Александр Бречалов: “Тынычлык ул — хезмәт”
Матур традиция буенча Ижау шәһәренең үзәк урамында 1 май бәйрәменә багышланган демонстрация булып узды. Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә төрле сәнәгать предприятиеләре, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, югары һәм һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары катнашты.
Демонстрацияне елдагыча Удмуртия Профсоюзлар федерациясе оештырды. Бәйрәм колоннасы башында республика һәм шәһәр җитәкчеләре, Хөкүмәт әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы, Удмуртия Дәүләт Советы, Ижау Шәһәр думасы депутатлары барды.
Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов демонстрациядә “Купол” заводы хезмәткәрләре белән бер сафта барды һәм шул ук вакытта ул Удмуртия халкын социаль челтәр аша бәйрәм белән котлады “ Бәйрәм белән, хөрмәтле дуслар! Минем өчен “Купол” заводы белән бергә колоннада бару — олы мәртәбә, горурлык. Ул республикадагы иң көчле предприятиеләрнең берсе. Кадерле дуслар, тынычлык ул – хезмәт! Барыгызны да бәйрәм белән! 1 май! Ура!”
Бәйрәм чарасын Профсоюзлар федерациясе рәисе Сергей Шерстобит ачып җибәрде. Ул гади эшчеләр белән җитәкчеләр арасындагы хезмәт хакы аермасы зур булу, минималь хезмәт хакының күләме артуы турында сөйләде. “Бүген Удмуртиядәге күпчелек предприятиеләр һәм учреждениеләр гади булмаган икътисади шартларда да тотрыклы эш алып бара, Удмуртия халкын эш урыны белән тәэмин итә. Җитәкчеләрнең, бизнес һәм җәмгыятьнең нәтиҗәле эшләве икътисади үсеш факторларына һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүгә уңай йогынты ясый”, — дип ассызыклады ул.
Бәйрәм тантанасы ике сәгатьтән артык барды. Демонстрациядән соң традиция буенча быел 50нче тапкыр велоузыш башланды, спорт ярышлары узды, иҗат төркемнәренең чыгышлары белән мәйдан гөрләп торды.
1 май бәйрәмен халык ничек кабул итә? Мондый бәйрәмнәр кирәкме? Шушы сорау белән үзәк мәйданга чыккан берничә кешегә мөрәҗәгать иттем.
“Мин хезмәттәшләрем белән ел саен демонстрациядә катнашам. Ул — минем өчен зур горурлык. Биредә катнашу өчен махсус костюмнар тектердек”, — ди “Сактон” фабрикасы хезмәткәре Ирина.
Үзәк мәйданда ике кызы, улы белән белән бәйрәм карарга чыккан милләттәшләребез – Ямалиевлар гаиләсен дә очраттым. “Демонстрация – язга тиң күтәренке кәефле кешеләр белән аралашу мөмкинлеге, балаларыбызга бердәмлегебезне, шәһәрне тотып торучы оешмаларны күрсәтү, дусларыбыз белән очрашу өчен бер форсат та. Бәйрәмнән соң, өйгә кайтып, күтәренке кәефтә күмәкләшеп бакча эшенә тотынабыз”, — ди Лилия Ямалиева. Әйе, хезмәтне бәйрәм белән аралаштырып, кулга-кул тотышып, тынычлыкта, иминлектә яшәве — үзе зур бәхет.
Элмира Нигъмәтҗан.