Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Александр Соловьев: «20 ел элек туган хыял тормышка ашты»
18.05.2016

Александр Соловьев: «20 ел элек туган хыял тормышка ашты»

12 май — Кама елгасы аркылы күпер төзүче эшчеләр өчен гадәти эш көне булса, Удмуртия Республикасы өчен истәлекле көн булды. Удмуртия өчен “гасыр төзелеше” булган әлеге күпердән беренче тапкыр Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев, Хөкүмәт Президиумы һәм Дәүләт Советы вәкилләре, журналистлар атлады. Күпернең озынлыгы — 1082 метр, биеклеге — 20 м. 14 км юлны, өч күперне эченә алган төзелешкә барлыгы 14 млрд сум акча сарыф ителгән.

Июнь аенда күпердән эш машиналары йөри башлаячак. Сентябрь аенда исә күпер тантаналы төстә ачылып, без инде барыбыз да — җәяүлесе дә, атлысы да, транспортлы кеше дә күпердән хәрәкәт итәчәкбез. Камбаркадан Башкортстанга чыга торган Буй елгасы аша төзелә торган 200 метр озынлыктагы күпер төзелеше инде тәмамлану алдында. Биредә бүген 500 кеше хезмәт куя. Әлеге төзелешләрнең өчтән бер өлеше дәүләт, калган өлеше шәхси эшмәкәр тарафыннан финанслана. Җәйгә бирегә эшкә студент отрядлары киләчәк. Аларның уртача хезмәт хакы 35 мең сум күләмендә булачак дип көтелә.
Күпер аша атлаганда, җәйрәп яткан гүзәл Кама елгасының, болын-аланнарның матурлыгына сокландым. Паром көтеп узган, яз-көз айларында күп чакрымнар әйләнеп йөргән вакытлар, ниһаять, артта кала! Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев та үзенең шатлыклы хисләре белән уртаклашты: “Минем өчен бу — тарихи вакыйга. Моннан 20 ел элек мин “Удмуртавтодор”да эшләгәндә, без бу күперне төзүне планлаштырган идек. Бар да акчага килеп терәлә бит. 2015 елда матди яктан киеренкелек булды. Яңа ел алдыннан биредә эшләүчеләргә хезмәт хакы тоткарланды. ВТБ банкы җитәкчелегенә зур рәхмәт, алар безне аңладылар. Удмуртия бюджетыннан без дә билегеле бер сумма күчердек. Нәтиҗәдә, бу хәлдән чыктык. Мин күпер төзелешеннән канәгать. Бүгенге көндә төзелешнең 80%ы башкарылган дип әйтергә була. Хәзер бары 500 мең куб җирне бер як ярга сибәсе калды. Удмуртия юл төзүчеләре өчен бу бик зур күләмле эш. Биредә көн саен 150 техника эшли. Әлеге җирне тизрәк сибеп бетерергә кирәк. Аннан соң ком, вак таш, ике катлап асфальт саласы, ярларны ныгыту эшләре кала”.
Журналистларны иң кызыксындырган сорау — күпер аша үткәндә түләнергә тиешле бәянең күләме турында иде. Бәя хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән инде. Ул 200-250 сум күләмендә булып, күпер төзелешенә сарыф ителгән чыгымнар 26 ел эчендә кире кайтарылып бетәчәк. Концессионерга әлеге бәяне төшерү турында йогынты ясарга буламы? Бу сорауга Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев: “Камбаркада яшәүчеләр күпер аша бушлай йөрүне сорыйлар. Концессия килешүе буенча, без әгәр дә чыгымны каплый алмыйбыз икән, Удмуртия өстәмә 450 млн сум түләргә тиеш. Әгәр дә Камбаркада яшәүчеләргә бушлай йөрергә рөхсәт итсәк, сарапуллылар да түләүсез йөрүне сораячак. Димәк,түләмичә булдыра алмыйбыз. Сарапуллыларны шәһәрне әйләнеп үтә торган юл мәсьәләсе борчый. Әлеге юл өчен бик күп чыгымнар кирәк. Костинодан Тарасовага, Ижаудан Сарапулга кадәрге юлларны төзекләндерүне күз уңында тотабыз. Тиз генә булмаса да, без бу сорауларны хәл итәчәкбез”, — диде ул.
Паром көтеп торганда, машина йөртү­челәр (ә алар бу юлдан көн саен йөриләр икән) күпер аша чыгу түләүле булганга канәгатьсезлек белдерделәр. “Бәлки, Президент Владимир Путинга мөрәҗәгать белән чыксак, ул безнең хәлгә керер иде”, — дип, безгә үз фикерләрен белдерделәр. Бирсен, Ходай! Сентябрь аенда күпер ачылуның тантаналы өлешенә Президент килүе көтелә бит!