Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Алма пеш, авызга төш, дип көтәр чак түгел
1.08.2013

Алма пеш, авызга төш, дип көтәр чак түгел

Алма пеш, авызга төш, дип көтәр чак түгел

Алма пеш, авызга төш, дип көтәр чак түгел

Бу атнаның сишәмбесендә республика башлыгы Александр Волковның эш көне Завьялово районы авылларында яшәүчеләр белән күрешеп, биредәге проблемаларны ачыклаудан һәм җитәкчеләр белән бергәләп аларны чишү юлларын эзләүдән башланып китте. Эшлекле сөйләшүләрдә УР Төзелеш, архитектура һәм торак фонды министры Сергей Шикалов, УР Фән һәм мәгариф министры Андрей Кузнецов, “Завьялово районы” муниципаль берәмлеге башлыгы Андрей Коняшин катнаштылар.

 

Вараксино


Сабыйларын җитәкләгән әти-әниләр иртән-иртүк бакчага ашыга. Сәгать җиде генә тулып китсә дә, бакча балалар тавышыннан гөрләп тора. Вараксино авылында 2000нән артык халык яши, биредә зур гына предприятие – кошчылык фабрикасы эшләп килә. Шулай булуга да карамастан, биредә 1982 елда җиткерелгән бер генә балалар бакчасы. Ул проект буенча 140 балага исәпләнгән булса, бүгенге көндә 170 бала тәрбияләнә. Ә үз чиратын 50 сабый көтә. Шул сәбәпле һәм якындагы берничә елда Вараксино авылында яшь гаиләләр өчен күпфатирлы йортлар җиткерелүне күздә тотып, Александр Волков бакчага өстәмә бина төзергә вәгъдә бирде. “Аның хисабына төркемнәр санын арттырып булачак. Киләсе бишь­еллык планга кертербез”, — диде республика башлыгы. Аның сүзләрен Фән һәм мәгариф министры Андрей Кузнецов җөпләп: “Әгәр акча тапсак, якын арада бу эшләрне эшләү мөмкинлеге бар”, — дип, бакча мөдире Наталия Тронинаны сөендерде.

Зур Кияик

Бу авылны районның иң ерак авылы дисәк тә була. Ул Ижаудан якынча 50 чакрым ераклыкта урнашкан. Кайчандыр бу авылда мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушер пункты, мең баш эре терлекле ферма да булган. Ә бүгенге көндә авыл ташландык хәлдә. Авылда урнашкан колония-поселениесе өчен дип җиткерелгән мәдәни үзәк бинасын (1400 кв. м) бүген колония үзе тәэмин итә алмый, шуңа да аның ярты мәйданы гына кулланылышта. Аның яртысында балалар бакчасы урнашкан. Хәер, бирегә дә унҗиде бала гына йөри. Бинаның бер өлешендә фельдшер-акушер пункты эшли. Балалар бакчасы бүлмәләре белән чагыштырганда, монда бар җир дә төзек, заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Бинаның колониядә тәрбияләнүчеләр өчен спорт залы өлеше җимерек хәлдә. “Аның түшәменнән яңгыр үткән, идән чери башлаган, диварлары ярылып беткән, шуңа кулланмыйбыз”, — дип, авыл башлыгының сөйләвен Президент тиз туктатты. “Кыскасы, мондагы хуҗалыкның иясе юк. Сезнең авылда ирләр дә юктыр инде. 10 данә шифер алып, түбәне эшләп кую өчен Президентны чакырырга кирәкмени? Колония тулы ирләр, эшсез интегәләрдер, шуларга кушыгыз. Авызыгыз: “Акча кирәк, яңасын төзергә кирәк”, — дип кенә ачыла. Ә менә дигән бинаны кешечә саклый, куллана алмыйсыз, башыгызга су тамып ята… Сезнең өчен берәү дә килеп эшләмәс”, – дип шелтәләде аны Александр Волков. “Бу бинаны төзекләндерүне республиканың социаль-икътисади үсеше программасына кертергә кирәк. Чират сезгә дә җитәр, тик бүген һәм иртәгә түгел. Түбәдән су таму проблемасын район хакимияте дә чишә алыр”, — дип ышандырды Президент.

Кияик станциясе

Биредә халык күбрәк яши. Мәктәп бинасында урнашкан балалар бакчасында урын җитми. Александр Волков бина белән танышканда һәр ярыкка, су тамып торган һәрурынга карап, җитәкчеләргә төзекләндерү буенча үзенең киңәшләрен бирде. Биредә бакча өчен дә, мәктәп өчен дә бүлмәләр аз булу сәбәпле, укулар ике сменада уза. Тәрбиячеләр, укытучылар мәктәпкә янкорма төзегән очракта, укуны бер сменага калдырырга мөмкин булачагын исбатларга тырышсалар да, республика башлыгы төгәл саннарга таянып, төпле җавабын бирде: “Сез һәрвакыт өйрәнелгән җөмләләр белән сөйләшәсез. Бераз саннарга карагыз: авылда 3-7 яшьлек балалар саны күпме? Безнең демография киләсе елларда артуга түгел, кимүгә таба бара. Мәсәлән, агымдагы елның 6 аена булган мәгълүматлар буенча, 2012 ел белән чагыштырганда, Ижауда 600 балага кимрәк туган. Хәзер 92-95нче елда туган хатын-кызлар бала таба. Ә ул елларда туучылар саны аз иде. Авылларда бу санның артык булуына ышанмыйм. Без хәзер җиткергән биналарда 10 елдан соң кемнәр укыр, кемнәр тәрбияләнер? Сезгә бары тик булган биналарны, бераз уйлап кулланырга кирәк. Ә спорт залын, түбәне төзекләндерү өчен һәм мәдәни чаралар уздыру өчен актлар залы төзүгә республика бюджетыннан акча бүленер”. Мәктәптән чыгып киткәндә, Президент Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган тирә-ягы җыештырылган һәйкәл янында тукталды. “Авылыгыздан сугыш кырларында күпме кеше ятып калган?! Менә алар тыныч заманнарда мәктәп түбәсеннән су тамып яткан өчен, сезнең кирәкне бирерләр иде”, — дип, җитәкчеләрне кызарырга мәҗбүр итте.

Люк

Әлеге авыл мәктәбе каршында укытучылар, авыл берәмлеге башлыгы белән барган әңгәмәдә, 300 укучы сыярлык мәктәптә 150 бала укыганлыгы, балалар бакчасына 65 сабый йөргәнлеген белдек. Люк авылында бакчага чират юк. Мәктәп директоры: “Мәктәпкә өстәмә бина кирәк түгел. Тик кайбер проблемаларны чишәсе иде”, — дип сүз башлады. Ә республика башлыгы мәктәп янындагы иске, ярымҗимерек ике катлы йортка игътибар итте. “Бу йортта янгын чыгып, балалар, авыл халкы зыян күрер яки ишелеп, астында сезнең шаян балаларыгыз калыр дип курыкмыйсызмы? Берәр көтелмәгән хәл килеп чыгып, бөтен Россиягә күрсәткәнче, сүтегез бу бинаны. Күпме акча кирәк булачак бу эшкә?” — диде ул, авыл башлыгын җавапсыз калдырып. Озак кына тынлык булганнан соң, авылның бер эшмәкәре бу эшне үз өстенә алып, белем көненә бу бина монда булмас дип ышандырды. Ә Президент 50 мең сум акчаны бер атна эчендә күчерергә вәгъдә бирде. Һәр авылдагыча Люк авылы мәктәбенең түбәсеннән су агуы ачыкланды. Инде бу авылда Президентның түзәр чамасы калмады: “Сездән булмый икән ял көне үзем килеп, түбәләрегезне эшләрмен.”, — диде. Район мәнфәгатьләрен яклаучы Удмуртия Республикасының Дәүләт Советы депутаты Петр Данилов җаннарына үткән тагын бер проблема турында бәян итеп: “Авылда мәдәни үзәк юк, барлык чаралар да мәктәп коридорында уза. Мәктәп янындагы тренировкалар залын сүтеп, 150 кешелек актлар залы төзергә кирәк иде”, — диде. Александр Волков бу эшне, программага кертеп, актлар залын киләсе берничә ел эчендә төзергә вәгъдә бирде. “Район башлыклары тырышып эшләгән очракта, эшләр тизрәк алга китәр. Хәзер бөтен районнарның башлыклары сөйләшергә өйрәнде. Авызлары “бир” дип кенә ачылып тора, ә эшләргә теләүчеләр аз”, — диде ул.

Октябрьский

Бу районда “Полесье” дип аталган микрорайон үсеп килә. Яшь гаиләләр өчен төзелгән дистәләгән йортлар янында төзелүче яңа балалар бакчасын тикшерде Александр Волков. Тышкы яктан күзәткәндә үк, Президент бер як диварның дөрес җиткерелмәвен сизеп алды. “Кем моның прорабы? Белеме нинди? Ни өчен тигезлеген тикшермәдегез? Гастарбайтерлар төзимени моны? “Беренче сентябрьдә кулланылышка тапшырабыз”, — дип, “галочка” өчен эшләмәгез, “Йөзләгән сабый көтә”, — дип, намус белән җиткерегез. Сез аларның язмышы өчен җаваплы”, — дип төзүчеләрне шелтәләде.

Әйе, Президент Александр Волковның республика район-авылларына чыгып, андагы яшәешне, эш барышын контрольдә тотуы яхшы күренеш. Бәлки урыннардагы җитәкчеләр үз эшләренә намуслырак карый, хуҗалыкларына игътибарлырак була башларлар. “Алма пеш, авызга төш!” — дип ятар чак түгеллеген, ниһаять, аңларлар дип ышанасы килә.

 

Гүзәл Шакирова