Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Александр Бречалов Рамазан гаетендә катнашты
28.06.2017

Александр Бречалов Рамазан гаетендә катнашты

Узган якшәмбедә мөселманнар Рамазан гаетен билгеләп үттеләр. Шәһәребезнең өч мәчетендә дә бу көнне вәгазьләр сөйләнде, бәйрәм намазы укылды.
Һава торышы начар булуына карамастан, халык иртәдән үк иман йортларына агылды. Өстән коеп яуган яңгыр да урамдагыларга намаз укырга, дога кылырга комачауламады. Бәйрәм уңаеннан Ижауның Җәмигъ мәчетенә Республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов килде.
Удмуртия Диния нәзарәтенең эшчәнлеге һәм мөселманнар тормышы белән танышу Халыкара белем бирү Комплексы — “Гармония — 97нче мәктәп”нең мәчет каршында эшләп килүче филиалыннан башланды. Биредә 200гә якын бала белем ала. Мәктәп директоры Әхтәм Чугалаев мәктәп коллективының Удмуртия мөфтияте белән тыгыз хезмәттәшлек итүләрен билгеләп үтте. Александр Бречалов мәчеттә яшь буынга рухи тәрбия, ныклы белем бирү өчен тудырылган шартларны югары бәяләде. “Иң мөһиме — биредә гореф-гадәтләрне саклыйлар, өлкәннәргә һәм укытучыларга тирән хөрмәт белән карыйлар”, — диде Александр Бречалов.
Ул яңа мәчет бинасын карап чыкты, ир-атларның намаз уку бүлмәсендә булды, гыйбадәт кылучылар белән аралашты, үз командасы башкарган эшләр турында сөйләде. Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин Ислам диненең асылы турында сөйләде. “Ислам” сүзе гарәпчәдән “тынычлык” дип тәрҗемә ителә. Ислам дине — тынычлык дине. Без моны үз гамәлләребездә күрсәтеп яшәргә тиеш. Кызганычка каршы, бүген динебезне пычратучылар күп. Үзләрен мөселман дип атап, алар бик зур явызлыклар кылалар. Беренче чиратта бу гамәлләрдән дөньядагы башка мөселманнар да зыян күрә. Сириядә генә түгел, бүген күп илләрдә террорчылык, экстремизм тамыр җәя. Сугыш барган җирләрдән бик еракта яшәсәк тә, аларның кайтавазы безгә дә килеп җитә. Шуңа күрә без һәрвакыт Исламның яхшылык һәм тынычлык дине икәнлекне аңлатып торабыз”, — диде ул.
Эшлекле сөйләшү бәйрәм өстәле артында дәвам итте. “Бүгенге әңгәмә вакытында мин мәчеттәге эшләрнең бик күп конфессияләрне берләштергәнен аңладым. Безнең команда республика эшләре белән танышуны дәвам итә. Бары тик хакимият, бизнес, дини конфессияләр һәм гади гражданнарның үзара бәхәссез, бердәм эшләве генә уңай нәтиҗәләргә китерәчәген аңлыйм. Бу — Удмуртиядә генә түгел, ә Россиядәге иминлекнең, тынычлыкның нигезе. Безгә барыбызга да, бердәм булып, республиканы үстерү өстендә эшләргә кирәк. Милләтара дуслык — моңа беренче адым булып тора”, — диде Александр Бречалов. Ахырда ул Удмуртия мөфтиятенә, мәчеткә йөрүчеләргә һәм барлык мөселманнарга республиканың социаль-икътисади үсешен үстерүгә, ныгытуга өлеш керткәннәре өчен зур рәхмәтен белдерде.
Бәйрәмдә шулай ук Республика Башлыгы һәм Хөкүмәт хакимияте җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Смирнов та катнашты. Кунаклар һәм гаеттә катнашучылар өчен канатта йөрүче үзбәк гаиләсе бәйрәм тамашасы күрсәтте.

Эльвира Хуҗина.