Алинә һәм Рәмзил Шәрәфиевләр: “Мәхәббәт бар киртәләрне дә җиңә”
Катнаш гаиләләр саны арткан вакытта татар яшьләренең үзара танышып, гаилә корулары, милли традицияләребезгә тугры калып, телебез, мәдәниятебез, динебез сагында торулары сөендерә. Шундый гаиләләрнең берсе — Алинә һәм Рәмзил Шәрәфиевләр. Аларның мәхәббәт тарихлары, гореф-гадәтләребезгә корылган туйлары турында Алинә белән сөйләштек.
“Рәмзил белән без 2013 елның 5 гыйнварында “ВКонтакте” социаль челтәрендә таныштык. Шул ук көнне Үзәк мәйданда очраштык. Миңа ул вакытта бары 16 яшь иде. Мин беренче курста укыйм, бию белән шөгыльләнә идем. Мәхәббәтнең нәрсә икәнен, тормыштан нәрсә өмет итүебезне дә аңлап җиткермәгәнбез күрәсең, февраль аенда без аерылыштык”, — дип искә алды Алинә. Тик никахлар күктә языла дип юкка әйтмиләр, күрәсең. Еллар узса да, Рәмзил белән Алинәнең аралашулары өзелми. Авылда Сабантуй бәйрәмнәрендә дә очрашкан чаклары була. Соңрак егет армиягә китә. “2016 елның 5 июнендә, армиядә чагында, Рәмзил миңа янә “ВКонтакте” челтәрендә язды. Без аралаша башладык. 21 декабрьдә мин аны вокзалга каршы алырга бардым. Шул ук вакытта туганнары мине никтер аның йөргән кызы дип кабул иттеләр. Әллә аларның хәер-фатихасы белән, без кабаттан очрашып йөри башладык”, — дип дәвам итте Алинә. Вакыт уза. Алинә аягын сындыра, катлаулы операция кичерергә туры килә. Ул ярты елга якын аягына басып йөри алмый. Операциядән соңгы төзәлү вакыты да катлаулы була. Яшьләрнең мәхәббәте әнә шунда сынала да инде. Рәмзил бер көнне дә калдырмый Алинә янына хастаханәгә килеп йөри, табиблар куып чыгарганчы диярлек сөйгәне янында утыра. Ә хастаханәдән чыккач, табибларга барасы булганда, ул аны кулында күтәреп алып бара. “Ул мине кечкенә сабый кебек тәрбияләде. Нәкъ шул вакытта мин аны өзелеп яратуымны аңладым. Якыннарым да булачак кияүләрен хөрмәт итә башладылар. Әлеге катлаулы ярты ел эчендә мин үземнең Рәмзилгә кияүгә чыгарга теләгәнемне аңладым”, — ди әңгәмәдәшем.
5 майда яшьләр никах укыталар. Дин ягыннан гаилә коруның асылы булган бу бәйрәмгә алар ныклап әзерләнәләр. “Никах — һәр мөселман тормышында мөһим вакыйгаларның берсе. Иң элек без Ижау Җәмигъ мәчетенә Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов янына әңгәмәгә бардык. Ул бездән Ислам дине нигезләре турында сорады. Бер айдан никахны да безгә ул укыды. Барысын да шәригать шартларына туры китереп үткәрдек, мәһәр дә бирделәр. Никахтан соң безгә таныклык бирелде. Әлеге таныклык илебездә мөһим роль уйнамый. Ләкин мөселман илләрендә ул закон буенча дөрес булып саналачак”, — дип, башкаларга да файдалы булсын өчен үз киңәшләре белән уртаклашты әңгәмәдәшем.
Яшьләр туйны да гореф-гадәтләребез кысаларында уздыралар. Туй гел татар телендә генә барсын өчен Казаннан махсус алып баручы чакыралар. Бәйрәмдә милли җырларыбыз яңгырый, халкыбыз биюләре башкарыла. Алинә үзе милли традицияләребезне саклап, дус кызлары белән кыз озату йоласын күрсәтә. “Туй күңелле узды. Яшьлек бәйрәмебез шатлыклы көлү тавышларына һәм бәхетле күз яшьләренә генә күмелгән иде. Киләчәктә дә милли гореф-гадәтләребезгә тугры калып, гаиләбездә туган телебезне саклап яшәргә телибез. Яшь парларга киңәшем шул: чын мәхәббәт бар сынауларны да үтә ала. Авырлыклардан курыкмагыз, бергәләп барысын да җиңәргә мөмкин”, — ди Алинә. Яшь гаиләгә бәхет, саф сөюләренә тап төшерми яшәүләрен телибез.
Эльвира Хуҗина.