Александр Бречалов: “Яңа шартларда укыту — көн таләбе”
Илдәге эпидемиологик хәлләр 2020-2021нче уку елын яңа шартларда башларга мәҗбүр итә. Укытучылар бу чынбарлыкка ничек карый? Укыту системасында нинди үзгәрешләр, яңалыклар көтелә? Август конференциясендә җитәкчеләр һәм укытучылар әлеге темаларга фикер алыштылар.
Конференция инде икенче ел рәттән онлайн форматта уза. Ул быел 5 меңнән артык укытучыны, мәгариф өлкәсендә җитәкчеләрне, ата-аналарны җыйды. Ә «ТАУ» региональ белем бирү үзәге базасында узган пленар утырышта Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов, республиканың Мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова катнашты.
Быел 14 укытучы «Земский учитель» программасы буенча берәр миллион сум акча алачак. 1 сентябрьдән Россия Президенты йөкләмәсе буенча сыйныф җитәкчеләренә 5әр мең сум өстәмә акча түләнәчәк.
Республикада Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән мәктәпләр төзү дәвам итәчәк. Ижауның Столичный микрорайонында, Пычанки һәм Ягул авылларындагы мәктәпләр төзелеше планга кертелмәгән булса да, төзеләчәк. Ә Вавож районының Большое Волково авылында һәм Селты районында мәктәп төзү өчен республика акча бүлеп бирәчәк. Кече Пурга районы Аксакшур авылы һәм Грахов районында мәктәпләр “Авылларны үстерү” программасы кысасында төзеләчәк.
“Дистанцион укыту белем бирү сыйфатына зыян китермәде. Быелгы чыгарылыш укучылары имтиханнарны уңышлы гына тапшырдылар. 60 укучы Бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыйды. Узган уку елында бу сан 54 кенә иде. Италмас авылындагы лицей-интернат укучысы Ольга Шишкина хәтта ике фән буенча 100 баллга имтихан тапшырды. 590 укучы мәктәпне гел “5”ле билгеләренә тәмамлау турындагы аттестатны кулларына алдылар. Бу — бик яхшы нәтиҗә. Уңышлар күп булса да, проблемалар да юк түгел. Дистанцион укыту аларны бары тик ассызыклады. Аларның берсе — мәктәпләрне зур тизлекле Интернет белән тәэмин итү. Шуңа күрә кыска вакыт эчендә элемтәнең сыйфатын яхшырту өстендә эшлибез. Укучыларга башлангыч һөнәри белем бирү юнәлешендә дә эшне дәвам итәргә кирәк.
Без медицина сыйныфлары, агрокласслар ачтык. Укучыларның, әти-әниләрнең теләкләре булганда, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк”, — дип, Александр Бречалов укытучыларга уңышларга теләде. Яңа шартларда укытуны, үзгәрешләрне бүгенге көн таләбе итеп кабул итәргә чакырды.
Гүзәл Шакирова.