Александр Бречалов — Кече Пургада
Удмуртия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов эш визиты белән Кече Пурга районында булды. Ул Кечево авылындагы Железнодорожная урамындагы 4нче йортта, Кече Пурга авылындагы Колхозная урамындагы 118,120,122,124нче йортларда яшәүчеләр белән очрашты.
Бу йортлар 2013-2017 елларда гражданнарны тузган торактан күчерү турындагы региональ адреслы программа буенча төзелгән. Йортлар күптән түгел кулланылышка тапшырылуга карамастан, анда яшәүчеләрнең төзүчеләргә һәм әлеге программаны тормышка ашырган җаваплы затларга дәгъвалары шактый. Мәсәлән, стеналар ярылган, почмаклар күгәргән, обойлар купкан, кайбер йортларда кайнар су юк, йорт тирәләре төзекләндерелмәгән, бәдрәфләр урамда урнашкан.
Александр Бречалов әлеге йортларда яшәүчеләрнең шикаятьләрен тыңлагач, җитешсезлекләрне шәхсән карап чыкты. Шуннан соң Кече Пурга район хакимиятендә киңәшмә узды. Җитәкчеләр гаепне шул йортларда яшәүчеләргә сылтарга тырышсалар да, Александр Бречалов йортларның таләпләрне бозып төзелгәнлегенә шиге юклыгын белдерде. Төзелешне алып барган оешма җитәкчесеннән ул: “Сез ул йортлада үзегез яшәр идегезме?” — дип сорады. Әлбәттә, уңай җавап ишетелмәде. Александр Бречалов аңа йортларны үз хисапларына төзекләндерергә туры киләчәген искәртте. Журналистлар белән очрашуда ул: «Монда сүз технологияләрне бозу турында гына бармый. Барысын да анализларга кирәк. Мөгаен, хокук саклау органнарына да эш табылыр. Һәрхәлдә төзүчеләргә минем сораулар булачак. Ә җитешсезлекләрнең кайчан бетереләчәген төгәл әйтә алмыйм. Чөнки йорт яңа булса да, җимерек хәлдә. Минем төрле йортларны күргәнем бар, тик мондыйны беренче тапкыр. Кышка кадәр мәсьәләне хәл итәчәкбез. Шикаять язган кешеләргә рәхмәт. Хәзер республикада әлеге программа нигезендә төзелгән йортларда яшәүчеләрдән килгән шикаятьләр буенча тикшерүләр уздырылачак”, — диде.
Сәфәре ахырында Александр Бречалов Кече Уча авылында тукталып, халык белән очрашты. Авыл халкы тукталыш комплексын төзекләндерүне сорады. “Бу бигрәк тә мәктәп автобусы белән йөрүче балаларга кирәк”, — диделәр алар. Александр Бречалов транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Горбачевка тиешле чаралар күрергә кушты.