Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Альфред Алиуллин: “Бозау сатып, баян алдым!”
2.02.2017

Альфред Алиуллин: “Бозау сатып, баян алдым!”

Шәһәребездә музыка кораллары, баян, гармуннар туплаучы Фоат абый Кәримовны белмәгән кеше сирәк. Ләкин менә тагын гармун-баян белән “җенләнүче” Альфред абый Алиуллин белән әле бик күпләр таныш түгелдер. Рәттән ун төрле халык көйләрен уйный белүче Альфред абыйның бу көннәрдә 75 яшьлек гомер бәйрәме. Нинди генә милли чарага гармун уйнарга дәшсәң дә, аталарча ягымлы итеп, “Киләм, кызым”, — дип, кире какмау­чы гармунчы белән сөйләшкәндә үткән мизгелләрне кире кайтардык.
Ул Әгерҗе районы Кырынды авылында дүрт балалы Сәли абый белән Маһинур апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. “Ул вакытларда авылдагы дүрт-биш гармунчы арасында әтием иң остасы булгандыр. Таң калырлык итеп, бер рәтле тальян гармунда уйный иде. Без гаиләдә дүрт малай — барыбыз да гармунда уйнадык. Хәтерлим әле бер елны Кырынды авылы Сабан туена Ижаудан өчтуган ике абыебыз кайтты. Һәм без алты гармунчы Сабан туе мәйданында бергә уйнадык. Беренче класска кергәндә, гармунда уйный идем инде. Тәнәфескә чыккач, мин уйнаганга чабаталы кызлар биеп, тузан туздыралар. Кырындыга унөч яшемдә иң беренче баянны мин алып кайттым. Әле дә исемдә, әти бер бозау алып бирде. “Улым, үстер, итен саткач, баян алырбыз”, — диде. Ит сатарга, тракторга тагылган чанага утырып, авылдан Ижау шәһәренә киттек. Әни: “Баян алсагыз, өйгә кертмим”, — дип калды. Итне сатып бетергәч, кибеткә кереп, баян алдык, ул вакытта яшьләр кия торган озын пәлтә алырга да акча калды. Өйгә кайтып кердек, әти җырлый, мин уйныйм. Әни мес­кен кая барсын инде кертмичә?! Ул бик матур җырлый иде. Менә шул хатирә гомергә истә калды.
Мәктәпне тәмамлагач, авыл клубында баянчы булып эшлә­дем, кино күрсәттем. Армия сафларында Украинада хезмәт иттем. Анда чакта да баян уйнаудан туктамадым, солдатлар белән концертлар куя идек. Армиядән Ижау шәһәренә кайтып урнаштым. Армиягә алынганчы ук Красный Борда шоферлар курсында укыган идем. 25 ел автобуста 11 нче маршрутта шофер булып эшләдем. Бик күп еллар “Дуслык” ансамбленә йөрдем. Бүгенге көндә йортымда 300 дән артык гармун, баяннар бар. Мин алардан башка яши алмыйм! Аларны авыллардан җыям. Алып кайтып төзекләндерәм. Гармун, баяннарны сорап килүчеләргә бушлай бирәм, өйрәнсеннәр! Яшьләр уйнарга теләмиләр. Үзем яши торган Юннатов урамында яшәүче дүрт малайга гармун бирдем. Берсе уйнарга өйрәнде. Туган авылыма да алып кайтам. Анда бер бала баянда да, хромкада да уйнарга өйрәнде. Нота буенча уйный белмим, ләкин менә моңны, җырны тиз отып алам”.
Гармунчыларыбыз өлкәнәйгән саен, аларга алмаш булмавына күңел әрни. Әллә заманасы, әллә тормышның үзкыйммәте, рухи азыкка караш үзгәрде, ит саткач, ата-ана баласына баян алырга уйламый шул хәзер…

Рәфилә Рәсүлева.