Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Александр Бречалов: “Уваның икътисади нигезе ныклы”
2.08.2017

Александр Бречалов: “Уваның икътисади нигезе ныклы”

Удмуртия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов республика районнары белән якыннан танышуын дәвам итә. Чираттагы сәфәр Ува районына булды.
Традициягә әверелгән тәртип буенча ул эшне районда гамәлгә ашырылучы проектлар белән танышудан башлады. Шундыйларның берсе — Булай авылы халкы тырышлыгы белән күптән түгел генә ачылган удмурт мәдәният үзәге булды. Авыл мәдәният йортының зур, иркен ике бүлмәсе элекке удмурт өйләре стилендә бизәлгән, анда борынгы җиһазларны, палас сугу станокларын, киемнәрне, эш коралларын, тарихка кагылышлы кулъязаларны күрергә була. Биредә авыл халкы милли бәйрәмнәрне оештыра, палас сугу кебек кул эшләре белән шөгыльләнә. Кунакларны каршы алу өчен дә бар уңайлыклар тудырырылган. Бер бүлмәнең түрендә агартып куелган мичтә, тирә-якка хуш исләр таратып, удмуртларның милли ризыгы – табани пешерәләр иде. Авыз итеп кенә калмадык, аны ничек итеп пешерү серләрен дә өйрәндек. Киләчәктә Булай авылы халкы биредә туризм үзәге оештыру планнары белән яна. “Милли үзенчәлекләрдән тыш биредә ат спорты да тәкъдим ителәчәк. Атлар турында әйткәндә, берничә ят токым атлар бар биредә. “Ятим, авыру балаларны үзебезгә кунакка чакырып, атта йөрүне оештырдык”, — ди әлеге үзәкнең җитәкчесе.
Александр Бречалов авыл халкының идеяләрен бик ошатты. “Мондый туризмны үстерү планнары бар икән, алга таба туристларны кайда урнаштыру турында да уйларга кирәк”, — дигән тәкъдим ясады.
Булай мәдәният йортында авыл халкы белән очрашып, фикер алышты, аларны борчыган сорауларга җавап бирде республика җитәкчесе. Бар авыл халкына хас булган кебек үк, биредә яшәүчеләрне дә беренче чиратта медицина хезмәтенең начар күрсәтелүе, юлларның начар булуы, язын, көзен авылга ашыгыч ярдәм машинасы да керә алмавы борчуы ачыкланды.

Әлеге ике мәсьәләгә кагыл­гач, Александр Бречалов: “Бер районга баргач, миңа: “Быелгы ел күрсәткечләре уңай, чөнки балалар аз туды, шунлыктан юлда бәби табучылар булмады”, — дип сөйләп гаҗәпкә калдырдылар. Әлбәттә, балалар тумау уңай күренеш түгел инде ул. Сабыйлар тусын, алар тиешенчә, тәрбия алсын өчен кулдан килгән барсын да эшләргә кирәк”, — дип иң беренче чиратта әлеге авылда юллар мәсьәләсен кайгыртуга өстенлек бирергә кирәклеген ассызыклады. Шулай ук тузган торактан күчерүне көтүче гаиләләр дә шактый, аларның күпчелеге өлкәннәр. “Бүгенге көнне республикада фатирлары яшәргә яраксыз дип табылып, торак шартын яхшыртырга чиратта торучы 721 гаилә бар. Әле бу исемлеккә кермәгәннәре күпме?! Иң беренче чиратта шушы исәптә торучыларга ярдәм итәргә тырышабыз”, — диде Александр Бречалов. Шулай да, кайда гына булмасын, ул бик тә авыр шартларда яшәүчеләрнең хәленә керә, аларга ярдәм итү юлларын табарга ышандыра. Аралашу барышында ук үзенең ярдәмчеләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең адресын, телефонын язып алырга куша.
“Авылны, районнарны социаль яктан үстерү предприятиеләр үсешенә, эшмәкәрләрнең артуына, бюджетка салымнарның күбрәк керүенә бәйле. Шуңа күрә дә, беренче бурыч — үзләренең эшен башларга теләгән эшкуарларга ярдәм итү, — дип ассызыклады Александр Бречалов. – Минем төп бурычым – рес­публикага инвестицияләрне җәлеп итү. 2нче августта бездә зур чара булачак. Бирегә потенциаль инвесторлар киләчәк. Без аларга үз регионыбызга инвестор булырга тәкъдим итәчәкбез. Ува районыннан булган проектлар шулай ук УР инвестицион мөмкинлекләр картасына керер дип өметләнәм”.
Ува районындагы икенче очрашу район хакимиятендә узды. Биредә хуҗалык, төрле оешма, предприятие җитәкчеләре, депутатлар, эшмәкәрләр, коммерсияле булмаган берләшмә җитәкчеләре кат­нашты. Күтәрелгән сораулар күпчелек мәгариф, сәламәтлек саклау, торак төзелеше, сөт җитештерү тармагында хаклар кую мәсьәләсенә кагылды.
Яңгыраган сорауларга җавап биргәндә, Александр Бречаловның һәр өлкәне җитәкләүче киңәш­челәре, һәрвакыт эшлекле сә­фәрләргә бергә чыгучы республика министрлар кабинеты вәкилләре дә ярдәмгә килде. Җанлы фикер алышу иң мөһим мәсьәләләрне билгеләргә ярдәм итте. Увалылар сәнәгать һәм авыл хуҗалыгын үстерү, киңәйтү, медицина һәм гыйлем бирү шартларын яхшырту юнәлешендә хезмәт куюларын дәвам итәргә әзер булуларын белдерделәр.
Зар-моңнары ташып чыккан халык белән очрашу Уваның “Юность” мәдәният йортында көткән икән әле. Җыелган халык, берсеннән-берсе уздырып, районның, поселокның киләчәген ничек күрергә теләүләрен җиткерделәр. Район үзәге белән авыллар арасында автобуслар йөреше көннән-көн начарая баруы, район җитәкчеләренең кимчелекләре, торак мәсьәләсе, поселокта җәмәгать мунчасы булмавы – бер генә сорау да читтә калмады. “Илдә тигезсезлек хөкем сөрә, җәмгыять байларга һәм ярлыларга бүленә, кайчан гаделлек хөкем сөрер?” — дигән глобаль сораулар да кузгатылды очрашуда. Бер-берсен бүлдереп, урыннан кычкыра-кычкыра, хәтта ярсып чыгыш ясаучылар күп булды биредә. Республика җитәкчесен бу гаҗәпләндерде. Ува — артта калган районнардан түгел, бик начар шартларда яшәүче районнар бар. Биредә икътисади хәл ныклы. Юлларга килгәндә дә, районнның 80% юлы асфальт-бетон белән түшәлгән. Шушы хакта мисаллар белән аңлатырга тырышты респуб­лика җитәкчесе. Ярсыган халыкны тынычландыруы авыр булса да, бу сәфәренә нәтиҗә ясаганда, ул мондый хисле очрашуны яхшыга юрады. “Кешеләргә кайвакыт бушану, кем беләндер үз проблемалары белән уртаклашу кирәк. Халыкның ышанычын аклау өчен алар белән эчкерсез сөйләшергә, ситуацияне дөрес итеп аңлатып бирергә кирәк. Буш вәгъдәләр бирергә, кешеләрне нигезсез өметләндерергә һич ярамый”, — диде.
Александр Бречалов Ува районында авыл хуҗалыгы, агач эшкәртү һәм башка төрле җитештерү өлкәсендә тотрыклылык булуын, шулай ук биредә җитәкчеләрнең җирле берлекләр башлыкларының бердәм эшләвен югары бәяләве хакында әйтте.

Элмира Нигъмәтҗан.