Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Алнашта – Татар мәдәнияте көне
7.04.2021

Алнашта – Татар мәдәнияте көне

Еллар күз ачып йомганчы уза, гасырларны гасыр алыштыра. Авыллар һәм шәһәрләр, әйберләр, киемнәр, һөнәрләр, табигать — барысы да үзгәрә, ә халык бәйрәмнәрен йөрәгеннән, күңеленнән чыгарып, халык үзе тудыра. Татар халык бәйрәмнәренең гасырлык тарихы бар, алар кешеләрнең табигатькә, ата- бабаларыбызның гореф-гадәтләренә, бер-берсенә хөрмәтен, рәхмәтен чагылдырып, сокландыралар. Әнә шул гореф-гадәтләребез онытылмасын дип, ел саен Алнаш районында Татар мәдәнияте көне үткәрү матур гадәткә керде. 4 апрель көнне Алнаш районының сәнгать үзәгендә ижаулылар һәм алнашлылар катнашында зур бәйрәм үтте. Районга баруыбызның максаты — шушы районда гомер кичерүче милләттәшләребез белән очрашу, татар мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру иде. Һәрвакыттагыча әлеге чара Алнаш хакимияте, биредәге милли оешма, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең уртак көче белән оештырылды.
Чарада Алнаш районының хакимият башлыгы урынбасары Александр Иванов, Удмуртия Халыклар дуслыгы йортының әйдәп баручы методисты Наталья Иванова, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова катнаштылар. “Алнашта удмурт, рус, татар, мари халык милли оешмалары эшли. Һәр милләтне дә зурлыйбыз, аларга игътибар бирелә. Татар мәдәнияте көннәре уздырылу — безнең өчен зур шатлык. Чөнки халык саны буенча татарлар районда өченче урында торалар”, — диде Александр Иванов. Рәмзия Габбасова Алнаш районы хакимиятенә ел саен Татар мәдәнияте көне уздырулары өчен рәхмәт белдерде. Китапханәгә әдәби китаплар, татар телен укыту өчен кулланма әсбаплар бүләк итте. Пандемия аркасында эшләүдән туктаган татар теле курсларының эшен яңартырга кирәклеген искәртте.
Алнашка беренче генә баруыбыз түгел. Бу юлы “Афәрин” бию ансамбле, Светлана Тимершина, Радик Сәфәров тамашачыларга үзләренең җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Һәр чыгышны тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Бәйрәм тәмамлангач та, бик күпләр, артистлар янына килеп, фотога төштеләр, әңгәмә кордылар, рәхмәтләрен җиткерделәр. Алнаш районында эшләүче “Царамис” мари бию ансамбле җитәкчесе Анатолий Семенов концерт карарга махсус килгән иде. Бу ансамбль күпләргә таныш. Сәхнәдә дөбер-шатыр китереп бии торган кечкенә балалар тамашачыларны таң калдыра. Ул да үзенең соклануын җиткереп, киләчәктә безнең милли чараларда ансамбле белән катнашырга теләген белдерде.
Бакыр Заводы авылында яшәүче Лилия һәм Александр Александровлар бәйрәмне оештыруга зур көч куйганнар. Александр – удмурт егете. Бакыр Заводында 1993 елдан бирле яши.Үзе күрше удмурт авылыннан. Клубка кино күрсәтергә килеп йөргәндә, Лилия исемле удмурт кызы белән танышып, гаилә коралар, шушы авылда төпләнәләр. Икесе дә татарча яхшы аралашалар. Александр бәйрәмдә бик матур итеп татарча җыр башкарды. Лилия утыз елдан артык медицина пунктында авыл халкына беренче ярдәм күрсәтә. Александр клубта хезмәт куя. Ләкин бүгенге көндә клуб җимерек хәлдә. Татарлар өчен җан атып йөрүче Лилия белән Александрга ярдәмгә гаиләсе белән Ижаудан күчеп кайткан Гөлшат Хафизованың кушылуы шатландыра. Гөлшат ханымны татар оешмасының җитәкчесе итеп куйганнар. “Авыл-га күчеп кайтуыбызга үкенмибез. Әле күптән түгел генә Удмуртия татарлары делегациясе составында Пермь өлкәсенең Барда районына сәяхәт кылдым. Анда алган хис-кичерешләр әле дә күз алдымда. Үзебезнең авылда, районда да эшебезне җанландырып җибәрербез дип уйлыйм”, — диде ул.
Соңгы вакытта алынган мәгълүматлар күрсәткәнчә, Алнаш районында — 22258 кеше яши. Шуның 82 процентын — удмуртлар, 12 процентын — руслар, 3 процентын – татарлар (700 дән аз гына артык), 2 процентын марилар тәшкил итә. Тик газетабызны алдыручылар саны 12 генә булуы борчый. Милли тормыш җанланып китсә, газетабызны яздырып алучылар да артыр дип ышанабыз.