Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Аллаһы Тәгалә юлында хезмәт итү
3.07.2014

Аллаһы Тәгалә юлында хезмәт итү

 Безнең калебләребездә Аллаһ юлында тырышу, хезмәт итү булырга тиеш. Бу үзен мөселман дип санаган һәр кешегә кагыла. Намаз укудан, Ураза тотудан, зәкят бирүдән тыш без тагын Раббыбыз юлында ничек хезмәт итәбез? Һәрберебез бу турыда уйланырга тиеш.

Җәмгыятебездә наркомания нык таралган. Милләттәшләребез гаилә­ләрендә дә бу чирдән котыла алмаучылар күп. Якыннарын дәвалау өчен күпләр әллә ничә хастаханә ишеген таптыйлар. Бер чиркәүдә бу авырудан котылырга ярдәм итүче үзәк ачтылар. Ләкин илебездә мөселманнар өчен мондый дәвалану үзәкләре юк. Бу хакта уйларга кирәк.
Үзебезнең Сабантуй бәй­­рәм­нәрен генә алыйк. Элек аларда ат чабышлары, ярышлар булган. Ә хәзерге вакытта исерткеч эчемлекләр куллана торган бәйрәмгә әве­релеп бара. Быел Татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн Мирзаянов: “Ижауда узучы Сабантуйны хәмерсез, исерт­­кеч эчемлекләрсез уздырдык”, — диде. Бу шулай ук Аллаһы Тәгалә юлында кечкенә генә булса да хезмәт.
Без Раббыбыз юлында хезмәт итү мөмкинлеген эзләп йөрергә тиеш. Ураза аенда шәһәребездә ифтар ашлары уздырыла. Барысы да халык акчасына. Бер мең сум акча бирәбезме, 5 мең, 20 мең, кырык меңме — болар барысы да Аллаһ ризалыгы өчен бирелгән өлешебез. Ниятләребез дөрес булса, акчаларыбыз хәләл булса, иншАллаһ, Раббыбыз кабул итәр. Тик күпләр:
“Ифтар ашларын уздырырга телибез”, — дип, Рамазан ае уртасында гына килеп әйтәләр. Бу вакытта инде урыннар булмый. Гомер тиз үтә, изге гамәлләр кылырга ашыгыйк, Аллаһы Тәгалә юлында хезмәт итәргә соңга калмыйк.
Ике дин кардәшебез арасында бәхәс барлыкка килә. Имам янына килеп, алар аның хөкем итүләрен сорый. Бәхәсләшүченең берсе үз авылында мәчет салырга уйлый. Икенчесе: “Юк, син алай эшләмә. Мин шәкертләр укытам, алар гыйлем туплап, чит илләрдә белем алырлар, галим булырлар. Берәр ун елдан үзләре дә мәчет салып чыгарлар, сиңа хезмәт итәсе дә булмас ”, — ди. Имамнан алар кемнең дөрес булуын сорыйлар. Димәк, Аллаһы Тәгалә юлында хезмәт итүнең юллары күп булса да, аның кайсысы хәерле була — билгесез. Мондый вакытта без имамнарыбыз, хәзрәтләребез янына килеп, кайсы эшнең дөрес, файдалырак, фазый­ләт­лерәк булуын сорарга тиеш.
Аллаһ юлында хезмәт итәргә бүгенге көндә мөмкинлекләр бик күп. Моннан 20-30 ел элек: “Бер мәчет салып чыга алсак, кечкенә генә мәдрәсә булдырсак ярар иде”, — дип уйлый идек. Хәзер инде мәктәпләр дә салына, китаплар басыла, гыйлем бирүче мөгаллимнәр, мохтаҗларга ярдәм итүче байлар бар. Боларның һәрберсе дә саваплы. Ләкин һәр эштә дә башкаларның хезмәтен пычратмыйк, юк итмик.
Рамазан ае — үзебезнең эшләргә, яшәү рәвешенә нәтиҗәләр чыгара торган ай. Зәкятләрне исәплибез, максатларыбызга иреш­кәнбезме юкмы — шуларны билгелибез. Бер ел узып киткән, без Аллаһы Тәгалә юлында никадәрле тырышканбыз, нинди изге эшләр башкарганбыз, файда китергәнбез, нәтиҗә чыгарыйк.
Аллаһы Тәгалә безне ачлыктан, ярлылыктан, сугыштан имин кылды. Һәрберебезгә тырышырга да тырышырга кирәк. Даими хәлдәме, атнага бер тапкырмы — Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итик.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.