Александр Бречалов: «Ленин районына мөнәсәбәтем аерым»
19 августта Тимерьюлчылар мәдәният йортында Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов Ленин районында яшәүчеләр белән очрашты. Республика Башлыгы башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады һәм киләчәккә планнар, бурычлар билгеләде. Киләсе биш елда биредә юллар һәм социаль объектлар төзекләндереләчәк, урамнар яктыртылачак, күп катлы йортларның ишек аллары яңартылачак.
Тимерьюлчылар мәдәният йортында алма төшәр урын да юк иде. Бу Ленин районында яшәүчеләр өчен очрашуның аеруча мөһим икәнлеген, районның киләчәгенә битараф булмавын тагын бер кат раслады. Александр Бречалов үз чыгышын: «Минем Ленин районына аерым мөнәсәбәт. Биш ел элек, халык белән очрашуларның берсендә, Ленин районы ниндидер сәбәпләр аркасында «яратылып бетмәгән район» дигән хис туган иде. Гәрчә, территория буенча ул Ижауда иң зур район булса да. Ул чакта без үзебезнең команда белән ситуацияне тигезләргә карар кылдык — спорт объектларын төзергә, юллар салырга, төзекләндерү эшләре алып барырга һәм башкалар», – дип, үткәннәргә нәтиҗә ясаудан башлады.
Җитәкче сүзендә тора. Район елдан-ел үсә, яңара, бик зур эшләр башкарыла. Мәсәлән, биш ел эчендә биредә 27 юл участогы, Коралчы Драгунов һәм Заречный скверлары төзекләндерелде, яңа поликлиника бинасы төзелде, балалар стоматологиясе, ике балалар бакчасы һәм мәктәп барлыкка килде. «Локомотив» стадионы реконструкцияләнде. «Стадион һәркемгә дә кирәк. Иртә белән үк биредә өлкәннәр скандинавия йөреше белән шөгыльләнә, балалар мәктәптән соң футбол уйнарга килә, яшьләрне воркаут-мәйданчык җәлеп итә», – диде паралимпия һәм сурдлимпия спорт төрләре буенча республиканың спорт-адаптив мәктәбе директоры Александра Семенова.
Районны алга таба үстерү буенча да төп бурычлар билгеләнде. Мәсәлән, 3 нче шәһәр хастаханәсе, 15 юл участогы, ишегалды һәм тротуарлар, тимер юл вокзалы каршындагы мәйдан ремонтланачак. 16 контейнер мәйданчыгы куелачак. Инде киләсе елда «Локомотив» стадионы янында яңа спорт-сәламәтләндерү комплексы төзелеше башланачак. Быел Г. Тукай исемендәге 6 нчы гимназиянең керү өлешендәге баскычлар төзекләндереләчәк. Ә 2025 елда гимназиядә, 12 нче мәктәптә, 100 нче мәктәпнең бассейнында һәм «Спартак» халык иҗаты йортында капиталь ремонт башланачак. Шулай ук алдагы 5 елда тагын берничә зур объект: «Чекерил» спорткомплексында автодром һәм Автономная урамында балаларның ялын оештыру үзәге төзелеше көтелә. «Әлеге үзәк Автономная, 60 адресы буенча, элеккеге педагогика көллияте урнашкан бина урынында булачак. Июль аенда Удмуртия Башлыгы әлеге мәйданчыкта булды. Ул чакта мин бу урында балалар һәм өлкәннәр өчен күппрофильле үзәк төзү яхшы булыр иде, дигән идеяне тәкъдим иттем, чөнки Ленин районында мондый үзәкләр җитми. Биредә яшәүчеләр үз балаларын Ижауның башка районнарына өстәмә дәресләргә йөртергә мәҗбүр, тик мондый мөмкинлек бөтен кешедә дә юк. Бер ай дәвамында без социаль челтәрләрдә, урамнарда халыкның бу урында нәрсә күрергә теләве турында сораштыру уздырдык. Күпчелеге биредә спорт, шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен төрле түгәрәкләр һәм секцияләр эшен оештырырга кирәк, дип саный. Сораштыру нәтиҗәләрен мин Александр Бречаловка җиткердем. Ул: «Халык фикере иң мөһиме, димәк, эшне башларга була», – дип җавап бирде», – диде Наиль Мухамедзянов.
Шунысы сөендерә: Ленин районын төзекләндерүдә халык үзе дә актив катнаша. «Мин Ленин районында туып-үстем, монда яшим һәм беркая да китәргә җыенмыйм. Районыбызның чәчәк атуын: балалар мәйданчыклары, сәламәтлек сукмаклары, скверлар, парклар, иң яхшы мәктәпләр һәм иң яхшы хастаханәләр барлыкка килүен телим. Республиканың инициативалы бюджетлау программасы ярдәмендә Көньяк паркта ике чакрымга сузылган «Сәламәтлек сукмагы»н төзекләндерә, яктылык суза алдык. Ә тагын бер елдан балалар өчен уен мәйданчыгы да булдырдык. Хәзер паркны алга таба үстерү буенча планнар бар – чаңгы трассасы, велосипедта йөрү юллары, этләрне йөртү мәйданчыгы булдыру», – дип сөйләде Удмуртия Республикасы мөфтие Фәиз хәзрәт.
Очрашуда яңгыраган төп фикерләрнең берсе: «Бердәм һәм бергә булганда, барлык планнар да тормышка ашырылыр». Моның шулай булачагына ышанып калабыз.
Эльвира Хуҗина.