Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Александр Сунцов: «Футбол тамаша булсын өчен, яхшы уенчылар булырга тиеш»
24.07.2014

Александр Сунцов: «Футбол тамаша булсын өчен, яхшы уенчылар булырга тиеш»

Әле күптән түгел генә футбол буенча дөнья чемпионатында җан атып, Россия командасының беренче уеннарда ук төшеп калуына көендек, яхшы уйнаучы командаларга кызыгып та, сокланып та карадык. “Ни өчен безнең команда начар уйнады?” — дигән сорауга: “Футболчылары яхшы иде, тик команда булып уйный алмадылар”, — дигән җавапны да ишетергә туры килде. 

18 июль көнне Һөнәри Футбол Лигасы командалары арасында Россия беренчелеге буенча уеннар башланды. Безнең “Зенит-Ижау” командасы да әлеге җитди уеннарда катнаша. Бу сезон 2015 елның 6 июненә кадәр дәвам итәчәк. “Зенит-Ижау” командасына көчле 11 клуб белән җитди уеннар уйныйсы бар. “Зенит-Ижау” футбол командасының директоры Александр Сунцов белән әңгәмәбездә уеннарга әзерлекнең ничек баруы турында һәм югарыда яңгыраган сорауга да җавап табарга мөмкин.
— Александр Анатольевич, футбол клубының эшчәнлеге нидән гыйбарәт?
— Безнең футбол клубына махсус олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр футбол мәктәбе базасында 2011 елда нигез салынды. Бүгенге көндә монда 700ләп бала укый. Бу — үзе бер дөнья. Безнең берничә стадион, ашханә, тернәкләндерү үзәге, медицина үзәге, 30 кешегә исәпләнгән интернатыбыз бар. Биредә республика районнарыннан, хәтта башка регионнардан да килгән балалар яшәп укыйлар һәм футбол уйнау серләренә өйрәнәләр. Мәктәпкә балаларны 7 яшьтән бушлай кабул итәбез. 10-12 яшьләрдә инде аларның футбол өлкәсендә күнекмәләре, осталыклары барлыгы ачыклана. Мәсәлән, 100 кешелек төркемнән 3-4 елдан соң иң яхшы 25 бала сайланып, махсус класс ачыла. Әлеге мәктәптә 82нче лицей укытучылары укыта. Мәктәпне тәмамлаганнан соң югары уку йортында укуларын дәвам итәргә мөмкинлек тудырылган. Монда барысы да гади мәктәптә кебек, шул ук дәресләр, шул ук программа, сыйныфларда бары тик кызлар гына юк һәм көн тәртибе бик тыгыз. Аермасы менә шунда гына. Махсус сыйныфларда укучы балалардан яшьләре буенча 6 җыелма команда туплана. Алар исә Удмуртия Республикасы данын Россия күләмендәге уеннарда яклыйлар. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, алар яшьләр командасына күчә. Кыскасы, футбол клубының нигезендә башта 700 бала була. Алар елдан-ел кими һәм иң-иңнәреннән һөнәри команда туплана. Сөтнең каймагын җыеп алган кебек була инде.
— Быелгы Россия берен­челегендә уйнаучы футбол­чыларның барысы да “Зенит-Ижау” клубында тәрбияләнгән спортчылармы?
— Безнең клуб республика бюджетыннан финанслана һәм һәр оешма кебек үк дәүләт безнең алга да бурычлар куя. Мәсәлән, без бу Россия беренчелегендә өченче урынны яуларга тиеш. Әлбәттә, без үз футболчыларыбызны тәрбияләргә тырышабыз. Ләкин алга куелган максатларга ирешү өчен үз футболчыларыбызның әлегә әзерлек дәрәҗәләре җитеп бетми. Куелган максатка ирешү өчен тәҗрибәле футболчыларны читтән эзләргә мәҗбүрбез. Җыелма командабызга быел элек башка футбол командалары өчен уйнаган Удмуртия футболчылары да кайтты, яңа тәҗрибәле футболчылар да өстәлде. 15ләп футболчы үзебезнең клубта тәрбияләнүчеләр, алар алдында бүгенге көндә үзләренең һөнәрилекләрен исбатлау бурычы тора. Футболны “блат” буенча уйнамыйлар, кем көчлерәк шул уенда булырга тиеш.
— Читтән килгән футболчыларга нинди шартлар тәкъдим итәсез?
— Рөстәм Канипов, мәсәлән, Казан шәһәреннән. Ул элек “Волга-Ульяновск” командасы өчен уйнаган иде. Евгений Мөхәммәтҗанов безнең клубта үсеп, Мәскәүнең “Химки” командасы өчен уйнады. Бу сезонда безнең шартларга риза булды. Без аларга бар уңайлыклары булган фатирны арендалау бәясенең яртысын кайтарабыз һәм лаеклы хезмәт хакы түләргә тырышабыз. Шушы шартларга риза булган очракта, футболчы гаиләсе белән бер елга контракт төзеп, бирегә күченеп килә. Әйтеп үткәнемчә, безнең Россия беренчелегендә максат — 3нче урынны яулау. “Ни өчен беренче урынны түгел?” — дигән сорау туадыр, әлбәттә. Беренче урынны яулау өчен команданың һөнәрилеген арттырырга кирәк. Россиядә футболчылар күп, тик аларның һөнәри дәрәҗәләре төрле. Безнең футболчыларның әзерлек дәрәҗәләрен билгеләүче махсус тренер бар. Кызганычка каршы, бай клубларда хезмәт хакы күп булу сәбәпле, безнең командага үзен миллион сумга бәяләгән футболчыны чакырып булмый. Без аларга якынча 50-70 мең сум тәкъдим итәбез. Әгәр уенда җиңү яуласалар, өстәмә премия алалар.
— Безнең республикада тәрбияләнеп, хәзер башка шәһәрләр өчен уйнаган футболчыларыбызны кире кайтару турында уйламыйсызмы?
— Футбол — ул үзе бер хезмәт базары. Кайсы командада югарырак хезмәт хакы тәкъдим итәләр, футболчы шул командага ашыга. Чөнки футболчы карьерасының гомере озын түгел. Шуңа да кыска гына вакыт эчендә һәр футболчы дөнья көтү өчен акча эшләп калырга тырыша. Удмуртиядән чыккан футболчылар арасында: “300-400 мең хезмәт хакы түләсәгез, кайтабыз” , — дип җавап бирүчеләр дә бар. Биредә, әлбәттә, бернинди ватанпәрвәрлек турында сүз алып барып булмый. Бүгенге көндә барысын да акча хәл итә. Тик шулай да футбол уйнарга теләүчеләр, республикабыз командасы өчен җан атучылар саны артсын иде, дип телисе килә. Республикабызга көчле футболчылар бик кирәк!

Гүзәл Шакирова.