгыз ни белән мәшгуль?
— Олы улым эшли, кечесе укый. Берсе телекомпаниядә дә үз көчен сынап карады, оператор булып эшләде. Әмма: “Журналистика минеке түгел икән”, — дигән фикергә килеп, башка юл белән китте. Без алар белән баскетбол уйныйбыз. Кече улым гына әлеге спорт төрен бик яратып бетерми.
Хәйриячелек, иганәчелек эшенә ничек карыйсыз?
— Кешеләргә тормышта үсәргә, уңай тәҗрибә тупларга ярдәм иткән эшләрдә бик теләп катнашам.
Депутат булып сайланган беренче елларда сез торак-коммуналь хуҗалыгына демонополизация уздырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыккан идегез. Ниятегез тормышка ашты. Бүгенге көндә башкалабызда күп төрле Идарә итү компанияләре, Торак милекчеләре ширкәтләре эшли. Сезнең дә шәхси Идарә итү компаниягез бар. Берничә ел элек кайбер массакүләм-мәгълүмат чараларында компаниянең эшчәнлеге хакында бик каты тәнкыйтьләп язылган иде. Моны көндәшләрегезнең аяк чалырга тырышуы дип аңларгамы?
— Әйе, бу көндәшләремнең мине пычратырга теләүләре. Мин аларга җавап биреп, үземне түбәнсетмим. Алай эшләве күпкә ансатрак булыр иде, билгеле. Алар газетада, Интернетта мине яманлап язса, мин рәхәтләнеп телевидение аша күрсәтә алыр идем. Бу дөрес алым түгел, тик көндәшләремне гаепләмим. Андый кешеләр дә кирәк. Халык надан түгел ул. Кешегә төп бәяне эш-гамәлләре аша бирәләр. Ә минем борчылыр урын юк. Аннан соң дошманнары булмаган кешене характерсыз кеше дип тә әйтәләр бит. Андый юк-барга игътибар итәргә тырышмыйм. Эшләргә, кешеләргә ярдәм итәргә кирәк.
“Яңарыш” газетасы турында нинди фикердә сез?
— “Яңарыш” — бик абруйлы, халык ышанычын яулаган мөхтәрәм газета. Аның бай тарихы, кабатланмас үз йөзе, авторитетлы фикере, үз сүзе бар. “Яңарыш” әйткән икән, димәк, ул хак сүзләр, аңа ышанырга була. Озак еллар дәвамында газетаның үз укучылары, язылучылар саны кимемәве дә моны дәлилли. Татар һәм башкорт халыклары үз тамырларын беләләр һәм хөрмәт итәләр. Традицияләрен, тарихын белгән кешеләр тормышта күбрәк уңышка ирешә. “Яңарыш”ның бу эштә өлеше чиксез зур. “Яңарыш”ны 25 еллык юбилее белән тәбрикләп, халык ышанычын югалт­мыйча, тагы да зуррак үрләр яулавыгызны теләп калам.
— Альфред Әхнәфович, әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!

Альбина Шәйхетдинова.