Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Алтын аю»лар Россиядә калды
16.03.2012

«Алтын аю»лар Россиядә калды

Ижауда бишенче халыкара цирк сәнгате фестивале тәмамланды. 4 көн дәвам иткән әлеге фестивальдә 20 илдән килгән цирк осталары катнашты. «Алтын аю»ларның берсе Швейцариягә китсә, икесе Россиядә калды. Аларга акробатлар төркеме һәм бертуган Запашныйлар («Эллада» дип исемләнгән атлар атракционы) ия булды.

Бу көнне артистлар гына түгел, жюри әгъзалары да бүләкләнделәр. Республика башлыгы Александр Волков «Дуров бабай почмагы» театрының баш режиссеры Юрий Дуровны «Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелүе, цирк тамашаларын алып баручы Александр Фришны республиканың халык артисты исеменә лаек булуы белән тәбрикләде.