Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Аллаһының рәхмәтенә рәх­­мәт­ле бәндәләр генә ирешә
6.10.2016

Аллаһының рәхмәтенә рәх­­мәт­ле бәндәләр генә ирешә

Без шундый бер заманда яшибез: күп кешеләр үзләренең бар көчләрен материаль тормышка биреп, матди һәм күңелләре теләгән ихтыяҗларын кайгыртып, рухи тормышларын оныталар. Тәннәрен тәрбияләгән бер заманда, җаннарын игътибарсыз калдыралар. Нәтиҗәдә, тәрбиядән мәхрүм калган күңел мәеткә әйләнә. Кеше каршысында торган хаклыкны күрми, изгелек белән яманлыкны аермый.
Кеше җир өстенә камил, чиста һәм саф күңел белән килә. Без кайсы сабыйның күңеле кара дип әйтә алабыз? “Гөнаһасыз сабыйлар”, — дип сөйләшәбез. Аллаһы Тәгалә тумыштан сеңдергән сыйфатлар югалгач, җир өстендә явызлык тарала, адәм балалары бер-берсенә золымлык кыла башлыйлар. Күңелләр карала һәм таштан да каты була. Җир өстендә хак­лар үтәлми, ата-ана хакы үтәлми. Сау-сәламәт бала үз ата-анасын картлар йортына илтә. Ата-ананың баласына карата рәхим-шәфкате юкка чыга һәм үз балаларын бала тудыру йортларында калдыра. Мондый мисалларны бүген бик күп китерергә була.
Татар халкы нинди генә изге эш эшләмәсен, һәрвакыт сүзен “бисмиллә” әйтеп башлаган. “Бисмилләһи ррахмәни ррахим” дип, әниләр ипи салалар, коймак пешерәләр, балаларын йок­ларга яткыралар, ерак юлларга озаталар. Ә нәрсә соң ул “бисмиллә”? Аның мәгънәсен без беләбезме? Син үз эшеңне рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһыга тапшырып, Аның исеме белән башлыйсың, рәхим-шәфкатен өмет итәсең дигән сүз. Рәхим һәм шәфкать — Аллаһының олуг сыйфатлары. Аллаһы Тәгалә рәхимле булуны Үзе — Үзенә фарыз итте. Пәйгамбәребез (с.г.в.с) бер хәдисендә: “Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә Үзенең махлукларын бар кылганнан соң, Үзенең гарешенә: “Минем рәхмәт-шәфкатем, ачуымнан алда булды”, — дип язып куйды.
Һәркайсыбыз, Аллаһының рәхим-шәфкатен өмет итә. Әмма, Аллаһының рәхмәтенә рәхмәтле бәндәләр генә ирешә. Пәйгамәребез (с.г.в.с.): “Аллаһ Үз рәхмәтен, рәхимлек кылучыларга насыйп итәр”, — диде. Икенче бер хәдисендә: “Җир өстендә яшәгән затларга рәхимле булыгыз, шул вакытта күктә булган Зат сезгә рәхимле булыр”, — диде. Бар кешеләр өчен күркәм үрнәк булучы Пәйгамбәрләр бәндәләрне рәхимлеккә чакырдылар һәм үзләре иң әүвәл шәфкатьле булдылар.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең без, өммәтенә, булган рәхимлеге ни дәрәҗәдә олуг. Ул бер хәдисендә: “Аллаһы Тәгалә һәр илчесенә бер кабул була торган дога бирде. Мин ул доганы өммәтемә шәфәгать буларак Кыямәт көненә калдырдым. Минем шәфәгатем, Аллаһ теләсә, Аллаһыга һичкемне тиңдәш кылмый вафат булган һәр мөселманга булыр”, — диде (Бухари риваяте). Һәр Пәйгамбәр исән вакытта шул догасын кылды, ләкин Пәйгамбәребез ул доганы бу дөньяда кыл­мады, Кыямәт көненә калдырды. Шул дәһшәтле көндә, кешеләр кемгә барып, кемнән яклау алыйк микән дип йөргәндә, Пәйгамбәрләр: “Безнең үз кайгыбыз”, — дигәндә, сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) Аллаһы Тәгаләнең гареше астында Аңа сәҗдә кылып: “Өммәтем, минем өммәтем”, — дип, Аллаһыдан безне сакларга, безне җәһәннәм газабыннан имин кылырга, ялварып сораячак. Иң кадерле догасын кадерле өммәте өчен кылачак.
Пәйгамбәребезнең рәхимлеге аның сабыйларны яратуында чагыла. Рәсүлебез хайваннарга карата да шәфкатьле, үсемлекләргә карата да рәхимле булды.
Мөшрикләрне Ислам диненә өндәгәндә дә, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) аларга рәхимле булды. Таиф шәһәренә баргач, Пәйгамбәребез халыкны исламга өндәде, аны таш атып кудылар. Шул вакыт, Аллаһы Тәгалә сөекле илчесен юатып, аңа тау фәрештәсен җибәрде. Фәрештә: “Син әмер бирсәң, мин бу ике тауны кушып, бу халыкны юк итәм”, — диде. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Мин халыкларны юк итәр өчен килмәдем, бәлки кешеләргә рәхмәт булып җибәрелдем”, — диде. Мөшрикләр аңа таш аттылар, ә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Йә Раббым! Аларны һидәяткә күндерсәң иде, алар бит белмиләр”, — дип дога кылды. Шулай итеп Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) рәхимле һәм шәфкатьле булды. Кешеләрне дә һәрвакыт мәрхәмәтлеккә чакырды.
Безгә дә мәрхәмәтле булу кирәк. Иң элек безне рәхим-шәфкать белән үстергән, тәрбия кылган әти-әниләребезгә рәхимле булыйк, исән вакытларында кадерләрен белик. Хәрис әлГаклинең әнисен соңгы юлга озатканда елаганын күреп, бер кеше: “Син елыйсыңмы?” — дип сорады. Ул: “Каршымда җәннәт ишекләренең берсе ябыл­ганда ничек еламыйсың инде”, — дип җавап бирде. Сабыйларыбызга, туганнарга, күршеләргә карата рәхимле булыйк! Без рәхим һәм шәфкать иясе Аллаһының бәндәләре, кешелек үз күркәмлеген югалтып барган бер заманда, башкаларга үрнәк булыйк.

Йосыф Дәүләтшин, Түбән Кама шәһәре имамы.