Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Алтын урталыкны таптык
9.08.2017

Алтын урталыкны таптык

Онык һәм әби — бер-беренә иң якын кешеләр. Кызганыч, кайбер әбиләр оныкларын бар дип тә белми. Алар: “Үзләре тудырган, үзләре үстерсен”, – дип кенә җибәрәләр. Ә оныклар балаларга караганда да якынрак бит. Үз вакытында балаларга игътибар җитмәгәнен аңлап, бар наз-җылыңны оныкларга бирүдән дә рәхәте юктыр.
Тавышыңны күтәреп, юкка-барга ачуланып торсаң, аларның күңеле кайта, читләшәләр генә. Урыны белән үз гаебеңне сизеп, гафу үтенергә дә туры килә. Тәмле телеңне жәлләмичә аңлатып, сөйләшеп утыру, аралашу артык түгел. Билгеле, белем җитмәү сәбәпле, психологлар кебек үк аралашып булмый. Ә шулай да нәрсә яхшы, нәрсә яман булуын гомер иткән кеше буларак беләсең. Дөрес, оныклар карау бик җиңел түгел, бигрәк тә авыл җирлегендә. Алар белән уйнап утырырга вакыт та җитми. Ә икенче яктан, авылда тыныч, ишек алдында уйнарга була.
Шәһәрдә урам тулы төрле яшьтәге балалар йөри. Ни генә кыланмыйлар алар? Өйдә контроль-күзәтү булмаса, кечкенәдән тәмәке тартырга, эчәргә өйрәнүләре, начар компанияләргә юлыгулары бар. Бер оныгым дәресләре беткәч, классташларын безгә чакыра. Беркайчан да каршы килмим. Чөнки өйләрендә аларны көтеп торучы әбиләре юк. Ашап-эчкәч, уйнап алалар, бергәләп дәрес әзерлиләр. Мин аларны үземнекеләр кебек күрәм.
Балаларны эшкә өйрәтеп үстерергә кирәк. Камыр ашлары пешерү белән мәшгуль икәнсең, синең янга алар хәзер килеп җитәләр, чөнки камыр әвәләргә бик яраталар. “Комачауламагыз!” — дип куып җибәрсәң, бала башка килмәскә мөмкин. Эшнең начары юк, тормышта бар да кирәк булачак. Без авылда эш белән тәрбияләнеп үстек. Токмач кисәргә иртә өйрәндем. Беренче кискәндә, кул кырын тирән генә кисеп алганым хәтердә калган. Унике-унөч яшемдә йон җегерләргә, оекбаш-бияләй бәйләргә өйрәндем. Күрше әбиләргә кич утырырга керә идем. Белгән эш онытылмый. Оныкларым да эштән курыкмыйлар. Бакчага йөрүче алты яшьлек оныкчыгым гел аш-су тирәсендә булыша. Кибеттән кайтканда, нинди авыр булса да, сумка-пакетларны үзе күтәрә. “Сиңа күтәртмим, әбекәй, мин сине нык яратам”, — дип кенә тора. Оныгыма: “Мин сиңа артык игътибарны биреп, сине туйдырып бетергәнмендер инде”, – дим. Ә ул миңа: “Уртача булырга кирәк”, – диде. Шушы сүзләрдән соң артык басым ясамыйм, аларга ирек тә бирергә кирәклеген аңладым. Алар белән бергә әле үзең дә тәрбия аласың икән.

Роза Фәрхетдинова, Ижау шәһәре.