Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Альберт Садыйков: «Битараф кала алмыйм!»
30.12.2015

Альберт Садыйков: «Битараф кала алмыйм!»

Узган саннарда Удмуртиянең Яшьләр парламентына кергән милләттәшләребез турында таныштырырга вәгъдә биргән идек. Бүген шуларның берсе — Альберт Халит улы Садыйковның үзенә сүз бирик.

Мин Можга шә­һә­рендә туып-үстем. Мәктәпне тә­­мам­лаганнан соң, Можга педагогия колледжының “Өстәмә белем бирү педагогикасы” белгечлеге буенча укырга кердем. 2009 елда колледжны кызыл дипломга тәмамладым. Шул ук елны Удмурт дәүләт университетының “Хокук, социаль идарә һәм куркынычсызлык институты”ның “Юриспруденция” бүлегенә укырга кердем. Укыган елларда ук “Корпорация “Аксион” оешмасының юридик хезмәте бүлегенә тулы булмаган көнгә эшкә урнаштым. Бүген бар көчемне куеп биредә эшлим. Эшем предприятиенең мәнфәгатьләрен дәүләт органнарында, суд эшләрендә яклаудан гыйбарәт. “Ижау мотозаводы” “Аксион-холдинг” оешмасының профсоюз әгъзасы булып торам. Шунда ук яшьләр белән дә эшлим.
Интернет челтәрендә үзем ясаган шәхси юридик сайтым бар, юридик газета һәм журналларда мәкаләләремне бас­тырам.
Юриспруденциядән кала, философия, социология, политология һәм тарих белән кызыксынам. Һәрвакыт үзем­не үстерү өстендә эшлим, яңалыкка омтылам, китап­лар күп укыйм. Университетта укыганда, айкидо белән шөгыльләндем, сары пояска имтихан тотып, ул дәрәҗәне алуга ирештем. Хәзер дә үземне яхшы формада тотарга, сәламәтлегем турында кайгыртырга тырышам, спорт белән шөгыльләнәм.
Яшьләр парламентына минем кандидатурамны эш урынымнан тәкъдим иткәннәр. Хәер, минем үземнең дә андый теләгем бар иде. Университет елларында ук Яшьләр парламенты турында ишеттем. Ул вакытта минем курсташ егет узды. Мине дә үзе белән чакырса да, ул чакта, теләгем бик зур булуга да карамастан, укуны беренче урынга куйдым.
Парламентка узуның төп өлеше — проектыңны яклап чыгуда. Мин кабул итү конкурсына “Удмуртия Рес­публикасында законнар чыгару инициативасы турындагы” Закон проектын тәкъдим иттем. Бу — Удмуртия Республикасы Конституциясенең 37 маддәсен тулыландыру. Анда Удмуртия Республикасының Дәүләт Советында закон чыгару инициативасы хокукына депутатлар, Респуб­лика Башлыгы, Хөкүмәте һәм Удмуртиядә яшәүче 10 меңнән дә кимрәк булмаган гражданнар ия диелгән. Ләкин гражданнар тарафыннан закон чыгаруга үзгәрешләр кертү мөмкинлеге булса да, бу хокукны тормышка ашыру ысулы бер җирдә дә каралмаган. Мин язган закон проекты бу кимчелекне төзәтә. Әлеге закон социаль, икътисади, сәнәгать, экология һәм мәдәният өлкәсендәге хокукый мөнәсәбәтләрне тәртипкә салуда халык ихтыяҗларын исәпкә алырга ярдәм итәчәк.
Яшьләр парламентында мине Яшьләр парламентаризмы, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе итеп сайладылар. Бу комитет төрле дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте органнарында яшьләр мәнфәгатьләрен якларга тиеш. Без яшьләрдән яңа тәкъдимнәр, идеяләр, проектлар кабул итеп, аларны югары даирәләргә ишеттерергә, тормышка ашыру өстендә эшләргә әзер.
Кызганычка каршы, күп кенә яшьләр җәмгыятебездә булган проблемаларга салкын караш­та. Кайберәүләр Яшьләр парламентына бө­тенләй каршы, аның файдасы юк дип уйлыйлар. Ләкин тормышыбызның төрле өлкә­ләрендә проблемалар бихисап. Шул исәптән, яшьләр сәясәтендә дә алар буа буарлык. “Бу проблемаларны югары даирәдә утыручы җитәкчеләр чишәр әле”, — дип көтеп утыру файдасыз. Хөкүмәттән теге яисә бу проблеманы чишүне таләп итеп кенә булмый, үзебезгә дә җиң сызганып эшкә алынырга кирәк! Бүгенге гади булмаган шартларда бер генә файдалы идеянең дә югалмавы мөһим. Мин тормышыбыздагы җитешсезлекләргә битараф кала алмыйм, шуңа күрә дә Яшьләр парламентына килдем. Тормышыбызны уңай якка үзгәртүгә булдыра алган кадәр үз өлешемне кертәсем килә.
Бүгенге көндә без Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршында эшләүче Яшьләр палатасы белән элемтәләр булдыру өстендә эшлибез. Киләчәктә Россия Федерациясенең башка регионнары белән элемтә урнаштырып, тәҗрибә уртаклашып эшләрбез дип уйлыйм.

Альберт Садыйков, Ижау шәһәре.