Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Алтын көздә дә – яз шатлыгы
29.11.2017

Алтын көздә дә – яз шатлыгы

Әгерҗе районы Кырынды авылында яшәүче Мөбин һәм Рәйсә Кәримуллиннар – сокланырлык тату гаилә һәм матур яшәүнең гүзәл үрнәге. “Андыйлар бик сирәк”, — диләр алар турында авылдашлары. Сөйкемле йөзеннән ягымлы елмаю, төс-кыяфәтеннән, килеш-килбәтеннән мәрхәмәтлелек балкып торган, янәшәсендәгеләргә күңел җылылыгы биреп яшәүче, җиңел гәүдәле Рәйсә апа белән җор телле, дөнья дилбегәсен кулында нык тотучы, фикер күәсенең тирәнлеге белән сокландыручы Мөбин аганы районда белмәгән кеше юк. Бөтен тормышлары, эше-гамәлләре белән дә, яшәү рәвеше белән дә күпләр сокланырлык шул аларның.
“Гомер буе хәрәкәттә булдык, эшебезне җиренә җиткереп башкардык, начар гамәлләр кылмадык. Кешеләрне яратабыз, күпләр белән аралашып яшибез, халыкка кирәклегебезне тоябыз, намус белән гомер итәбез, күңелебездә – ныклы иман”, – ди алар…

Тыйнак, сокланырлык Кәримуллиннар гаиләсе турында Асия Корбангалиева язмасын газетаның 48нче санында укый аласыз.