Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Александр Бречалов: «Хаталарны төзәтә белергә кирәк»
21.04.2022

Александр Бречалов: «Хаталарны төзәтә белергә кирәк»

Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов Дәүләт Советы каршында еллык эшләргә хисап тотты. Ул эш барышындагы хаталарга да тукталып үтте. «2021 елда без балалар бакчаларында һәм яслеләрдә 1500гә якын өстәмә урын булдырырга планлаштырган идек. Нәтиҗәдә, ел ахырына бары тик 590 урынлы 6 балалар бакчасы гына кулланышка кертелде, 9 балалар бакчасы вакытында тапшырылмады. Бу исә 2021 елда төзелеш материаллары бәясе шактый арту белән бәйле. Хәзер 8 бакча төзелеп бетте, 1 сентябрьдә алар балаларны кабул итә башлаячак.

Бюджет

2021 елда Удмуртия Республикасының бюджет чыгымнары 121 млрд 804 млн сум тәшкил итте. Бу 2020 елга караганда 8 млрд 864 млн сумга күбрәк. Чыгымнарның гомуми күләменең 73%ы — хезмәт хакы, гражданнарга социаль ярдәм чаралары, мәгариф, социаль, спорт, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләре эшчәнлеген тәэмин итү. Бу — 88 млрд 514 млн сум. Икътисад тармакларына ярдәм итү чыгымнары 2021 елда 23 млрд 600 млн сум тәшкил итте, бу 2020 елга караганда 1 млрд 879 млн сумга күбрәк. АПКга дәүләт ярдәме артты. Өстәмә акчалар торак хуҗалыгын үстерүгә: авария хәлендәге фондтан күчерүгә, күпфатирлы йортларда лифтлар алыштыруга һәм “алданган өлешчеләргә” субсидияләргә җибәрелде.
Удмуртия Республикасы Хөкүмәте кабул иткән чаралар нәтиҗәсендә 2021 елда дәүләт бурычы күләме 1 млрд 190 млн сумга кимеде һәм 2022 елның 1 гыйнварына 63 млрд 52 млн сум тәшкил итте.
2020 елда пандемия аркасында бюджет керемнәре 9 млрд 200 млн сумга кимегән иде. Узган ел бюджетка салымнардан 297 млрд сум акча керде. Бу 2020 ел белән чагыштырганда 125 млрд сумга артыграк. Гомумән алганда, 2021 елда бюджет кереме 80 млрд 909 млн сум булды.

Ятим балалар өчен торак

2021 елда ятим балалар өчен торак сатып алуга һәм төзүгә 363 млн сум юнәлдерелде. 214 фатир сатып алынды. 2021 елдан башлап ятим балаларга торак сатып алуга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр бирелә башладык.

Тышкы сәүдә әйләнеше

2020 ел белән чагыштырганда 309,5 млн долларга артты. Бу — рекорд. Безнең экспорт 21% ка артып, 599 млн доллар тәшкил итте. Иң мөһиме — без корал экспортлауны гына максат итеп куймадык. 2021 елда оборона-сәнәгать комплексы продукциясен исәпкә алмыйча, чимал булмаган энергетика экспорты күләме 330 млн доллар тәшкил итте, бу 2020 елга караганда 100 миллионга күбрәк. Бу да — Удмуртия тарихында рекорд.
Кече бизнеста 61 компания беренче тапкыр экспортка чыкты. Без “Удмуртиядә эшләнгән” товарларны дөньяның 61 иленә җибәрдек.

“Безнең инициатива” проекты

Аның кысаларында муниципаль һәм шәһәр округларыннан 332 гариза теркәлде. Бер елда 289 проект гамәлгә ашырылды, аларның гомуми бәясе 254,5 млн сум тәшкил итте. Районнар арасында инициативалы бюджетлау буенча лидерлар: Алнаш, Воткинск, Ува, Завьялово, Селты, Можга, Сюмси һәм Глазов районнары, шулай ук Воткинск һәм Можга шәһәрләре.

IТ-тармак

Удмуртия Идел буе федераль округында IT-тармак әйләнешенең үсеш темплары буенча икенче урында тора. Төп капиталга инвестицияләрнең үсеше 2021 елда 150 млн. сумга арткан һәм 2 млрд 440 млн. сум тәшкил итте. 2021 елда 9 компания үз проектларына 260 млн сумга диярлек грантлар отты.

Элемтә хезмәтләрен үстерү

2021 елда 367 социаль объект Интернет челтәренә тоташтырылды, 85 торак пункт — 20 меңнән артык кеше кәрәзле элемтә белән тәэмин ителде.

2021 ел — «Авыл елы»

Авыл территорияләрен үстерүгә — 4 млрд 347 млн сум. акча бүлеп бирелде.
Социаль инфраструктураны үстерү өчен:
— авыл мәктәпләрендә 39 үсеш ноктасы булдырылды;
— 91 иҗтимагый киңлек һәм ишегалды территориясе төзекләндерелде;
— 77 социаль объект төзелде, яңартылды һәм ремонтланды;
— республиканың 14 районында 38 км озынлыктагы 25 юл ремонтланды.
Тагын 21 объектны 2022 елда тәмамлыйбыз.

«Кече һәм урта эшмәкәрлек»

Әлеге милли проект чараларын гамәлгә ашыру өчен 2021 елда 285 млн сумнан артык акча бүленде. 2020 елда пандемия аркасында зыян күргән предприятиеләргә ярдәм итү өчен махсус кертелгән кайбер салым ташламалары 2021 елда да дәвам итте. Чикләүләр аркасында эшчәнлекләрен туктатып торучыларга — айлык аренда һәм коммуналь түләүләр чыгымнарны каплауга 300 мең сумга кадәр субсидияләр бирелде. Актив рәвештә акселерация программалары эшләде. 2020 елда Удмуртиядә 1045 эшмәкәр булса, ә 2021 елда — 1667. Алар тарафыннан Удмуртия бюджетына түләнгән салымнар суммасы 2021 елда 531 млн сум тәшкил иткән.