Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Александр Бречалов: “Районның киләчәге өметле”
16.08.2018

Александр Бречалов: “Районның киләчәге өметле”

Узган атнада  Александр Бречалов Игра районында эшлекле очрашуда булып кайтты. Анда баруыныңмаксаты  — узган ел үзе йөкләгән эшләрнең ни дәрәҗәдә үтәлешен тикшерү. Республика башлыгы Мужбер авыл хуҗалыгы оешмасында булды. Хәзер монда  һәр сыердан көн саен 18 килограмм сөт савып алалар. Ел азагында 7200 килограмм  дигән билгегә ирешергә тырыша алар.

Биредә 600 баш малга исәпләнгән 3 яңа ферма төзелгән, нәселле мал сатып алынган. Фермада барлык эш шартлары да тудырылган. Тулысынча машина-трактор паркы яңартылган. Малларга азык-төлекне 2300га мәйдандагы басу-болыннан әзерлиләр. Оешманың җитәкчесе моның белән генә чикләнергә уйламый: сыерлар санын 500гә җиткермәкче, әмма мәсьәлә әлегә кадрлар җитмәүгә барып тоташа. 52 хезмәт куючының 10сы гына яшьләр. Агроном, зоотехник һәм башка белгечләр җитми. Яшьләр авылда калсын өчен, әлбәттә, социаль шартларны яхшыртырга кирәк. Аз комплектлы балалар бакчасы, башлангыч мәктәп булуын тели авыл халкы.
Александр Бречалов төзекләндерелгән һәм яңа төзелгән ферма биналарын карады, эшчеләр белән аралашты. Авыл халкының тормышы белән бар яктан да танышып чыкканнан соң, Удмуртиянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләренә бу хуҗалыкка нинди ярдәм итәргә кирәклеген һәм ул күпмегә төшәчәген исәпләргә кушты.

Республика башлыгы “Чес­кыт нянь” (“Тәмле икмәк”) — күпфункцияле предприятиедә булды. Игра районында икмәк пешерүче иң зур предприятиеләрнең берсе Удмуртиянең 17 районын, Киров өлкәсе, Пермь краеның якынрак урнашкан “Магнит” кибетләре челтәрен икмәк ризыклары белән тәэмин итә. Узган ел игралылар 56,7 миллион сумлык икмәк һәм кондитер әйберләре җитештереп сатканнар. Хәзерге вакытта “Ческыт нянь” “Җитештерү куәтен модернизацияләү” инвестицион проектын гамәлгә ашыру өстендә эшли. Бу эш урынын газификацияләү сәбәпле, җитештерү җиһазларын алыштыруга бәйле. Әлеге программа продукция җитештерү күләмен 3 тапкырга арттырачак икән. Бу хакта аның җитәкчесе сөйләде. Ул Александр Бречаловтан кредит алуда ярдәм сорады. Үзгәртеп корулар өчен 15-20 миллион сум акча кирәк икән. Республика җитәкчесе ярдәм итәргә вәгъдә итте.
Игра район үзәгендә Александр Бречалов район активы белән очрашты. Биредә сүз юллар, мәктәпләргә ремонт ясау, балалар бакчасы төзү, икътисади мәсьәләләр турында барды. Александр Бречалов һәм аның белән бергә эшлек­ле сәяхәтләргә чыгучы министрлыклар җитәкчеләре халыкның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.
Район башлыгы Александр Чирков ел дәвамында районда башкарылган эшләргә хисап тотты. Аның сөйләвенчә, Республика Башлыгы бер ел элек йөкләгән эшләрнең 39ы бүгенге көндә үтәлгән, 26,6сы – республика югарылыгында хәл итүне таләп итә, тагын 7се ел азагына кадәр эшләнеп бетәчәк.
Александр Бречалов газификация мәсьәләсе тулысынча хәл ителеп бетмәвен игътибарга алып, канәгатьсезлек белдерде. Әмма хәлләр уңай якка әкренләп үзгәреп тора. Игра поселогының көнбатыш өлешенә инде тулысынча газ кертелгән. “Безне һаман да акушерлык блогын төзү озакка сузылуы борчый. Аны, һичшиксез, тәмамларга кирәк. Сеп югала баручы авыллар музее үсеше белән рекордлар куя. Ул 10 миллион сумлык грант алган. Иң мөһиме, бу акчалар авылның социаль торышын якшыртуга тотылачак. Болар бик сөендерә, — диде Александр Бречалов. — Гомумән алганда, Игра икътисады үсеше белән канәгать. Мин 5–8 ел эчендә 5-10 тапкыр үсәргә сәләтле оешмалар күрәм биредә. Бу яхшы темп һәм нәтиҗәләргә караганда районның киләчәге өметле”, — диде ул.

Элмира Нигъмәтҗан әзерләде.