Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Алексей Загребин: «Удмуртия зур конгресска әзерләнә»
31.05.2017

Алексей Загребин: «Удмуртия зур конгресска әзерләнә»

3-6 июль көннәрендә Ижауда Россия антропологларының һәм этнологларының XII конгрессы узачак. Аны Россия Фәннәр академиясе Урал бүлегенең Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институты, Удмурт дәүләт университеты, Н.Н. Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институты һәм Удмуртия Республикасы Хөкүмәте оештыра. Әлеге конгресс, республикада мәгариф үсеше турында тарих фәннәре докторы, профессор, РФ Дәүләт Думасы депутаты Алексей Загребин белән сөйләштек.
— Сез ярты елдан артык Дәүләт Думасы депутаты вазифасын баш­карасыз. Шушы вакытта үзегез өчен нинди яңалыклар ачтыгыз? Бүгенге көндә мә­гариф өлкәсендә халыкны нәрсә борчый?
— Үземнең фәнни эшчәнлегем буенча мин — этнограф. Ә этнография ул — беренче чиратта халыклар тормышын өйрәнү дигән сүз. Моңа экспедицияләр, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, фольклорын, бүгенгесен өйрәнү керә. Шуңа күрә бу өлкәдә ниндидер яңалык ачтым дип әйтә алмыйм. Депутат эшчәнлеген башлап җибәргәч, бөтенләй буш вакытым калмады. Көнемнең һәр минуты алдан язылган. Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитетында эшлим. Монда һәр депутатның үз юнәлеше бар. Минем — “Югары мәктәп һәм фән нигезләре”. Шул ук вакытта без Удмуртия Республикасы Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Шушы көнфнәрдә РФ Мәгариф һәм фән министры урынбасары Кузнецова Ирина Владимировна белән очраштык. Көн кадагындагы сорау — Удмуртия республикасында мәктәпләр салу өчен өстәмә акча булдыру иде. Россия бюд­жетында мондый мөмкинлек бар һәм без бу мөмкинлекләрдән файдаланырга тиеш.
Удмуртиянең кайсы район­нары аеруча яңа мәктәпләргә мохтаҗ?
— Иң беренче чиратта, бу — Кез, Алнаш, Селты районнары, Можга шәһәре. Ижауда Прасовский тыкрыгында, Берш урамында яңа мәктәпләр, балалар бакчалары кирәк. Дөрес, мәктәпләр салып кына эш бетми. Аларны замана таләпләре буенча җиһаз­лан­дырасы, белгечләр белән тәэ­мин итәсе була. Мәктәпләргә капиталь ремонт ясарга кирәклеге ту­рында да онытмыйк. Боларның барысын да башкарып чыгу өчен акча кирәк, ә республика бюджетында мөмкинлекләр җи­­тәр­лек түгел. Г. Тукай исе­мендәге 6нчы гимназия хәлен дә яхшы беләбез. Әлбәттә, бу проблемаларны чишү өчен бер генә сөйләшү җитми. Ләкин барыбыз да бердәм эшләгәндә уңай якка үзгәреш булыр дип уйлыйбыз.
— Депутат буларак, нинди нәтиҗәле эшләр башкарырга өлгердегез инде?
— РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы белән яхшы элемтә урнаштырдык. Күп төрле сорауларны уртага салып сөйләшкәндә, мин белгеч буларак чыгыш ясыйм. Дәүләт Думасында гуманитар һәм этник сораулар буенча эшләүче этнографлар, профессорлар бик аз. Шуңа күрә, монда да этнограф буларак туплаган тәҗрибәм ярдәмгә килә. Тагын бер җиңүләремнең берсе — Дәүләт Думасында мине Венгрия парламенты белән дуслык төркеме булдыру өчен координатор итеп бил­геләделәр. Венгриядәге хезмәт­тәшләребез белән без бик күп эш башкарырга өлгердек инде. Удмуртия Хөкүмәте куйган төп бурычларның бер­се — фин-угыр хезмәттәшләребез белән социаль-икътисади элемтәне үстерү. Иң беренче чиратта бу — инвестицияләр, яңа технологияләрне тарту дигән сүз. Без моның өстендә даими эшлибез. Алга китешләр бар инде. Шушы көннәрдә мин Дәүләт Думасында Венгрия илчесе белән очраштым. Без Венгрия эшмәкәрләре делегациясенең Удмуртиягә килүен оеш­тыру турында сөйләштек. Төп игъ­тибар авыл хуҗалыгы өлкә­сендә җитештерүчәнлек һәм фармацевтика юнәлешенә бире­ләчәк. Бу өлкәләрдә Венгрия икътисады бик көчлеләрдән булып санала.
— Бүгенге көндә сез зур фәнни конгресска әзерләнәсез?
— Россия антропологларының һәм эт­нологларының XII конгрессына бөтен Россиядән һәм 37 чит илдән төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, бүген­гесен һәм үткәнен өйрәнә торган 700дән артык галимнәр, белгечләр җыелачак. Алар арасында этно­сәясәт, тел мәсьәләләре белән шөгыльләнүчеләр, дәү­ләт эшлеклеләре булачак. Тәҗрибә уртаклашу — безнең төп максатыбыз. Илебезнең федератив һәм күпмилләтле булуын бөтен кеше дә аңлый. Конгрессны уздыруда милли эшләр буенча федераль агентлык ярдәм итә. Әлеге агентлык һәм башка федераль структура вәкилләре дә конгресста катнашырга тиеш. Удмуртиядә мондый зур чараны уздыру өчен без күп көч куйдык. Милләтара дуслык республикабызда озак еллар дәвамында саклана. Башкаларга да үрнәк итеп күрсәтердәй уртак эшләребез, зур тәҗрибәбез бар дип уйлыйм.
— Удмуртия әлеге конгресста ел саен катнаша. Нәтиҗәләре күренәме?
— Әйе, иң зур нәтиҗәләрнең берсе — безнең институтта “Этнология мони­то­рингы үзәге” ачылуы. Аны Валерий Воронцов җитәкли. Әлеге үзәк 6 регионның координаторы булып та тора. Бу — зур казаныш. Без Милли сәясәт министрлыгы белән дә тыгыз элемтәдә торабыз, бергә эшлибез.
— Әлеге конгресста Удмуртия нәрсә тәкъдим итәчәк?
— Бүгенге көндә Удмуртиядә 30дан артык милли-мәдәни оешмалар эшли. Ә аларның эшчәнлеге телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклауга юнәл­телгән. Без бер-бере­безгә комачауламыйбыз, ә яр­дәм итешеп яшибез. Иң беренче чиратта конгресста катнашучыларны шуның белән таныштырачакбыз. Россиядә мил­ли автономияләр эшчәнлеге киң үсеш алган регионнар саны бик аз. Бу өлкәдә Удмуртия үрнәк тә күрсәтә, тәҗрибә белән дә уртаклаша алачак.
— Файдалы һәм кызыклы әң­гәмәгез өчен бик зур рәхмәт! Уңышлар сезгә!

Эльвира Хуҗина.