Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксез
Без бүген шундый кызыклы дөньяда яшибез: көн саен ниндидер яңалык, ачышлар булып тора. Болар барысы да – Аллаһы Тәгаләнең безнең турында кайгыртуын, гел яныбызда булуын тагын бер кат исбатлый.
Хәзер бөтен дөньяда вирус таралган чорда яшибез. Бу авыру турында ишетмәгән бер генә кеше дә юктыр. Кешелеккә килгән әлеге сынау да Аллаһы Тәгаләнең никадәр кодрәтле, ә адәм баласының аның каршында ничек көчсез икәнен күрсәтә. Аның теләге булса, ул шушы кечкенә генә вирус ярдәмендә миллионлаган кешене һәлак итә ала. Хәтта ул барлыкка китергән черкинең дә төзелеше искитмәле! Черки кешенең урманга кергәнен берничә метр ераклыктан сизеп алырга сәләтле. Ә кеше инфракызыл утны да XX гасыр ахырында гына уйлап тапты. Черки кешене тешләр өчен, иң элек, тәндәге иң яхшы урынны эзли, әзерләнә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Аллаһы Тәгалә чебенне вә чебеннән өстенрәк үрмәкүчне мисал итүдә, әлбәттә, оялмас. Коръәнгә ышанучылар бу мисалны, әлбәттә, Раббыларыннан дип беләләр. Әмма кяферләр шундый хәшәрәтләрне мисал итеп китерүдә Аллаһының максаты нәрсә, диләр. Аллаһ, шундый мисаллар белән күп кешеләрне адаштырыр һәм күп кешеләрне туры юлга күндерер. Ләкин хак юлдан фәсыйкларны гына адаштырыр. (“Бәкара” сүрәсе, 26нчы аять).
Черкинең бик кечкенә һәм көчсез бөҗәк булуы турында Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хәдисләрендә дә еш искә алына: «Әгәр бу дөнья минем өчен черки канаты кадәр генә кыйммәткә ия булса, мин кяферләргә бер йотым су да бирмәс идем…» Ягъни, бу хәдистә черкинең канаты әһәмияте булмаган бер нәрсә кебек мисал итеп китерелә.
Черкиләрнең төрлеләре була. Аларның кайберләре малярия, бизгәк авырулары барлыкка китерүче бактерияләр, вируслар, паразитлар таратырга мөмкин. Черки тешләү аркасында малярия белән авыручылар саны Җир шарында елына 200 миллион кешегә җитә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган мәгълүмат буенча, 2018 елда бу авырудан 405 мең кеше үлгән.
Әйе, малярия — бик куркыныч авыру. Бүген кешелеклелек очрашкан коронавирус та кечкенә генә микроберәмлек булса да, бөтен дөньяны үзгәртте. Кешеләрнең тормышка карашы да башка төрлегә әверелде. Ә дөньяда мондый вирусларның саны күпме! Һәм аларның барысын да Аллаһы Тәгалә барлыкка китерде. Черки турындагы Коръән аятьләре дә Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез кодрәте турында сөйли. Аллаһы Тәгалә бик тә кодрәтле зат, ләкин кешеләрнең күбесе моны белми һәм күзләре белән күрми. Әгәр дә кеше Аллаһы Тәгаләнең кодрәте турында фикерләсә, гөнаһлар кылудан туктый һәм аларны кылырга курка башлый. Чөнки ул Аллаһы Тәгаләнең каты итеп газапларга мөмкин икәнлеген аңлый. Шул сәбәпле ул аның ризалыгына һәм рәхмәтенә алып баручы хәерле гамәлләр кылырга омтыла. Хак мөселманнар Раббыбызның кодрәтенә, авыруның да, дәваның да аның кулында икәнен белә. Барчабызга да Аллаһ кушкан юл белән яшәргә насыйп булсын.
Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.