Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Александр Соловьев — Мәскәүдә
16.03.2017

Александр Соловьев — Мәскәүдә

10 март көнне Удмуртия Рес­публикасы Башлыгы Александр Соловьев Россия Федераль Җыены Федерация Советында Россия парламентының югары палатасы рәисе Валентина Матвиенко белән очрашты. Очрашуда УР Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев та катнашты.

Алар Удмуртиянең социаль-икътисади үсеше хакында фикер алыштылар. Александр Соловьев хәбәр итүенчә, 2016 елда социаль өлкәдә, сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгын­да уңай үзгәрешләр булган. Мәсәлән, рес­публикада сәнәгать җитештерүе индексы 107 процент, ә төяп озатылган продукциянең күләме — 112 процент тәшкил итә. Республика Башлыгы төбәктә язгы кыр эшләренә әзерлек башлану турында сөйләде. “Валентина Ивановна Матвиенко белән очрашу дусларча мохиттә узды. Мин агымдагы елга билгеләнгән планнар турында сөйләдем. Шулай ук проблемаларга да тукталдык. Бу, беренче чиратта, рес­публика бюджетын финанслау җитмәү мәсьәләсе. Федерация Советы белән уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә регион өчен мөһим булган әлеге проблема уңай чишелер дип ышанам», — диде Александр Соловьев, очрашуга нәтиҗә ясап.