Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Александр Бречалов: «Ленин районында башкарыласы эшләр күп әле»
23.07.2020

Александр Бречалов: «Ленин районында башкарыласы эшләр күп әле»

“Локомотив” яңарыш кичерә
Ижауда «Локомотив» стадионын төзекләндерүнең беренче этабы 2020 елның көзендә тәмамланачак.
“Локомотив” стадионы милләттәшләребезгә аеруча якын, чөнки анда элек Сабантуй да уза иде. Кызганыч, соңгы елларда стадион ташландык хәлгә килде. Анда күптән ремонт эшләре башкарылганы юк.
18 июль көнне Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов эш сәфәре белән Ижауның Ленин районында булды. Эшен «Локомотив» стадионыннан башлап җибәрде. Берничә ел элек Ленин районы халкы Александр Бречалов белән очрашуда стадионы шәхси кулларга сату турында сүзләр йөри башлавы, бу хакта куркуларын һәм аны төзекләндерергә кирәклеге турында фикер-теләкләрен белдергәннәр иде. Ул вакытта Удмуртия Башлыгы хәлне ачыкларга вәгъдә иткән иде.
Нәтиҗәдә — Удмуртия Башлыгы һәм «Россия тимер юллары» җәмгыяте арасындагы килешүләр нигезендә – стадион республика бюджеты һәм «Ижау электр челтәрләре»н сатудан кергән акчалар хисабына сатып алына. Александр Бречалов кушуы буенча Спорт министрлыгы тарафыннан стадионны яңарту, төзекләндерү буенча юл картасы төзелгән, проект-смета документациясе эшләнгән. Стадионга капиталь ремонт өч этапта узачак. Эшләрнең гомуми бәясе — 100 млн сум. Ленин районы хакимияте башлыгы Рамил Гайнуллин стадион ның ничек яңартылачагы турында Александр Бречаловка түбәндәгеләрне сөйләде: «Мин тимер юл тармагында күп еллар эшләдем. «Локомотив» язмышына мин дә, шулай ук тимер юл ветераннары да, районыбызның халкы да битараф түгел. Без стадионның киләчәге булуга бик шат.
Реконструкциянең беренче этабында футбол кыры, йөгерү юллары, каршылыклар полосасы тәртипкә китереләчәк. Бу балалар һәм яшүсмерләр белән хәрби-патриотик эш алып бару өчен бик тә кирәк. Икенче этапта ике спорт мәйданчыгы, 500 урынлык трибуналар, хоккей тартмасы төзү, шулай ук стадионны яктырту планлаштырыла. Өченче этапта административ-көнкүреш корпусын ремонтлау һәм универсаль уен мәйданчыгы төзү планлаштырыла».
Александр Бречалов стадионның Ленин районының иң эре спорт объектларының берсе булуын ассызыклады.
«Локомотив» төзелгәннән бирле монда капиталь ремонт булмаган. Миңа мөрәҗәгать иткән кешеләрнең борчылуын аңлыйм. Бүген эш урыныннан кузгалды. Барлык объектлар, инфраструктура һәм стадионны җиһазландыру мәсьәләләре район халкы белән фикер алышып эшләнергә тиеш. Спорт министрлыгының күп функцияле җиңел төзелүче ябык залларны төзү вариантларын тәкъдим итүен сорыйм”, — диде ул.
Спорт корылмаларын төзү, яңарту “Демография” илкүләм проекты билгеләгән максатларны тормышка ашырырга ярдәм итә. Бүген республика халкының 55%ы физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнә. “Локомотив” стадионы да һәркемне үзенә тартып торырлык заманча булырга тиеш.
Ижау шәһәренең Ленин районында яшәүче күпчелек танышларымнан: «Безнең районда спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар юк. Без дә сезнең кебек балабызны спорт түгәрәкләренә йөртер идек (улым 8нче санлы спорт мәктәбендә шөгыльләнә). Анысы да заманча түгел инде. Шәһәрнең башка районнарындагы стадионнарны күреп кызыгабыз, шундый стадионнар үзебезнең районда да булсын иде», — дигән зар-моңнарны еш ишетергә туры килә.
Тимер юл вокзалы ягында яшәүче Алсу Сафина: “Стадионда ремонт эшләре башланачагы турында ишеттем, тик әлегә ремонт барганын күргәнем юк. Яңартылса, яңача җиһазландырылса, без бик рәхмәтле булыр идек, чөнки бу якта яшәүчеләр өчен бердәнбер стадион бит ул”, — ди. Сүзгә ире Марсель дә кушыла: “Шәһәребезне яңарту буенча соңгы вакытта күп эшләр башкарыла. Мин “Горсвет”та эшлим. “Сәламәтлек сукмагы”н яктырту өчен баганалар куя башладык. Спортны гаиләбез белән яратабыз. Тик без яши торган урында спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар юк. Ерак булса да, Төзүчеләр шәһәрчегендәге спорт комплексына йөрибез. Озакламый яныбыздагы стадионда спорт белән шөгыльләнеп булыр әле, дип хыялланабыз”, — ди. Бирсен Ходай!

“Сәламәтлек сукмагы”нда эшләр дәвам итә

Ижауның Ленин районында 2,3 км озынлыктагы “Сәламәтлек сукмагы” 2019 ел ахырында ачылды. Проектның гомуми бәясе якынча 1,45 млн сум тәшкил иткән. Чаңгычылар, йөгерү һәм скандинавия йөрешен яратучылар “Сәламәтлек сукмагы”н үз иткәннәр. Биредә халык өзелми. Ләкин бу әле эшнең башы гына.
«Без инде балалар шәһәрчеген урнаштырдык. Хәзер физик әзерлек мәйданчыгын төзекләндерергә телибез. Район халкы да, Ленин районында яшәүче эшмәкәрләр дә акчалата ярдәм итәләр», — ди Шәһәр думасы депутаты Сергей Кривоногов. Александр Бречалов белән Фаиз хәзрәт урнаштырылган спорт снарядларын сынап карадылар һәм турникта тартылу буенча зур булмаган ярыш оештырдылар. Нәтиҗәләр тигез иде.
«Сез инде зур эш башкардыгыз. Әлбәттә, монда Фаиз хәзрәтнең өлеше зур. Әмма бүгенге очрашу күрсәткәнчә, шәһәрнең Ленин районында тормыш сыйфатын яхшырту буенча эшләр күп әле. Без хәзер 2030 елга кадәр Удмуртия Респуб­ликасын үстерү планын әзерлибез. Әлеге планда Парашютная урамы да, “Сәламәтлек сукмагы” да булырга иеш. Без бөтен республика халкыннан, активистлардан һәм җәмәгать эшлеклеләреннән, депутатлардан, шул исәптән, Ленин районында яшәүчеләрдән дә тәкъдим-фикерләр җыячакбыз», — диде Александр Бречалов.
«Сәламәтлек сукмагы»н төзекләндерү буенча тәкъдимнәрегезне doсs.googlе.com сайтында калдыра аласыз.

Гөлнара Вәлиева.