Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Алсу үрнәк күрсәтте
31.05.2017

Алсу үрнәк күрсәтте

Мин Ленин районының Посадка арты бистәсендә яшим. Туган авылымны хәтерләтеп, шушы наратлык мине үзенә тартып тора. Килеп керүгә андагы саф һава борынны ярып керә. Буш вакытта тирән уйларга чумып йөреп кайтам. Кышын-җәен моннан халык өзелми, чөнки безнең якта ял парклары юк. Биредә яшәүчеләр өчен наратлык — менә дигән ял итү урыны. Тик безнең халык булганның кадерен белми бит. Өйләрендәге чүп-чарларны, капчыкларга тутырып, шушы наратлыкка китереп ташлыйлар. Югыйсә, ике атнага бер тапкыр чүп ташучы машиналар килеп тора. Бу чүпләрне бала-чага түгел, ә олы кешеләр китереп ташлыйлар. Дөрес, яшьләр сыра, аракы шешәсен ыргытып китәләр. Кыш көне бу чүп-чарны кар күмә. Ә хәзер агач төбе саен ясалган чүплек наратлыкның ямен җибәреп ята. Элек мәктәп балаларын наратлыкны чистартырга алып киләләр иде, хәзер аларга эшләргә ярамый, диләр. Мәктәптән кайтканда кайбер укучылар аунап яткан шешәләрне футбол тубы урынына бар көчләренә тибәләр, пыяла шешәләр, әлбәттә, ватылалар. Элек шешә җыеп, акча эшләп була иде. Хәзер шешә җыючы да юк.
Беркөнне наратлыкта берүзе урман чистартып йөрүче кызга күзем төште. Шаккатып, аның янына юнәлдем. “Балам, син кайдан?” — дип сорадым. Ул Севостопольская урамы, 32нче йортта яшәүче ундүрт яшьлек Алсу Бурганова булып чыкты. Минем белән сөйләшеп, вакытын әрәм итәсе килмәвен сизеп торам. Сөйләшкән арада да ул чүп җыюын дәвам итте. Менә нинди була ул эш сөючән, табигатьне яраткан бала! Алсу үзенең гамәле белән калганнарны да җанландырып җибәрде, «Наратлык безнең ял урыны”, — дип уйлаганнар барысы да өмәгә чыктылар. Менә алар: Гүзәлия Төхвәтуллина, Фәния Кутлина, Вера Зорина, Фәридә Фәттахова, Гөлия Гарифуллина, Раушания Сәйфуллина, Илнур Гатауллин, Альфред Хөрмәтов, Вафил Әхмәдишин. Рәхмәтнең зурысын Раушания Сәйфуллинага әйтәсе килә. Ул безне өмәгә чакырып, һәммәбезгә перчаткалар да өләшеп чыкты. Наратлыкта уйнап йөрүче 12нче мәктәп укучылары Илья Гульданаев, Евгений Романов та өмәгә кушылдылар. Алар да йөгерә-йөгерә капчыкка чүп җыйдылар. Өмәдән соң наратлыгыбыз матурланып, чүп-чардан арынып калды. Ел буе шушы чисталыкны сакласак иде.

Раил Разов, Ижау шәһәре.