Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Александр Соловьев: «2016 елда барысы да яхшы булачак»
27.07.2016

Александр Соловьев: «2016 елда барысы да яхшы булачак»

Июль аенда Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев республиканың әйдәп баручы матбугат чараларының журналистлары белән әңгәмә корды, республика тормышына кагылышлы мөһим сорауларга җавап бирде.

Региондагы кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше

— РФ Президенты Владимир Путин июнь аенда әһәмиятле инициативалар белән чыкты. Петербургта узган икътисади форумда ул хакимият белән кече эшмәкәрлекнең үзара хезмәттәшлеген ныгытуга басым ясады. Республикада әлеге бурычлар ничек тормышка ашырылачак?
— Владимир Владимирович, һичшиксез, хаклы. Кече һәм урта эшмәкәрлек сәнәгать предприятиеләренә караганда тизрәк үсеш ала. Моны саннар да исбатлый. Безнең предприятиеләрнең “темпераменты” каян килә соң? Иң элек без законнар базасын яхшырттык. Беренчедән, патентлар куллану өлкәсен киңәйттек. Икенчедән, кабат ачылган бизнес өчен салым “каникуллары” булдырдык. Бу эшмәкәрләргә үсешнең алдынгы стадиясендә үк ныгырга ярдәм итә. Соңгы ике елда Удмуртиянең кече һәм микропредприятиеләр саны 22 меңгә кадәр җитте, ягъни 11%ка артты. Бу бик җитди! Ә аларның финанслар әйләнеше 15 миллиард сумга артты. Моннан тыш, әлеге вакыт эчендә шәхси эшмәкәрләр саны 1760ка артып, 34400гә җитте. Аларның үсеш темпы буенча Удмуртия 2015 елда Идел буе федераль округында алдынгылар рәтендә булды. Алай гына да түгел, рес­публикада яшәүчеләрнең дүрттән бер өлеше кече һәм урта эшмәкәрлектә хезмәт итә. Киләчәктә дә кече һәм урта бизнес үсеше дәвам итәчәк, дип уйлыйм.
Күптән түгел генә республикабызга РФ Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев килгән иде һәм без авылдагы эшмәкәрләрнең, фермерларның да үсеш юлында булулары хакында сөйләштек. Республика Башлыгы каршында кече һәм урта эшмәкәрлек буенча Совет оештырылган очракта, эшмәкәрләр белән үзара элемтәләр ныгуга бер этәргеч, “иң авырткан” мәсьәләләрне ачыклап фикер алышыр өчен яхшы мәйданчык булачак. Шулай ук эшмәкәрләрнең үз тармак­лары буенча ассоциацияләргә берләшүләрен дә хуплыйбыз, бу безнең диалогны тагы да нәтиҗәлерәк итәчәк.

Россиягә каршы санкцияләрнең файдасы

— Президент Владимир Путин Россиягә каршы санк­цияләрнең көнбатыш күршеләр көткән нәтиҗәләргә китермәве турында тагын бер кат искәртте. Әлеге санкцияләр, киресенчә, Россия икътисады өчен файдага гына булды. Мондый шартларда Удмуртия икътисады нинди үзгәреш кичерде?
— Санкцияләр — санкцияләр инде ул. Ничек кенә тырышсак та, алар барыбер безнең үсешне бераз тоткарлап тордылар. Предприятиеләр үз эш­ләренә берникадәр үзгәрешләр кертергә мәҗбүр булдылар. Санкцияләр керткәндә, Көн­батыш илләре Россияне шунда ук егылыр, дип уйлаганнар иде. Бүген аларга рәхмәт әйтергә кирәк, чөнки без бар нәрсәне дә, хәтта микроэлектрониканы да үзебездә, Россиядә, җитештерергә кирәк булуын аңладык. Минемчә, бу эш уңышлы гына бара. Сәнәгать предприятиеләрен генә алыйк. Санкцияләр ату коралларын җитештерүче “Калашников” концернына да, Ижау механика заводына да кагылды. Әмма без аларның техник кораллану өлкәсендә тиз һәм оператив рәвештә эшли башлаганнарын күрдек. Бүген әлеге предприятиеләр сәнәгать җитештерүе күләме буенча сынатмыйлар. Биш ай эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча “Калашников” концернында үсеш 500%, “Купол”да — 128%. Гомумән алганда, сәнәгать җитештерүе күләме 30%ка арткан.
Тагын бер мисал китерәм — Сарапулдагы “Элеконд” заводы. Импортны алмаштыру программасы буенча ул иң беренчеләрдән булып Мәс­кәүдән 280 миллион сум кредит алды. Республикабызның башка предприятиеләренең проектлары да тикшерелә. Сәнәгать кенә түгел, авыллар да тиз яраклашты. Күптән түгел Балезино районы буенча сәфәр кылдым һәм яңа фермалар төзелүен үз күзләрем белән күрдем. Импортны алмаштыру буенча безнең эшкәртү сәнәгате дә яхшы эшли. Республикабызда әлеге эшләрне дәвам итү өчен тагын очсызлы кредитлар алырбыз дип уйлыйм.

Россия Дәүләт Думасында Удмуртия депутатларының эшләре турында

— Июнь аенда Россиянең алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы үз эшен тәмамлады. Соңгы сессиядә алты ел эчендә беренче мәртәбә Владимир Путин да катнашты. Ул Дәүләт Думасы эшчәнлеген юга­ры бәяләде. Закон чыгаручы Югары органда Удмуртия сайлаучыларының их­тыяҗларын яклаучы депутатлар командасының эшчән­легенә сез нинди бәя бирәсез?
— Безнең Дәүләт Думасы депутатларына, кайсы партиядән булуына карамастан, һәркайсына яхшырак эшләргә мөмкин булыр иде. Безнең проблемаларыбыз бихисап. Тиздән сайлаулар узачак. Сайлаучылар рес­публика халкына чынлап ярдәм итүчеләрне биш ел дәвамында нәтиҗәсез эшләүчеләрдән аера белсен иде, дип телим. Яңа сайланган депутатлар күбрәк һәм ялкынланып эшләсеннәр иде. Тагын бер кат искәртәм: респуб­ликада проблемалар җитәрлек һәм аларны чишү өчен Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә ярдәм бик кирәк.

Республика бюджеты

— Республика бюджеты, акчалар белән хәлләр ничегрәк? Елның икенче яртысына бюджетны ничек бәялисез? Куркырлык урын бармы яисә барысы да тәртиптәме?
— Көтелмәгән хәл килеп чыгар дип уйламыйм. Ай саен салым комиссиясен уздырабыз. Эре салым түләүчеләрне — предприятиеләрне тыңлыйбыз. 2015 елның беренче яртыеллыгы буенча Удмуртия бюджетының кереме 30,6 млрд сум тәшкил итә. Киеренке шарт­лар булуга карамастан, бу сан 2015 елның гыйнвар-июнь күрсәткечләре белән тәңгәл килә. Бюджет чыгымнары 34,1 млрд сум күләмендә башкарыл­ган. Бу — еллык планның яртысы. Өстәвенә, 2015 елның кредит бурычлары тулысы белән капланган. Барлык чыгымнарның 71%ы — социаль юнәлештә, бюджеттагыларга хезмәт хакы вакытында түләнеп бара, барлык социаль бурычлар да үтәлә.
Федераль үзәктән кредитлар җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. Алар кыйммәтле коммерция кредитларын очсызлы бюджет кредитлары белән алмаштыру мөмкинлеген бирәләр. Март аенда 5,890 млрд сум күләмендә алынган бюджет кредиты 2016 елның беренче яртыеллыгы өчен процент түләү чыгымнарыннан 219 млн сум акчаны саклап калырга ярдәм итте. Узган елның биш ае белән чагыштырганда, салым, НДФЛ һәм акцизлар буенча керемнәр якынча 20%ка үсә. Шуңа күрә 2016 ел ахырында барысы да яхшы булырга охшап тора.

Агросәнәгать комплексы уңышлары

— Быелгы язгы кыр эш­ләренең нәтиҗәсен ничек бәялисез? Көзен нинди уңыш алыныр? Кайсы юнәлеш буенча рекордлар көтәргә була? Терлекчелек тармагы ни хәлдә? Көзен нинди чебешләрне санарбыз икән?
— Язгы чәчү уңышлы гына барды, һава торышы да яхшы булды. Без беразга гына булса да чәчү мәйданнарын киңәйттек. Авыл хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерли. Үзегез аңлыйсыз, азык булмаса, сөт тә булмаячак. Терлек азыгын әзерләү буенча да узган елгы күрсәткечләрдән алда барабыз. Хәзерге вакытта көзге уңыш җыю өчен техника 80-85%ка әзер. Терлекчелеккә килгәндә, 2020 елга миллион тонна сөт җитештерү өчен ел саен сөт савуны 7%ка арттырырга тиешбез. Программага кермәгән 2015 елда бу күрсәткеч 4%ка арткан. Быелның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча сөт җитештерү 5,2%ка алга киткән. Ел ахырына 7%ка җитәрбез дип уйлыйм. Респуб­ликада сөт эшкәртү буенча резервлар бар — бүгенге көндә барлык көчләрнең 70%ы гына тулы көчкә кулланыла.
Авыл безне ким-хур итмәс. Беренче квартал нәтиҗәләре буенча, гомергә булмаган хәл: авыл хезмәтчәннәре дәүләттән 1 миллиард сум күләмендә ярдәм алдылар. 700 миллион сумны федераль бюджет бирде, 300 милион сум — Удмуртия казнасыннан. Быел без язгы кыр эшләренә әзерлек барышында зарланучыларны ишетмәдек, ел саен шулай булсын иде. Удмуртия авыл хезмәтчәннәре республика үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.

Юллар һәм күперләр төзелеше

— Соловьев дигәч, республика юллары күз алдына килеп баса. Дөресрәге, Удмуртия халкы сезне республикадагы юл инфраструктурасын яңартучы буларак таный. Юллар төзек­ләндерелә, яңа күперләр салына. Ниһаять, башкала юллары да тәртипкә китерелә. Бу эшкә сезнең мөнәсәбәтегез?
— Юллар Россиянең һәр регионы өчен кан тамырлары булып тора. Бүгенге көндә барлык йөкләрнең 70%ы автомобиль юллары аша йөртелә. 2014 елны мин беркайчан да оныта алмам, дип уйлыйм. Башлык итеп сайлангач, карыйм: юллар да юк, акча да юк! Нишләргә? Шул чакта мин Дәүләт Советына килеп, депутатлардан юл тармагына каралган 2 млрд сум акчаны башка максатларга җибәрмәүләрен сорадым. Шәһәрдә юлларны төзекләндерү шуннан башланды. Тәүге 500 миллион сум бүлеп бирелгәч, Ижаудагы юлларны бер ел эчендә генә төзекләндереп бетерә алмаячакбыз дип кисәттем. 2015 елда тагын 500 млн сум юлларны һәм 100 млн сум ишегалларын тәртипкә китерү өчен бүлеп бирелде. 2016 елда да башкала юлларын һәм ишегалларын төзекләндерү өчен 500 млн сум каралды. Шуңа күрә мин үз сәясәтләрен юл мәсьәләсен каты тәнкыйтьләүгә генә кайтарып калдырган кешеләрне аңламыйм. Юлларны сыйфатлы итеп төзекләндерергә кирәк булуын барыбыз да аңлыйбыз бит. Апрель аенда асфальтны суга салу кемнәргә кирәк икән?
Күптән түгел юл төзү эшләре барган Ижау юлларын күзәтеп чыктым. Шевченко урамында сыйфатсыз ремонт башкарылу турында күп хатлар алган идем. Төзелеш җитәкчесе бе­лән бу хакта сөйләштек. Ә ул, ашыгыч рәвештә (яңгыр яуганда!) асфальт түшәргә, дигән әмер бирелүе хакында әйтте. Җитешсезлекләр подряд оешмасы хисабына бетерелде. Сыйфат һәрвакыт беренче урында булачак.
2016 елга Юл фондын якынча 5 млрд сум дип формалаштырдык. Тырышлыгыбыз нәти­җәсендә, әлеге тармакка тагын 3 млрд сум акча җәлеп итә алдык. 419 млн сум республика юлларын, 200 млн сум аэропорт һәм Ижау-Сарапул юлын төзекләндерүгә бүлеп бирелде. Хәзерге вакытта җимерек күперләрне тәртипкә китерү өчен өстәмә 800 млн сум бирү турында мәсьәлә хәл ителә. Дүрт олы күпер яңартылачак. Бу эштә яңа технологияләр кулланылачак. Узган ел авылларда 100 чакрым юл төзекләндерелсә, быел 73 чакрым гына булды.Моннан тыш, төмәнлеләр бе­лән хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез. Без аларны биредә металлконструкцияләр җитештерүче цех ачарга үгетләдек, тиздән ул үз эшен башлап җибәрәчәк. Биредә җитештерелгән күпер балкалары Татарстанга һәм Башкортстанга да илтәчәкләр. Цехны төзү урынын билгеләгәндә, әлеге күрше республикалар да исемлектә бар иде, әмма икътисади яктан бәяләгәндә, Удмуртия отышлырак дип табылды. Тиз арада без аларга җир бирдек. Инвесторларны республикага шулай җәлеп итәргә кирәк, башкача алар килмәячәк.
Ижауны урап узучы юл тө­зелеше турындагы сорау да көн тәртибеннән төшеп калды. Әлеге мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителә.
Сентябрьдә Кама елгасы аша салынган күперне һичшиксез кулланылышка тапшырырга кирәк. Анда эшләр бераз аксый башлады, шуңа күрә өстәмә “юл гаскәрләрен” аларга ярдәмгә җибәрәчәкбез. Юл төзүчеләрнең чынлап та эшләре бик күп. Алар үз бурычларын үтәргә тиеш. Федераль акчаларны кире Мәскәүгә кайтарыр өчен сорап алмыйбыз. Шулай була калса, бу безнең өчен олы минус булачак.

Ижауның кышка әзерлеге
— Быел кышка әзерлек эшләре ничек бара? Бигрәк тә башкалабызда?
— Узган ел безне каты тәнкыйтьләделәр, мин үземне вулканда утыргандай хис иттем.
Юкса, рапортлар тапшырылып, актлар имзаланган иде дә бит. Тик ул чакта башка җитәкчеләр иде. Ул җитәкчеләрне җаваплылыкка тартыр идең дә, тик алар инде алышынган. Намус-вөҗданнары бар микән аларның? Тиешле эшләрнең яртысы да башкарылмаган иде бит. Ә УКС ул аренда килешүе буенча гына эшли. Өстәвенә барлык бригадалар кыскартылган, бөтен Ижауга бер ярым кеше калдырганнар һәм шуннан башланды да инде…
Аларга концессиядән кала берни кирәкми, хәтта ишетергә дә теләмиләр. Ә минем аларның Ижауны кышка әзерләү өчен никадәр акча бүлеп бирүләрен ишетәсем килә.
Алар Ижауның бурычлары турында сөйлиләр. Әйе, анда суд карары бар.-Алар: “Бирегез, шул вакытта без акча тотарбыз”, — дип таләпләр куя башладылар. “Булды, Юрий Александрович (Ижау шәһәре башлыгы ), болар белән эшне туктатабыз. Үзебезнең Идарә компаниясен оештыру җиңел булмас, билгеле. Тик тормыш үз таләпләрен куя”, — дидем. Шуннан диалог башланып китте. Килделәр, быел алар кышка әзерләнүгә 500 млн сум акча тотарга тиеш. Кышка әзерлек башланды, көн саен гидоопрессовка бара, искергән яраксыз җиһазлар яңасына алмаштырыла. Быел без аларны даими тикшереп торабыз. Шәһәр хакимияте башлыгының Торак-коммуналь хуҗалык (ЖКХ) буенча урынбасары Сергей Задорожный, барысын күзәтеп, тикшереп бара, тиешле чараларын күрә, яңадан эшләтә. Әгәр бүген шушы 500 млн сум акчаны тиешенчә куллансак, шәһәр кышка әзер булачак һәм көзен концессия турында уйларга була. Бәлки. Әмма алдан ук кисәтәсем килә. Аларның үзләренә дә әйттем, тарифларны бермә-бер арттыру булмаячак. Көзгә кадәр яшик, шунда кемнең хаклы булуы ачыкланыр.

Тузган тораклардан күчерү программасы
— Республикабызда кешеләрне тузган тораклардан күчерү программасы ничек тормышка ашырыла?
— Квадрат метрлар саны буенча планны үтәдек, әмма күбрәк тапшырырга ниятләгән идек. Ни кызганыч, Играда — ике һәм Глазовта өч йорт кулланылышка тапшырылмады әле.
Иградагы бер йорт кулланылышка тапшырылды. Икенчесендә ике подъезд әзер диярлек, өченчесе — 90%ка. 1 августка йортны тапшырырга дигән таләп куйдым. Аңладылар сыман. Глазовта да шул ук хәл.
Гомумән, республикада тузган торак бик күп әле. Гамәлдәге программа нигезендә, без якынча 9 мең гаиләне яңа торакка күчерергә тиеш. 2017 елда мин әлеге программаның дәвам итүен телим. Яңа торакка күченүчеләр өчен йорт төзегән вакыт эчендә башка йортлар авария хәлендә дип танылды. Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды җитәкчеләре РФ Президентына әлеге программаны дәвам итәргә кирәклеген дәлилләргә телиләр. Юкса, регионнардагы бюджет акчалары моңа беркайчан да җитмәячәк.

Туризм
— Безнең республика гаҗәеп матур. Быел туризм өлкәсендә нинди яңалыклар бар? Безгә ял итәргә киләләрме яисә без барыбыз да диңгезләргә юл тотабызмы?
— Удмуртия җирлегендә беренче мәртәбә РФ Авыл хуҗалыгы министры булды. Ул бик тә кызыксынып, бездә нинди җиләкләр, гөмбәләр үсүе турында кызыксынды. Әгәр аның вакыты күбрәк булса, республикабызның бар матурлыгын күрсәткән булыр идек. Сарапулда ул Шәһәр думасының тарихи бинада урнашуына гаҗәпләнде. Шаркан районында Тол Бабайны, Грахов районынында Убырлыны искә алсак, республикабызда туристлар өчен бик күп кызыклы урыннар бар.
Сарапулда Анатолий Наумов кебек кеше барлыкка килүе әйбәт. Ул беренче булып шәһәрдә туризмны үстерү мәсьәләсен күтәрде. “Кама яры” исемле туристлык кластеры үсеше өчен республикага федераль үзәктән 36 млн сум акча күчте. Киләсе елда тагы да зуррак суммалар килүе көтелә. Безгә П.И. Чайковский музее булган Воткинскины үстерү турында уйларга кирәк. Зуевы Ключи, Түбән Кама сусаклагычына кадәр үз пароходларыбыз йөрсә, ничек күңелле булыр иде.
Ува һәм Барҗы-Ятьчә (Варзи-Ятчи) кебек санаторийлар турында да онытырга ярамый. Юллар төзекләндерүгә акча бүлгәндә, әлеге санаторийларга илтүче юлларны да тәртипкә китерүне таләп иттем. Анда кешеләр йөриләр, Татарстаннан килүчеләр күп.
Туристлар агымы буенча саннарны күзәтәм, анализлыйм. Узган елның июнь аенда республикабызда якынча 32 мең турист булган. Быел аларның саны 57 меңгә җитә. Үсеш бар, әмма безнең кунакханәләр һәм санаторийлар, ял базалары 44%ка гына эшли. Бу әле башлангыч кына, туризмны үстерергә, алга барырга кирәк.
Спорт
— Безнең ике яхшы спорт маркасы — “Ижсталь” хоккей командасы һәм Максим Вылегжанин бар. Ни өчен республика аларга инвестор таба алмый?
— Яраткан “Ижсталь” өчен инвестор юк. Осколков, Чулкин, Хорошавцев кебек акчалы эшмәкәрләрнең берсе дә ярдәм итәргә теләмиләр. Бүгенге көндә без бюджеттан хоккейчыларның хезмәт хаклары өчен — 92 млн сум акча бүлеп бирәбез. Ә алар җиңү яулаганда, лидер булып барганда, башка максатлар өчен дә акча табу турында уйларга кирәк. Беренчедән, без Боз сараен үзгәртергә тиеш. Ялгышмасам, команданы тотар өчен тагын 300 млн сум акча кирәк. Бу кадәр сумманы каян алырга?! Эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итәбез-итүен. Әмма 1-5 млн сум акча гына җитми. Эшмәкәрләрнең:”Бар команданы үзем тотачакмын!”- дигән сүзләре җитми. Максим Вылегжанинга ярдәм итәчәкбез.
Шулай да безнең зарланыр урыныбыз юк. Спорт корылмалары төзелеп тора. Сарапулда “Энергия” стадионы, Сигаевода яңартылган стадионда зур спорт чарасы узды. Сарапулда дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында бассейн төзеләчәк, Боз сарае да булачак. Узган ел Устинов районында “Молодежный” Боз сарае төзесәк, быел да яңа спорт корылмалары булачак. Дзюдо буенча “Калашников” исемендәге спорт комплексын төзү турында Виталий Муткога мөрәҗәгать итмәкче булабыз. Ул корылма Калашников проспектында урын алачак.
Шушы көннәрдә Россия Президенты М.Т. Калашниковның йөзьеллык юбилеен бәйрәм итү турындагы указны имзаларга тиеш. Бәйрәм чаралары планына Калашников проспектын төзү дә кертелгән. Шәһәребез өчен бик кирәк ул. Тулаем алганда, юбилейга 21 млрд сум акча кирәк булуы ихтимал.

Сайлаулар
— Быелгы җәй Удмуртия өчен генә түгел, илебездә дә ял итү чоры буларак түгел, ә сәяси җәй буларак кабул ителә. Россия Дәүләт Думасына һәм җирле муниципалитетларда сайлаулар узачак. Әлеге сайлаулардан нәрсә көтәсез? Кемнәр һәм нинди максаттан халык ышанычын яулау өчен көрәшәчәк? Сайлаучылар кемгә өстенлек бирер дип уйлыйсыз?
— Сайлаулар чиста, гадел булырга һәм халык ышанычлы кешеләр өчен тавыш бирергә тиеш. Әгәр шулай була икән — яхшы, килеп чыкмаса — начар. Дәүләт Думасына Төньяк һәм Көньяк сайлау округлары буенча да кандидатлар аз булмас дип уйлыйм. Алар арасында алдынгы эшмәкәрләр дә бар. Тик барысын да акча гына хәл итә алмый. Халык хакимияткә ни өчен килүләрен анык аңлаган һәм сайлаучылары турында уйлаган лаеклы кешеләргә өстенлек бирсен иде.
Минем бурыч — республикада сайлауларның закон кысаларында тыныч һәм гадел узуын тәэмин итү. Халык кемгә өстенлек бирер дисәгез, Россия Президентының ышанычын яулаган, Ватаныбыз үсеше өчен хезмәт итүен эш-гамәлләре белән исбатлаган сәяси көчкә теләктәшлек белдерер дип уйлыйм.

Альбина Шәйхетдинова әзерләде.