Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Александр Бречалов Ил Башлыгын кунакка чакырды
18.01.2019

Александр Бречалов Ил Башлыгын кунакка чакырды

Александр Бречалов Ил Башлыгын Михаил Калашников юбилеена әзерлек белән таныштырып: “Әлеге датаны билгеләп үтүгә Россиянең 15 регионы, хәтта чит илләр дә кушылачак. Агымдагы елның 19 сентябрендә Коралчылар форумы узачак. Бу 2019 елда әлеге юбилей уңаеннан төп чара булачак. Без сезне бу көнне яки 10 ноябрьдә Михаил Калашниковның туган көнендә узачак чарага чакырабыз. Юбилей уңаеннан “Калашников” Концерны белән берлектә Михаил Калашников исемендәге технопаркны ачу күздә тотыла. Моңа Россиядә генә түгел, Европада да тиңнәр булмаячак. Бүгенге көндә Ижау шәһәренең үзәк мәйданында төзекләндерү эшләре бара. Юбилейга әзерлек барышында шәһәрдә уңай үзгәрешләр күп булачак. Бәйрәмне тиешле дәрәҗәдә уздырырбыз дип ышанам”, — диде.
Алга таба ул республикада 2017-2018 елларда башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Иң элек ул төп сорауларның берсе булган республика дәүләт бурычының 8 елга беренче тапкыр үсүдән туктавы, моңа ирешү юлында күрелгән чараларга тукталды. “2017 елның 4 апреленә дәүләт бурычы 49 миллиард сумга якын иде, 2019 елның 1 гыйнварына ул 47 миллиард 23 миллион сум тәшкил итте. Без дәүләт бурычы үсешен туктатып кына калмыйча, 2 миллиардка диярлек киметүгә ирештек», — дип билгеләп үтте. Аның сүзләреннән күренгәнчә, коммерция кредитлары буенча еллык процент ставкасын 12дән 7,66%ка киметүгә ирешелгән. Бу елына 1 млрд сумнан артык акчаны янга калдырырга мөмкинлек биргән. Моннан тыш, республика активларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, барлык муниципаль һәм дәүләт унитар предприятиеләренең (МУП һәм ГУП) эшчәнлегенә аудит үткәрелгән. Республиканың яки муниципаль берәмлекләрнең өлеше 50 һәм аннан да күбрәк процент тәшкил иткән хуҗалык итүче субъектлар реестрына анализ ясалган. Тикшерелгән 144 оешма аша 20 млрд сум керем узган. Кризиска каршы күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 100-140 млн сум бурычы булган оешмалар бер елдан табыш китерә башлаганнар. Мәсәлән, “Удмуртия аптекалары” (ГУП) 2018 елда 50 млн керем алуга ирешкән. Шулай ук салымнар буенча 115 млн сум бурычы булган “Удмуртлес” оешмасы бүгенге көндә табыш китереп кенә калмыйча, урманчылык сәнәгате комплексының таянычына әверелгән.
Республикада 1900 объектның кулланыл­мавы, ә аларны тоту өчен (җылыту, электр энергиясе) зур суммада акчалар сарыф ителүе ачыкланган. 2018 елда 268 млн сумлык хуҗасыз мөлкәт сатылып, аларны тоту өчен чыгымнарны 70 млн сумга киметкәннәр.
2018 ел Удмуртиядә “Юллар елы” дип игълан ителгән иде. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча республика иң яхшы төбәкләр өчлегенә керде. Бүленгән акчаларга без пландагыга караганда 30 процент­ка күбрәк юлларны төзекләндердек һәм реконструкция ясадык. 360 миллион сумга якын акчаны үзебездәге чималны куллану нәтиҗәсендә янга калдырдык», — диде Респуб­лика Башлыгы.
Шулай ук Александр Бречалов 2019 елның республикада «Сәламәтлек елы» дип игълан ителүе турында сөйләде. Удмуртия «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында алты федераль проектта катнаша. 2019-2021 елларда проектларны финанслау күләме 11 млрд. сум тәшкил итәчәк.
Республика Башлыгы «Онкодесант» акциясенең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. Аның сүзләре буенча, бүгенге көндә онкологик авыруны иртә стадиядә ачыклау 20 процентка арткан. Ягъни элек бу сан 36,6 процент булса, хәзер 52-54 процент тәшкил итә. Тикшерү узган 4000 кешенең 800ендә яман шеш авыруының башлануы ачык­ланган. Аларга ныклабрак тикшерелергә һәм дәваланырга юлламалар бирелгән. 2019 елда сәламәт яшәү рәвеше алып бару мәсьәләләренә, аеруча скандинавия йөреше белән шөгыльләнүгә игътибар биреләчәк.

Ләйсән Әхмәтова.