Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Аллаһ йортлары ачык
9.10.2014

Аллаһ йортлары ачык

Һәркемнең дингә ышануы, иманлы булуы — күңел түрендә. Әтием лаеклы ялга чыккач мулла булды, дәү әнием абыстай иде. Безгә кечкенә чакта иман шартын укымыйча йокларга да рөхсәт итмиләр иде. Соңрак Казан югары уку йортында белем алганда гарәп телен өйрәнеп, имтихан да тапшырдым. Шуңа күрә шәһәребездәге дини тормыш белән кызыксынуым да юкка түгел.

Шәһәребездә ике мәчет матур гына эшләп килә. Икесе дә татарлар күпләп яшәгән җирдә урнашкан. “Элеконд” микрорайонында урнашкан иман йортына 3 ел элек Әхмәд хәзрәт Халиков килгәч эшләр күзгә күренеп яхшырды. Хәзрәтебез хәзер Казан Ислам институтында икенче югары белем ала. Кешеләр аны ярата, хөрмәт итә. Ул — Уральский поселогындагы мәчет төзелешен дә башлап йөрүчеләрнең берсе. Быел җәйге каникулда мәчет каршында 3 яшьтән 5 яшькә кадәрге балалар өчен шимбә-якшәмбе көннәрендә ла­герь эшләде. Анда 20 бала йөрде. Биредә сабыйлар хәләл ризык белән тукландылар, дин әһелләре аларга белем бирде. Мәчет күп балалы гаиләләргә дә һәрдаим азык-төлек белән ярдәм итеп тора. “Туган телебездә аралашып, иманлы булып, туганлык чылбырларын өз­мичә, дус-тату булып яшик”, — ди Әхмәд хәзрәт.
Ә менә “Гудок” районындагы мәчетебез “Николай Чудотворец” чиркәве белән янәшә урнашкан. Алар якынча бер үк вакытта төзелгәннәр. Бу бер символик мәгънәгә дә ия кебек: милләтләрнең үзара дус, тату яшәүләрен күрсәтә.
Биредә мине Габ­дел­кә­рим хәзрәт Рәҗәпов кар­шы алды. Аның белән сөйләшә башлауга ничектер тынычланып каласың, күңелдә булган борчу, шик-шөбһәләр үзеннән-үзе юк­­ка чыгалар. Тавышы да күңелгә үтеп керә, ул дога укыганда тәннәр чымырдап куя хәтта. Мин килгәндә дә, мәчетнең ишеге бер минутка да ябылып тормады: әле балага исем куштыру өчен килешергә киләләр, Казаннан командировкага кил­гән Ильяс исемле яшь кенә ир-ат намаз укып чыгып китте, бер ханым әти-әнисе рухына дога укытырга дип килгән, кемдер вафат булган туганын искә алды… Һәркемне хөрмәт итеп сөйләшә Габделкәрим хәзрәт. Вәгазь укып, кеше күңеленә ачкыч таба: туры юлдан барырга, туган-тумачалар, күршеләр белән дус яшәргә, вөҗданыңа каршы килерлек эшләр кылмаска өнди.
Җомгада 50ләп кеше була икән. Дини дәресләрне хәзрәт үзе алып бара, анда 25 кеше йөри. “Хатын-кызларыбыз арасында да бик матур тавыш белән дога укучылар күп. Яшьләр дә күп йөри мәчеткә, Аллага шөкер. Иман йортының бөтен җире таза, нык. Аны салуда башлап йөргән, зур өлеш керткән Рәшит хәзрәткә, Марат Әүхәдиевкә, Фаил Исламгалиевка, Рафил Гатауллинга без бик рәхмәтле”, — ди Габ­делкәрим хәзрәт.
Алар тормыш иптәше Ләйсән белән Нефтекама шәһәреннән. Быел икесе дә Уфада Россия Ислам университетын тәмамлаганнар. Ләйсән мәктәптә укыганда ук дин юлына баскан икән. Хәзрәт 20 яшеннән мәчеткә йөреп, мәдрәсәдә укыган, аннан мөәзин вазифаларын башкарган. Ул — 2009 елдан Сарапул шәһәренең имам-хатибы. Аларның кызларын күреп сөенеп туя алмадым: Сөембикәгә 3 яшь, ә Айбикәнең туганына әле бер ай гына. “Кеше бу дөньяга интегер өчен килми. Дөрес гамәлләр кылып, шөкер итеп яши белергә кирәк. Тормышның сикәлтәле чаклары да була, сабыр итә белергә кирәк. Шунысы сөенечле: мәчетебезгә бик күп тәр­типле, әдәпле кешеләр килә. Бүгенге көннең кадерен белеп, тыныч, тату яшик. Аллаһы Тәгалә: “Нәр­­сә сорасагыз, шуны бирермен”, — дигән. Әнә, 13 ел балалары булмаган парга Раббыбыз күптән түгел бала бүләк итте”, — дип сөйләде Габделкәрим хәзрәт.
Аны халык бик хөрмәт итә. Мәчеткә йөрүче өлкән буын кешеләренең дә үтенечләре бар икән: “Зиратыбызда каберләр шахмат тактасы кебек урнашкан, билгеле бер тәртип белән күмелми, йөрүе кыен. Әлеге проблемага игътибар итсәк иде”, — диделәр.
Аллага шөкер, узган атнада Корбан гаете дә бик күркәм үтте: мөселманнар мәчетләргә барып бәйрәм вәгазен тыңладылар, гыйбадәт кылдылар, гореф-гадәт буенча Корбан чалып, бәйрәм табынын әзерләделәр. Тау башындагы мәчетебезгә 250 кеше килде. Алар арасында башка милләт вәкилләре дә бар иде. Шәһәребезнең бер төзелеш оешмасында эшләүче төрекләр Корбанга сыер чалдылар. Ул көнне Корбан чалуда ярдәм иткән Флүн Фәрхетдиновка һәм Әбүзәр Гыйльмуллинга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ә төштән соң “Элеконд” районындагы мәчеттә балалар өчен бәйрәм уздырылуына да бик сөендек без.
Гомумән, гауга-низаг­ларсыз, һәр милләтнең гореф-гадәтләрен, йолаларын ихтирам итеп яшибез. Диннең бүгенге көндә әһәмияте турында сөйләп тору да кирәкмидер. Динсез — кыйбласыз яшәве авыр: мөселман булып туабыз, динебез кушканча исем куштырабыз, яшибез һәм бу фани дөньядан да мөселманча китәсебез килә. Бигрәк тә дини бәйрәмнәрдә син үзеңнең ялгыз түгеллегеңне, бердәм, бөек халыкның бер вәкиле итеп тоясың. Күңелләргә әйтеп бетергесез канәгатьләнү хисе, алтын тапкандай шатлык хисе өстәлә. Алтынны югалтырга була, ә бу изге хис һәрвакыт җаныңны җылытып тора.

Асия Әхмәдиева,
Сарапул шәһәре.