Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Александр Соловьев: «Юлга дигән акчаларны җилгә очырмаска!»
10.04.2014

Александр Соловьев: «Юлга дигән акчаларны җилгә очырмаска!»

3 апрельдә Удмуртия Башлыгы вазифасын башкаручы Александр Соловьев республика журналистлары белән очрашып, бик күп төрле сорауларга җавап бирде, бүгенге көндә үз алдына куйган максатлар турында сөйләде.

“Иң элек, әлеге зур вазифаны ышанып тапшыруы өчен Россия Президенты Владимир Путинга зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Ил Башлыгының рес­публикабызга карата зур кисәтүләре юк, тик шулай да, эшләнәсе эшләр күп әле. Әлеге вазифаны башкаруга алынгач, беренче эш итеп электр энергиясен куллануның социаль нормалары каралды. Икенче мөһим сорау — “Ижавиа”ны ике оешмага бүлү буенча иде. Әлеге оешманың икъдисади халәтен анализлаганнан соң, бүгенге көндә оешманы аеру дөрес булмаячак дигән фикергә килдем. Бу өлкәдә сораулар күп, аларны чишәргә кирәк. Шуңа да бернигә карамастан, “Ижавиа” удмуртиялеләр өчен эшләргә һәм яхшы шартлар тудырырга тиеш”, — диде Республика Башлыгы.
Александр Соловьев хакимияттә үз командасын булдыру өстендә дә шактый эшләр башкарды, кадрлар алмашынды. Очрашуда әлеге сорауны ничек хәл итүе, янәшәсендә нинди кешеләр булырга тиешлеге, аларга нинди таләпләр куелуы хакында да сүз булды. “Кинәт туган проблеманы хәл итәргә тиешле җитәкчене таба алмаудан да кыены юк. Ирексездән, андый кеше белән алга таба ничек эшләргә, дигән сорау туа. Мин, иң элек, хакимият һәм Хөкүмәт рәисләрен отставкага җибәрергә дигән карар кылдым. Юрий Питкевич 20 ел хезмәт итте, бәлки алга таба да үз вазифаларын башкара алыр иде. Яңача эшләү өчен яңа кешеләр килергә тиеш дип уйлыйм мин”, — диде ул.
Республика башлыгы тагын ике министр буенча җитди карар кабул итте. Ул Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрын һәм Яшьләр эше буенча министрны урыннарыннан алды. “Бүгенге көндә шәһәрдә чынлап та яхшы итеп эшләнгән объектлар бар, тик акчаларны җилгә очырып, сыйфатсыз эшләнгән юллар да җитәрлек. Моның өчен җавап бирергә теләүчеләр дә юк. Әлбәттә, Виктор Вахромеевка да майлы калҗа әзерләп куелмаган, чөнки бюджетта акча күп түгел. Тик министр алдына, иң элек, эшләнеләчәк эшнең сыйфаты өчен җавап бирергә дигән таләп куелды”, — дип, үз фикерен җиткерде. Александр Соловьев респуб­ликага инвестицияләр җәлеп итү турында да сөйләде. «Бер ай эчендә инде 4 инвестор Удмуртиягә килеп эш башларга теләкләре булу турында белдерделәр. Алар арасында чит ил инвесторлары да бар. Мисал өчен, берсе Воткинск шәһәренең җылыткыч корылмаларын реконструкцияләргә тәкъдим итә. Әлбәттә, республикага бу бик кирәк, тик ник моңа кадәр андый тәкъдимнәр булмавы мине шаккатыра”, — диде ул.
Пресс-конференциядә медицина өлкәсе дә телгә алынды. Бүгенге көндә сәламәтлекне саклауга бик күп матди чыгымнар сарыф ителсә дә, чишеләсе сорау­лар да чиксез. Бу — поликлиникаларда бетмәс-төкәнмәс чират торулар, түләүле хезмәтләр, медицина хезмәткәрләренең хезмәт хаклары (мәсәлән, Сарапулда “италия” забастовкасына әзерлек бара) һәм башкалар. Әлеге мәсьәләләр буенча нинди чишелеш булачагы, нинди карарлар кылыначагы турында бәян итеп, Александр Соловьев: “Кайчан һәм ни өчен чиратлар барлыкка килүен, халыкның ничек талон алуын күрү һәм башка проблемалар белән танышу өчен шәхсән үземнең берәр көнне иртән медицина учреждениесенә барып керәсем килә. Хәзер, заман сулышына ияреп, табибка билгеләнгән вакытка гына килү өчен компьютер аша язылырга була. Тик, ни сәбәпледер, халык һаман иртәнге биштән поликлиника ишек төбен сакларга мәҗбүр. Республикада халык белән эшләүче җитәкчеләргә, шул исәптән, баш табибларга, мәктәп җитәкчеләренә кешелекле булырга киңәш итәм. Халык белән эшлибез икән, үз оябызда гына утырмыйк, ә кешеләрнең проблемалары турында да ишетергә өйрәник! Шул чакта гына бар да яхшы булыр!”
Журналистлар тарафыннан республикада коррупциягә каршы комитет булдыру кирәкме дигән сорау да яңгырады. Александр Соловьев, үз чиратында, бу сорауның бик тә мөһим булуын һәм бүгенге көндә зур эш алып барылуын ассызыклап үтте: “Әлбәттә, теге яки бу муниципаль район башлыгының яисә чиновникларның кырын эшләр белән шөгыльләүләре турындагы күңелсез хәбәрләр кимесен иде. Җитәкчеләр тиешенчә һәм җитәрлек хезмәт хакы алып эшлиләр, югыйсә. Тормыш көтү өчен җитәрлек. Канун каршында барыбыз да тигез”.
Республика башлыгы вазифаларын баш­каручы авыл хуҗалыгы проблемалары, спортка игътибар, республиканың бурычлар хисабына яшәве турында да бәйнә-бәйнә сөйләде. “Яшь гаиләләргә торак” программасының быел дәвам итүе, ләкин алга таба булмаска да мөмкин булуына басым ясады. “Удмурт телен мәктәпләрдә мәҗбүри өйрәтү булмаячак. Ә теләкләре булган балалар өчен мәктәптә милли сыйныф ачарга мөмкин”, — диде ана телен өйрәнүгә фикерен белдереп.

Ләйсән Әхмәтова әзерләде.
Фотосурәтләр www. ihzlife.ru сайтыннан алынды.