Алинә Мөхәммәтова: “Гимнаст буласым килә!”
Сарапул шәһәрендә яшәүче 16 яшьлек Алинә Мөхәммәтова белән танышканнан соң, милләттәшләрем дә аның турында белсен әле дип, язарга булдым. Ул быел Россиядә бердәнбер булган Мәскәү цирк сәнгате училищесына укырга керү бәхетенә иреште.
Алинә 5 яшеннән бирле цирк студиясенә йөргән. “Телевизордан гимнастларны күреп кызыга идем”, — ди Алина. Әнисе аны “ЗИО” мәдәният сараендагы түгәрәккә яза. Ә соңрак инде Алинә Сигаево поселогында “Спектр” цирк студиясендә шөгыльләнә башлый. Шәһәрнең бер читеннән (21нче мәктәптән) икенче читенә түгәрәккә йөри ул. “Өйгә арып, көчкә кайтып егыла идем. Кайчак көненә бер генә тапкыр ашаган көннәрем дә булды”, — ди. Төрле фестивальләрдә катнашып, илебезнең төрле шәһәрләрендә чыгыш ясап, Алинә үзенең осталыгын күрсәтә. Аңа бигрәк тә һавада акробатик күнегүләр ясау ошый икән. “Кызганыч, цирк студиясенә күбрәк кызлар йөри. Малайлар аз булганлыктан, күп хыялларны тормышка ашырып, чыгышларны тамашачыларга күрсәтә алмыйбыз”, — дип борчуларын җиткерде миңа Алинә.
Өстәвенә Алинә 5нче сыйныфтан 9нчы сыйныфка кадәр 21нче мәктәпнең кадетлар сыйныфында белем алган. “Андагы кырыс, хәрби тәрбия, тәртип бик ярдәм итте. Мылтыктан атарга, мылтыкны сүтеп-җыярга, физик һәм строй әзерлегенә өйрәндек. Шунда республика күләмендә отжимание ясау буенча 1нче, 3нче урыннарны яуладым”, — дип грамоталарын күрсәтте.
— Цирк училищесына кергәндә, кабул итү комиссиясе нәрсәгә игътибар итте?
— Биредә, әлбәттә, иң беренче чиратта, физик әзерлеккә карыйлар. Шуңа күрә ике төрле шпагат, тәгәрмәч кебек әйләнү, турникта тартылу, кулда тору кебек күнегүләр күрсәттем.
— Мәскәү шәһәрендә булганың бар идеме? Беренче күрүгә училище турында нинди фикер туды?
— Әтием Альберт машина йөртүче булып эшләгәч, ерак шәһәрләргә бик еш йөри иде. Миңа аның белән берничә тапкыр Мәскәүдә булырга туры килде. Тик ул миңа бик ошап бетми. Бары уку урынының, тулай торакның — барысы да бер урында булуы гына күңелне үсендерә. Мин Татарстанны яратам, узып киткәндә йортларыннан күземне ала алмыйм. Туктап һавасын сулыйсы килә. Киләчәктә Казанда яшисем, цирк белән гастрольләргә йөрисем килә. Ә училище миңа бик ошады. Аның стеналарын Юрий Никулин кебек зур уңышларга ирешкән артистларның фотосурәтләре бизи. Укырга керергә баргач, мин анда шоумен Александр Олежко белән сөйләштем. Ул студентларны төшерергә килгән иде.
Алинә гаиләдә бердәнбер бала булса да, иркәләнеп үсмәгән, әнисенә өй эшләрендә булыша, дәү әнисен хөрмәт итә. Киләчәккә планнары да зурдан. Аларны тормышка ашыру юлында аңа уңышлар, тырышлык, сабырлык һәм үҗәт булуын телик.
Асия Әхмәдиева.