Александр Бречалов: «Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү – безнең бурыч»
Дөнья шулай яралтылган инде: арабызда сау-сәламәт кешеләр белән беррәттән, һәр көнен тормыш өчен көрәштә уздырырга мәҗбүр булучылар да бар. Бигрәк тә тумыштан авыру балаларны күреп, йөрәк сыкрый.
Глазов шәһәрендә яшәүче Мария Соколовага 10 яшь, ул церебраль паралич белән авырый. «Инде 8 ел Глазовтагы «Адели» тернәкләндерү үзәгенә йөрибез, – ди әнисе Виктория Соколова. – Кызым өчен кирәкле процедуралар барысы да бар. Аңа монда бик ошый. 7 яше тулганчы барлык дәвалану курсларына без бергә йөрдек. Хәзер инде мин аны китереп куям да, шәфкать туташлары, белгечләр кызым белән һәрвакыт бергә була. Үзәктә Мариягә дәвалау массажы ясыйлар, шулай ук логопед, психолог та шөгыльләнә. Безнең теләк – кызыбызның тизрәк аякка басуы. Тик моның өчен үзәкнең мөмкинлекләрен арттырырга кирәк дип уйлыйм. Мәсәлән, безнең кызыбызга бассейнда һәрдаим шөгыльләнү уңай йогынты ясар иде диләр белгечләр. Шушы араларда үзәкне реконструкцияләү турында сүзләр йөри башлады. Безнең теләкне дә исәпкә алсалар иде. Шулай ук инвалид коляскасы белән кереп йөрер өчен «Адели» тернәкләндерү үзәгенең ишекләре тар, алар безнең өчен җайлашмаган. Йөрми торган бала белән икенче катка менү дә бик авыр. Күпчелек процедуралар – икенче катта. Лифт куелса, күпкә җиңелрәк булыр иде».
Әйе, «Адели» тернәкләндерү үзәге аша елына мөмкинлекләре чикләнгән 800 бала уза. Глазов шәһәрендә эшләүче әлеге үзәк — Ижауда 2018 елда ачылган «Адели» тернәкләндерү үзәгенең филиалы. Ул бүгенге көндә Глазов шәһәренең яшүсмерләрне һәм балаларны тернәкләндерү үзәге белән берләштерелгән. Кызганыч, ул Ижаудагы үзәк кебек заманча җиһазлар белән тәэмин ителмәгән, дәвалану өчен барлык шартлар да юк. Бирегә килүчеләрнең барысының да бердәнбер хыялы – тернәкләнү. Ә хыяллар кайчан да булса, тормышка ашырга тиеш. Һәм «Адели» үзәге өчен бу вакыт килеп җитте дисәк тә, ялгыш булмас.
Үзәкне реконструкцияләү турында күптән сүзләр йөрсә дә, эшкә алынырга мөмкинлекләр юк иде. Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның июльдә республикага булган эшлекле сәфәре вакытында Удмуртия Башлыгы әлеге проблеманы күтәреп чыккан иде. «Сәламәтлеге аркасында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны яклау, аларга ярдәм итү – безнең бурыч. Республиканың Глазов шәһәрендә эшләп килүче «Адели» тернәкләндерү үзәгенә реконструҡция ясарга, заманча җиһазлар белән тәэмин итәргә, мәйданын зурайтырга кирәк. Республика бюджетыннан проект-смета документларын әзерләдек. Безгә федераль бюджеттан ярдәм кирәк иде. Проектыбызны 2023-2024 елларга адреслы федераль инвестицион программага кертеп булмас микән?» – дип, Михаил Мишустинга мөрәҗәгать иткән иде Александр Бречалов.
«Минем әлеге үзәк турында ишеткәнем бар. Реконструкцияне кичекмәстән уздырырга кирәк. Безнең ярдәмгә таяна аласыз», – дип, канатлар куйды Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин.
«Адели» тернәкләндерү үзәген нинди үзгәрешләр көтә? Бу хакта аның директоры Мария Исмойилова сөйләде: «Үзәкне зур үзгәрешләр көтә. Проект буенча бинаның мәйданы артачак, бинага керү өлеше яңарачак, ике лифт урнаштырылачак һәм яңа җиһазлар сатып алу күздә тотыла. Моннан тыш, бинаның планировкасы да тулысынча үзгәрәчәк. Физиокабинетта күбрәк хезмәтләр күрсәтеләчәк, «Ана һәм бала» төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен аерым бүлмә булдырылачак. Актлар залы начар ишетүче балалар тавышларны яхшырак кабул итсен өчен махсус индукцион чыбыклар белән тәэмин ителәчәк. Яңартылган үзәктә дәвалану өчен бассейн да булачак. Азык-төлек блогын да реконструкция көтә».
Бу үзгәрешләрне Балезинодан Аня Ребровская да көтә. Ул елына 3-4 тапкыр биредә дәвалану уза. «Адели» үзәге безгә бик ошый. Монда һәр балага җылы мөнәсәбәт, якты караш, ачык йөз. Ә шуның өстенә, шартлар да яхшыртылса, үзәк төзекләндерелсә, без бик шат булыр идек. Без бу көнне бик көтәбез», – ди Аняның әбисе.
«Адели» үзәген көтүчеләр бихисап. Федераль дәрәҗәдә контрольгә алынган проект, чыннан да, тормышка ашар, республика сабыйларын һәм әти-әниләрне сөендерер дип ышанасы килә.