Александр Бречалов: “Сәламәтлек саклауга кагылышлы сораулар күп җыелган”
Февраль ахырында Александр Бречалов Кияс һәм Каракүл районнарына эшлек-
ле сәяхәт кылды.
Кияс районын тегү цехлары яшәтә
Эш визитын республика җитәкчесе Кияс районының Первомайский авылында урнашкан тегү цехыннан башлады. Ул авыл мәктәбе бинасының бер катлы иркен кирпеч янкормасында урнашкан.
Район хакимияте башлыгының икътисади үсеш буенча урынбасары Ирина Камашева сөйләп узганча, Первомайский тегү цехы бер ел элек ачылган, биредә 12 кеше эшли. «Кызлар барысы да оста, сыйфатлы әйберләр тегәләр, тотрыклы хезмәт хакы алалар», — дип билгеләп үтте ул. Ирина Камашева хәбәр иткәнчә, районда барлыгы 4 тегү цехы эшли, барлыгы 60лап хатын-кыз эшкә урнаштырылган. Бу тегү цехлары барысы да «Сактон» җәмгыяте канаты астында эшли.
Александр Бречалов бу эшкә уңай бәя бирде. Ул хезмәткәрләр белән аралашты, социаль ташламалар турында кызыксынды. Тегү цехы һәм район хастаханәсе җитәкчелегенә хатын-кызлар өчен эш урынында диспансеризация узуны оештырырга кушты. «Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар. Флюорограф, маммограф булган күчмә медицина комплексын график буенча килүне оештырырга кирәк», — диде Удмуртия Башлыгы.
Первомайский авылында шулай ук фельдшер-акушерлык пунктында булдык, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы пенсионерлар белән аралаштык. 78 яшьлек Анатолий Бараневских скандинавия йөреше һәм волейбол белән шөгыльләнүе турында сөйләде. “Иртәгә безнең авылларда волейбол буенча район турниры старт алачак”, — дип хәбәр итте ул. «Актив тормыш рәвеше алып барган өчен сезгә зур рәхмәт! Волейбол турнирында җиңүчеләргә бүләкләр һәм медальләр миннән булачак!” — дип вәгъдә итте Александр Бречалов Анатолий Яковлевич белән саубуллашканда.
“Первомайскида татарлар яшиме?” — дип кызыксындым тегү фабрикасы янында җыелышып сөйләшеп торган бер төркем өлкәннәрдән. “Авылыбызда бердәнбер татар — Зөһрә Зәки кызы яши. Авылыбызның бик хөрмәтле кешесе, гомер буе мәктәптә укытучы булып эшләде. Бик яхшы укытучы иде. Хәзер лаеклы ялда”, — дип җавап бирде бер ханым.
Кияс районы активистлары белән аралашу бик кызу, киеренке барды. Авыл халкы юлларның начарлыгыннан, медицина хезмәтенең канәгатьләнерлек булмавына, район үзәгенә автобуслар йөрмәвенә, Интернет тотмавына зарланды. Республика Башлыгы кайбер сорауларны хәл итәргә вәгъдә итте. Ә кайберләре буенча бераз сабыр итәргә кирәклеген аңлатты. Сезнең районда хәл күпкә яхшырак. Бик начар хәлдә булган авыллар бар, дип, мисаллар китерде. Алай да тынычландыра алмагач: “Иртән уяну белән, бер җирегез дә авыртмый, сезне нәрсә дә булса борчымый икән, бу бик начар… Димәк, сез яшәүдән туктагансыз. Тормышта мәсьәләләр беркайчан да бетми, бетәргә тиеш түгел. Алар туып тора, без аларны, мөмкинлегебездән чыгып, хәл итәргә тиеш”, — диде Республика җитәкчесе.
Каракүл районында сәламәтлек мәсьәләсе — көн кадагында
Көннең икенче яртысында Каракүл районына юл тоттык. Без барып кергәндә, мәдәният йортында төрле милләт вәкилләре катнашлыгында бик ямьле концерт бара, ә мәдәният йортының фойесында авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү оештырылган иде. Физкультура белгечләре җитәкчелегендә спорт күнегүләре ясарга да мөмкин иде: теләге булганнар скандинавия алымы белән йөрделәр, ә бер төркем халык, түгәрәккә басып, физкультура белән шөгыльләнде. Рес-
публикабызда Сәламәтлек елы булу уңаеннан, биредә дә сөйләшү күпчелек саулыкны саклау, медицина темасына кагылды.
Каракүл районының Арзамас авылы мәдәният йортында район активы белән очрашу шулай ук җанлы, эчтәлекле узды. Очрашу муниципаль берәмлек башлыгының соңгы елда башкарылган эшләре турындагы чыгышы белән башланды. Сергей Русинов хәбәр иткәнчә, йөкләмәләрнең төп өлеше үтәлгән. “Файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен инвентарьлаштыру буенча зур эш башкарылды, Каракүл мәктәп маршрутының тукталыш мәйданчыкларында плитәләр алмаштырылды. «Усть-Бельск табигый паркы» туристлык маршруты эшләнде, бу исә туристлар агымын арттырырга мөмкинлек бирде. Каракүлнең төп җиңүе Каракүл-Галаново газүткәргечен төзеп бетерү булды. 76,5 км челтәр төзелде! 414 млн сумнан артык акча сарыф ителде. Якын арада газ җибәреләчәк. Зәңгәр ягулык 520дән артык йортка киләчәк”, — дип сөйләде ул.
Сәламәтлек елында районда сәламәтлек саклауның торышына да аерым игътибар бирелгән. Баш табиб Елена Бабикова: “Район хастаханәсе 10 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә, — дип сөйләде. — Хирургия, балалар, терапия һәм йогышлы авырулар бүлекләре бар. Медицина персоналының гомуми саны — 129. Халык тарафыннан тар белгечләргә ихтыяҗ зур”, — диде.
Социаль өлкә учреждениеләрен ремонтлау турында сораулар яңгырады. Александр Бречалов сүзләренә караганда, республикада барлык социаль объектларга инвентаризация үткәрелгән. «Барлыгы — 640 объект. Аларны төзекләндерергә 3 млрд сумга якын акча кирәк. Әмма шундый катлаулы финанс вәзгыяте булганда да без команда белән социаль инфраструктура объектларын төзекләндерергә кирәк дигән карарга килдек. Каракүл районында ремонт өчен 65 млн 700 мең сум акча бүленәчәк. Алар арасында, мәсәлән, 3 урта гомуми белем бирү мәктәбе, берничә балалар бакчасы һәм фельдшер-акушерлык пункты бар», — дип өстәде ул.
Республика җитәкчесе шулай ук 2019-2020нче елларда районда Черново, Гремячи, Сухарево һәм Усть-Сакла авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары төзеләчәк, дип билгеләп үтте.
Ике районда башкарылган эшкә нәтиҗә ясап, Александр Бречалов: “Сәламәтлек саклауга кагылышлы мәсьәләләр күп җыелган. Бу көтелгән иде, без проблемалардан һәм сораулардан качмыйбыз. Аларны хәл итәргә кирәк. Бүген артык хисчәнлек тә, объектив дәгъвалар да булды. Кешеләр моңа хокуклы. Проблемалар күп, белгечләр юк, акча юк, пассажирлар ташу уйланылмаган. Без алар турында ачыктан-ачык сөйләшергә, бу проблемаларны теркәргә һәм аларны хәл итәргә тиеш», — диде. Ул Сәламәтлек елында скандинавия йөрешенә игътибар артачак дип белдерде. «Бу физик активлыкның иң кулай төре, иң арзаны, һәм иң мөһиме, нигездә, аның белән өлкән буын кешеләре шөгыльләнә. Бу актив гомер озынлыгына бәйле. Без Скандинавия йөреше федерациясенә ярдәм итәргә уйлыйбыз. Чөнки сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тотылган бер сум дару белән тәэмин итүгә яки стационарга тотылачак мең сум акчаны янга калдырачак».
Элмира Нигъмәтҗан.