Алисә Ханнанова: «Олы сәхнәгә чыкмасам да, авылга кайткач җырлармын»
Мәдәният елы булгангамы, уй-фикерләрем гел мәдәният, җыр-сәнгать тирәсендә бөтерелә. Яшьлек, яшьләр турында язарга уйлагач та, күңелемә, иң беренче, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Мәгълүмат сервисы һәм медиатехнологияләр факультетында белем алучы авылдашым Алисә Ханнанова килде.
Алисә белән әле күптән түгел булып узган кичәләрдә сәхнәдә очрашсак та, озак итеп сөйләшә алмаган идек. Ә мине мәдәниятне, җыр-моңны якын иткән, бик матур җырлаучы бу сөйкемле кыз күптән үзенә тарта, аңа берничә сорау бирәсе килә иде. Беренче соравым, әлбәттә, Казан турында булды. “Казан искиткеч матур шәһәр, — ди Алисә. — Универсиададан соң тагын да зур үзгәрешләр кичереп, чибәрләнеп калды. Биредә күп кеше татар телендә аралаша, шәһәр транспортында да бик килешле итеп өч телдә белдерү ясыйлар. Буш вакытлар булганда Г. Камал, К. Тинчурин исемендәге театрларга йөрергә яратабыз. Шулай ук үзебезнең дуслар уйный торган Г. Кариев исемендәге татар яшьләре театрына да йөрибез. Безгә бигрәк тә “Казан ятиме”,”Әйдә барыйк, кызлар карыйк” спектакльләре ошады. Төрле күргәзмәләргә, ярминкәләргә барырга тырышабыз.”
— Алисә, белгечлегең башка юнәлештә булса да, күрәм, дусларың — сәнгать сөючеләр. Алар арасында булу бик күңелледер?
— Әйе, безнең уку йорты башка уку йортларыннан шул ягы белән аерыла да. Биредә көн дәвамында гитара, пианино, баян, балалайка тавышлары тынып тормый. Бик күңелле. Тулай торакта да егетләр, кызлар кичләр буе гитарада уйнап, җырлап утырырга мөмкиннәр. 1нче курста укыганда музыка факультетыннан Асилә исемле кыз белән тордык, төннәр буе җырлый идек. Хәзер искә төшереп көләбез, ничек өлгергәнбездер барсына да?
— Ә үзеңнең үткәрелгән чараларда катнашканың бармы?
— Узган җәйне практикага безне, берничә кызны, интерактив-театральләштерелгән мәйданга — «Бибарс-Сарай»га җибәрделәр. Без анда килгән кунаклар алдында Казан ханлыгының тормышын уйнадык. Актерлар булдык. Безнең белән К. Тинчурин исемендәге театр артисты, режиссер Зөлфәт Закиров эшләде. Мәдәният өлкәсендә укучылар белән аралашуы бик кызык, алар үзләренә күрә бер дөньяда яшиләр кебек. Күбрәк театр факультетында укучы егетләр һәм кызлар белән аралашабыз, аларга карап театрны күбрәк ярата башладым, татар, рус классикларының әсәрләрен укыйм хәзер.
— Димәк, Алисә, сәхнә тормышы сине дә тарта?
— Юк, мин инде олы сәхнәләргә чыгармын дип уйламыйм. Әмма авылга кайткач, җырлавымны дәвам итәрмен, Ходай кушса. Мин бит кечкенәдән бирле Алсу апа Латыйпова җитәкләгән “Ләйсән” ансамблендә йөргән бала. Мәктәптә укыганда “Сарык белән Кәҗә”, “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләрен уйнап үстек. Сәхнә минем күңелемә якын.
— Алисә, син бик матур җырлыйсың. Күңелеңдәге бу моң, әдәбият-сәнгатькә мөкиббәнлек үзеңә каян килгән дип уйлыйсың?
— Моң, әлбәттә, сөекле, газиз әтиемнән. Хәер, әнием дә бик матур җырлый минем. Кечкенә чакта әтием, мин, апам баянга кушылып җырлап утыра идек. Әтием табигатьне, кешеләрне, тормышны яратучы бик көчле шәхес иде. Минем аны уйламаган, сагынмаган көнем юк. Минем әтием кебек кеше дөньяда юктыр ул! Кайберәүләр әтиләре бай булуын телиләр, кайберәүләр әти-әниләреннән зарланалар… Мин андыйларны аңламыйм. Минем өчен гади, гел елмаеп, кызларым дип өзелеп торучы әтием исән булсын иде әле! Юк шул! Бары әниемә, әбиемә, туганнарыма хәерле гомер телисе генә кала.
— Алисә, син — бик кече күңелле, акыллы, тыйнак авыл кызы. Үземне борчыган бер сорауны бирмичә кала алмыйм. Зур шәһәрдә үзең булып калу авырмы?
— Авыл кызы тыйнак, шәһәр кызларына үрнәк булырга тиештер, дип уйлыйм. Зур шәһәрләргә барып эләксә дә, модага ияреп, начар гадәтләрне үзләштерергә тиеш түгел, үзе булып кала белсен. Шәһәр кешесе, әз генә булса да, эгоист була бит ул, менә шул үз-үзен артык ярату чирен, мин-минлекне үзеңә алырга кирәк түгел, минемчә. Һәрнәрсә гаиләдәге тәрбиядән килә бит, бу өлкәдә дә мин әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен.
— Алисә! Хәзер имтихан, зачетлар вакыты инде, уңышлар сиңа!
— Рәхмәт!
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.