«АЛТЫН ЙОМГАК» — туган тел тантанасы
Удмуртия — күп халыклар ватаны. Бар удмурты, бар урысы, татары.
Бәйрәм белән, канкардәшләр!
Шөкер, чын тантана кичергән көннәребез!
Бу елның ноябре урталарында, барыбыз өчен дә олуг шатлык булып, “АЛТЫН ЙОМГАК” журналы дөньяга чыкты. Бусы инде — 4нче чыгарылыш.
Полиграфия сәнгатенең югары үрнәге буларак, дизайн-бизәлеш ягыннан дөнья стандартларына тәңгәл әлеге татарча журнал — Удмуртиянең республика җитәкчелегенә, Милли сәясәт министрлыгына, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә, “Яңарыш” редколлегиясенә карата бөтен татар җәмәгатьчелегенең олуг рәхмәт хисләрен уятырлык зур бүләк!
Тышлыкның беренче битендә — искиткеч рәсем… Яп-яшь татар кызы чырайлы Кояш үзенең шифалы нурларын Җиргә-гөлбакчага сибә. Кызыл алмалар эленгән алмагач каршында дөньяга хәйран калган кәләпүшле үсмер-егетне агачка кунган сандугач үзенең сайравы белән хәрәкәтсез мизгелләргә дучар иткән… Рәсемнең авторы — Райнур Әхмәтҗанов, Әгерҗе шәһәренең 4нче мәктәп укучысы.
Җурналның эчтәлеге 11 рубрикадан тора. Жанрлары буенча: 65 — чәчмә (әдәби, журналистик) әсәр, 8 — шигырь, 17 — рәсем, 31 — фото, 5 — кроссворд-башваткыч.
Рубрикалар исемнәре: Тарихи урыннар; Үсәбез, үзебезне тәрбиялибез; Гаилә альбомыннан; Яшь хәбәрчеләр; Туган тел, йолаларыбыз; Мәктәбебез тормышы; Ял итәбез; Дүрт аяклы дуслар; Минем гаилә; Яраткан китабым; Табигать…
Авторлар географиясе киң. Балезино районы Падерадан — 7, Кистемнән — 8; Юкамен районы Починкидан — 7; Можгадан — 4; Ижау: 12нче мәктәп — 4; 10нчы мәктәп — 7; 6нчы гимназия — 7; 16, 35, 84, 97нче мәктәпләрдән — берәр;
Татарстанның Әгерҗе, Девятерня, Ямурза, Тәбәрле, Иж-Бу-
бый, Тирсә, Кырынды төбәклә-
реннән — 14. Ә барча иҗатчы-ларның гомуми саны — 97.
Ошбу журналның рухи тылсымы шунда ки, биредә яшь иҗатчы көчләрнең иң хисле, иң мөкаддәс уй-хисләре салынган. Алар саф, ихлас күңелдән шытып чыккан яшь бөртекләре кебек. Бу хәл олыны да, кечене дә әкияти балачак иленә алып керә, керсез дәрьяда чайкый, фани дөнья пычрагыннан арындыра, гүзәл җәннәт бакчасына ирештерә. Кеше үзен өр-яңадан тугандай хис итә, яшәү дәртеннән ләззәтләнә, илсез-җирсез-телсез космополит-дәрвиш булудан, күрше куян куа дип, күзләрен тондырып, җан-фәрман йөгерүдән кинәт туктап кала һәм, ниһаять, яраланган, алҗыган аякларын Җир-Ана күкрәгенә тиереп ала, Антей куәтенә ирешә, җиңелмәс рухлы баһадирга әверелә! Могҗиза туа!
Журналнын төп мәгънәсе нидән гыйбарәт соң? Гади генә әйткәндә, журнал — Удмуртиядә һәм күрше Татарстанда татар теле дәресләре шифасын алган укучы балаларның 2015 ел буена “Яңарыш” газетасында нәшер ителгән иҗади эшләре тупланмасы.
Ә энергетик кодрәте буенча — “Татар теле нигә кирәк ул? Татар кайчан бетәр?” һ.б. шундый ахмак сорауларны чәлпәрәмә итәрлек аргумент-корал.
Бу вакыйга — татар халкының һәм аның шанлы “Яңарыш” газетасының олуг җиңүе тантанасы!
Кызыклы кайбер өземтәләр китерү — бик урынлы гамәлдер :
“Яңарыш” аша мин үземне татар милләтенең бер нәни кисәге итеп сизәм һәм горурланам. Мин бигрәк тә татарча укый-яза алуыма сөенәм. Монда “Яңарыш”ның да өлеше зур, дип уйлыйм, чөнки мин анда язылганнарны аңлап укыр өчен татар телен тырышып үзләштерәм…”
(Айдар Такутдинов, Ижау шәһәре,10нчы мәктәп)…
“Булдырдык! Апрель ахырында Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча 3нче Халыкара олимпиада узды. Дүрт көн дәвамында Россиянең 22 төбәгеннән һәм 10 чит илдән килгән 500 укучы көч сынаштылар…Удмуртиядән без 7 укучы катнаштык. Кистем мәктәбеннән 5, ә Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясеннән 2 укучы катнашты. Ә олимпиаданың йомгаклау кичәсе Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узды. Безнең мәктәп укучысы Лилия Касимовага өченче дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Без Лилия өчен барыбыз да горурландык.
(Зәринә КАСИМОВА, Балезино районы Кистем мәктәбе”)…
Кыскасы, бу матур хезмәткә тупланган материаллар — милли баһадир бабаларыбыз турында тарихи сәхифәләр, туган илгә-телгә мәхәббәт, табигатькә дан җырлау хисләре, йолалар-бәйрәмнәр һ.б, һ.б. гүзәл гамәлләрне тасвирлаган язмалар — татар әдәби телендә пәйда булып, югары тәэсирле сәнгать әсәрләре дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр.
Әлбәттә, сер түгел: шигъриятьнең төп ватаны — авыл җире, табигать бишеге һәм кочагы. Кагыйдә буларак, шагыйрьләр күбрәк авылда туа.
“Иртән торсам, йөгерәм:
Почта әрҗәсен карыйм.
Килгән бит “Яңарыш”ым —
Шатлык, илһам учагым.
“Алтын йомгак”ны ачам —
Бу безнең мәйдан була.
Шигыремне укыгач,
Күңелгә шатлык тула.
(Гөлдания Низамбиева, Тирсә мәктәбе)”.
“…Балачак — матур хатирә.
Алда матур хыяллар,
Якты өмет, зур максатлар
Миңа канат куялар.
(Айгөл Мулланурова, Тирсә мәктәбе)”.
“Бүген шигырь сөючеләр
Бәйрәмендә булдым мин.
Аларның иҗатын тыңлап,
Хыялыма чумдым мин…
(Айгөл Мөхәммәдиева, Салагыш мәктәбе)”
“Шигырь язу бик кыен:
Башта фикере кирәк,
Аннан, рифма эзлисең,
Рифма табыла сирәк.
(Рөстәм Минһаҗев, Иж-Бубый мәктәбе).
Чын шагыйрь сүзләре түгелмени болар?!
Кеше исемен йөрткән гали зат, туу мизгеленнән башлап, гомере буена бәхет турында хыяллана.
Бу турыда Тирсә мәктәбе укучысы Гүзәл Муллаәхмәтова бик ачык, тулы һәм акыллы сүзләр әйтә алган:
“Мин бик бәхетле бу җирдә:
Яшимен мин иркен илдә,
Сөйләшәмен туган телдә —
Шатланамын шуңа көн дә.
Мин бик бәхетле бу җирдә:
Ярата әти-әнием,
Иркәли бабам-әбием,
Яклый һәм саклый абыем.
Мин бик бәхетле бу җирдә:
Имин булса туган җирем,
Яңгыраса матур җырым —
Якты булыр барыр юлым.
Шулай булсын! Ил, тел, милләт яшәсен! Амин!
Ибраһим Биектаулы, Удмуртиянең атказанган
журналисты.
Редакциядән:
“Алтын йомгак-2015” журналының эчтәлекле язмалар, башваткычлар, матур рәсемнәр белән бизәлеп чыгуында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының өлеше зур. Безнең белән тыгыз элемтәдә торган барлык татар теле укытучыларына, аеруча Юкамен районының Починки мәктәбе, Балезино районы Кистем һәм Падера мәктәпләре, Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясе һәм 10нчы мәктәбе, Әгерҗе шәһәренең 4нче мәктәбе һәм 1нче гимназиясе, Тирсә мәктәпләрендә эшләүче укытучыларга рәхмәтләребезне белдерәбез..