Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Александр Бречалов: «Карарлар һәркемгә файда китерергә тиеш»
27.07.2017

Александр Бречалов: «Карарлар һәркемгә файда китерергә тиеш»

22нче июльдә Удмуртия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов Воткинск районына эшлекле визит ясады.
Иң элек, ул балыкчылык белән дан тоткан Пихтовка авылына тукталды. Биредә Иҗтимагый палата сулыкларны нәтиҗәле файдалану мәсьәләләренә багышланган күчмә киңәшмә уздырды. Очрашуда катнашучылар балыкчылык өлкәсен үстерү, ял һәм туризм, кече энергетика, инвестицияләр җәлеп итү кебек сорауларга тукталдылар. Республикада сатуга балык җитештерү буенча уңай тәҗрибә булуы билгеле. «Пихтовка» балык хуҗалыгы Россиядә алдынгы урында, фермер хуҗалыкларында уңышлы эш алып барыла. Белгечләр исәпләп чыгарганча, киләчәктә мөмкинлекләрне дөрес кулланганда, сату өчен балык җитештерүне елына 4 мең тоннага кадәр күтәреп, 500гә якын яңа эш урыннары булдырырга, рекреация хезмәтләре күрсәтүне дә эшкә җигеп, тагын өстәмә 500 эш урыны булдырырга мөмкин.
Шул ук вакытта киңәшмәдә якын арада хәл итәргә кирәк булган проблемалар да яңгырады. Бүгенге көндә гидроузелларның 77 проценты хуҗасыз, шуларның 12се мәйданы буенча бик зурлардан саналуы, кайбер федераль программаларның тормышка ашырылмавы, министрлыклар тарафыннан хуҗалыкларга тиешле дәрәҗәдә ярдәм күрсәтелмәве билгеле булды. Шулай ук пляжлар, коену урыннары даими рәвештә ачылмавы һәм җиһазландырылмавы хәбәр ителде. “Авыл хуҗалыгы җирләренең әйләнеше” турындагы федераль закон нигезендә күп кенә муниципаль берәмлек җирлекләрендә ташландык җирләрне барлау буенча эш тә азагына кадәр җиткерелмәгән, ә бу инвестиция мәйданчыклары булдыру, шул исәптән сулыклар өлкәсендә бизнес үсешен алып бару өчен күп кенә мөмкинлекләр бирер иде дигән фикерләр әйтелде. Иҗтимагый палата рәисе сүзләренә караганда, әлеге проблемаларны хәл итү өчен бердәм фикергә килеп, дөрес чишелеш табу мөһим. Мондый хезмәт алып бару нәтиҗәсендә Татарстанда 800дән артык су объекты тергезелгән.
Киңәшмәдә фермерлар буаларны шәхси милеккә күчергәндә килеп чыккан кыенлыклар хакында да сүз кузгалттылар. Алар респуб­лика җитәкчесеннән әлеге процедураны гадиләштерүне үтенделәр. Александр Бречалов үз чиратында, һәр сорау буенча ситуацияне аңлап, дөрес карар кабул итәргә, һәр объект аерым кешеләргә генә түгел, биредәге һәркемгә файда китерергә тиешлегенә басым ясады. Ул август аенда республика буенча кыл­ган эшлекле сәфәрләренә нәтиҗә ясап, аларның җитәкчеләре белән берлектә 2018-2020 елларга һәр шәһәр һәм район үсеше өчен предметлы концепция төзиячәген ассызыклады.

«Пихтовка» — Россия күләмендә танылган хуҗалык

Пленар утырыштан соң Александр Бречалов Россиянең балык тоту хуҗалыклары арасында яхшылардан саналган «Пихтовка» балык хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышырга юл тотты. Утырышта хуҗалык җитәкчесе Георгий Крылов яңа эшли башлаган эшмәкәрләр белән балык үрчетү эшчәнлеге буенча тәҗрибә уртаклашу өчен әзер булулары турында хәбәр иткән иде. Ә оешма буенча экскурсия вакытында ул Россия Федерациясенең иң төньягында урнашкан хуҗалыкта, балык үстерү буенча яңа технологияләрне кулланып, яхшы нәтиҗәләргә ирешү серләре турында сөйләде. Моңа дәлил буларак бассейннарда кечкенә маймычлардан алып, 2-3 кг кадәр үстерелгән балыклар йөзә иде. Шулай ук биредә балыкчылыктан кала сөт терлекчелеге һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнәләр. Җирле терлекчеләр район һәм республика хуҗалыклары арасында һәр сыердан 8 мең килограммга кадәр савым алып, иң зур нәтиҗәләргә ирешәләр. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы оешмасында 180ләп кеше хезмәт куя, уртача хезмәт хакы 30 мең сумнан артык. Бу республиканың авыл җирлекләрендәге уртача хезмәт хакы белән чагыштырганда 2 тапкыр артык. “Нәкъ әлеге оешма кебек алдынгы хуҗалыклар ярдәмендә яши Россия. Сезнең тәҗрибә күп кенә бизнесменнарга кызыклы булачагына иманым камил”, – диде Удмуртия Республикасы җитәкчесе. Сәфәр ахырында Александр Бречалов җирле халык белән очрашып, Воткинск районының социаль һәм икътисади үсешенә кагылышлы сораулар турында фикер алышты.

Юлларның сыйфатын тикшерүчеләр арта

Воткинск районына эшлекле сәфәр вакытында Удмуртия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов һәр муниципалитетта, гомумән, Удмуртия буенча кичектергесез юл эшләрен алып бару исемлеген формалаштырырга ярдәм итә торган формула хакында сөйләде. Актив белән эш алып бару һәм халык белән очрашу нәтиҗәсе күрсәткәнчә, районда проблемалы юл участоклары чынлыкта да бар, юлларның сыйфатын яхшырту зарур. Республика җитәкчесе хәбәр итүенчә, “5-3-2” формуласы регионда 2018 елга юл эшләренең гомуми планын формалаштыру өчен төп база булып торачак. Аның нигезендә һәр муниципалитет тарафыннан кыска арада 5 җирле, 3 муниципальара, 2 юл инфраструктурасы объектлары (мәсәлән, күпер) әһәмиятендәге юлларны төзү һәм ремонтлау өчен заявка җибәрелергә тиеш. Республика киләсе елда нәкъ менә шул эшләр өчен тырышлык куячак.
Воткинск районы әлеге формула буенча заявка ясаган инде. 2018 елга проблемалы урыннары булган юл участоклары исемлеге әзер. Алар арасында Банное-Светлое, Светлое-Чёрное, Светлое-Воткинск юллары һәм Сива елгасы аркылы үтүче күпер дә бар.
Тулы исемлек әзерләнгәндә, иң элек, кичекмәстән ремонт таләп ителгән юл участоклары кертеләчәк. Беренче чиратта үтеп кермәслек торак пункт­лар булачак. “Без заявка ясалган һәр параметрны тикшерәчәкбез. Тәҗрибәдән күренгәнчә, кабат тикшерү эшләре уңай нәтиҗә бирә. Можга районының Туташево авылы беренче проект буенча юл төзекләндерү эшенә 130 млн. сумлык заявка ясалган. Анализ ясаганнан соң, муниципальара юлны төзекләндерү суммасын 5 млн. сумга кадәр кыскартып, калган акчаны авыл эчендә өр-яңа юллар төзүгә юнәлттек. Авыл халкы бу фикерне хуплады”, — дип билгеләп үтте Александр Бречалов.
Эшлекле сәфәр кысаларында рес­публика җитәкчесе “Юл контроле” хәрәкәте активистлары белән “Воткинск-Кельчино” юлында киңәшмә уздырды. Биредә “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” дип исемләнгән проект буенча юл төзекләндерү эше алып барыла. Сөйләшүдә юл катламы өчен яңа технологияләр һәм материаллар хакында сүз барды. “Юл контроле” проекты бер ай үз эшен алып бара. Экспертлар һәм җәмәгатьчелек белән берлектә эш алып бару – республика өчен яңалык”, – диде җитәкче.
Юл темасына фикер алышудан тыш, Александр Бречалов Вот­кинск районында яшәүчеләрнең күпсанлы сорауларына җавап бирде. Җирле хакимияткә барлык сорауларны хәл итү, ачыклау өчен ике атна вакыт бирде, берничә инвест­проектны хуплады һәм регионда “Миллион тонна сөт” программасы дәвам итәчәген ассызыклады. Очрашуда проблемалар күтәрелсә дә, башка районнардан аермалы буларак, Воткинск районы халкының яхшы тормышта яшәве күренеп тора иде, чөнки күп чыгышлар рәхмәт әйтүгә әйләнеп калды.

Ләйсән Әхмәтова.