Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Александр Бречалов: «Быел сәламәтлек саклауга игътибар зур булачак»
21.03.2019

Александр Бречалов: «Быел сәламәтлек саклауга игътибар зур булачак»

Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов 19 мартта «Минем Удмуртия» телеканалында, ә 20 мартта «Комсомольская правда» — Ижау радиосында турыдан-туры эфирда республика үсешенә кагылышлы һәм халыкны борчыган сорауларга җавап бирде. Аның төп фикерләрен сезнең игътибарга да җиткерәбез, хөрмәтле газета укучыларыбыз.

Төбәк территориясендә 12 оборона-сәнәгать комплексы предприятиесе эшли һәм үсә. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Удмуртиянең төяп җибәрелгән продукция күләменең 20,4% оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре өлешенә туры килә.

2018 елда оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә якынча 58,4 мең кеше эшләгән. Бу сәнәгатьтә эшләүчеләрнең гомуми санының 41,1% тәшкил итә.
Киләчәктә дәүләт оборона заказы күләме кимүгә бәйле рәвештә, республика предприятиеләренең гражданнар продукциясен җитештерүне арттыру буенча актив эш алып барыла. Удмуртия предприятиеләре продукциясе Россиядә генә түгел, глобаль базарларда да конкурентлыкка сәләтле. Мәсәлән, «Аксион» холдингы җитештергән дефибрилляторлар дөньяның 20 иленә китәчәк.

2019 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында финанслау күләме 1 млрд 674,6 млн сум тәшкил итәчәк (федераль бюджеттан 964 млн, республика бюджетыннан 710 млн сум). Бу акчага гомуми озынлыгы 134,5 км булган 91 объект төзекләндереләчәк.

Җомга көнне Ижау шәһәренең Ленин районында поликлиника ачылачак, ул әлеге мик­рорайонда яшәүче 35 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Биредә тәүлегенә 450 кешене Кабул итәргә мөмкин. Әлеге поликлиника проектына зур үзгәрешләр кертелде. Россия Президенты 2017 елда резерв фондыннан 274 млн. сум акча бүлеп бирү нәтиҗәсендә барлык кирәкле эшләрне дә төгәлләргә мөмкин булды.

20 мартта Ижауда V Халыкара конференция ачылды. Белгечләр медицинада сакчыл технологияләр турында фикер алыштылар. Ни өчен нәкъ менә Ижау үткәрү урыны итеп сайланган? 2018 елда республиканың 68 поликлиникасы Россия Федерациясенең 33 регионы арасында «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмасының яңа моделен төзү» өстенлекле проектын гамәлгә ашыруда катнашты. Моннан тыш, 2018 елда Удмуртия алга таба башка субъектларда тиражлау өчен федераль дәрәҗәдәге поликлиника төзү проектын гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясенең 4 субъекты арасына керде.

Киләсе якшәмбедә, 24 мартта, республикада Галина Кулакова исемендәге Халыкара чаңгы марафоны узачак. Анда профессионал спортчылар да, һәвәскәрләр дә катнашачак. Дистанцияләр: 10 км, 30 км (хатын-кызлар өчен) һәм 50 км (ир-атлар өчен).

Быел 50 км дистанциягә өч тапкыр кышкы Олимпия уеннары вице-чемпионы Максим Вылегжанин чыгачак. Чарада шулай ук спорт легендалары — Галина Кулакова, Иван Черезов, Тамара Тихонова катнашачак.

30 мартта генерал-майор А.М. Демидов исемендәге биатлон комплексында биатлон буенча ярышлар узачак. Быел «Калашников Биатлон Фест» кысаларында Удмуртиягә Россия биатлончысы, 2014 елгы Олимпия чемпионы, алты тапкыр дөнья чемпионаты призеры Антон Шипулин киләчәк. 200дән артык кеше теркәлгән инде. Ярышларда катнашучыларны 4,5 чакрымга узышлар көтә.

Шушы көннәрдә «МИЛКОМ» агрохолдинг компаниясенең «КОМОС ГРУПП» сөт продукциясенең беренче партиясен Кытай Халык Республикасына озату буенча Халык-ара контракт төзеләчәк.

Быел Берш урамы (Союзнаядан Автозавод урамына кадәр, 2 км дан артык), Цветочная (Ворошилов урамыннан 9нчы гыйн­вар урамына кадәр), Удмуртская (Ленин урамыннан Краев урамына кадәр) капиталь төзекләндереләчәк. Барлык мәгълүмат Миндортранс УР сайтында урнаштырылган. Юлларны төзекләндерүгә Можга һәм Сарапулга 50 шәр млн. сум бүлеп биреләчәк, Ижау 500 млн. сумга якын акча алачак, авыл юлларын төзекләндерүгә 400 млн. сумнан артык акча каралган.

Завьялово районы Постол авылында тиздән мәктәп һәм балалар бакчасының агач биналары урынында заманча биналар барлыкка киләчәк. Барлык эшләр дә график буенча башкарыла.

Ижауда 2019 елда 100 объект — балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзекләндереләчәк. Социаль объектларны (мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр) ремонтлау буенча гомуми сумма — 3 миллиард 200 миллион сум тәшкил итәчәк.

Удмуртиянең «Демография» илкүләм проектында катнашуы нәтиҗәсендә 2019 елда 2100 урынлык яслеләр төзеләчәк.

Удмуртия барлык 12 милли проектларда да катнаша. Бу максатларга 5 миллиард 800 миллион сум акча бүлеп бирелә.

Барлык район хастаханәләренә капиталь ремонт үткәрү өчен (түбә, тәрәзәләрне алыштыру) акча бүленәчәк. Ижау сәламәтлек саклау учреждениеләрен ремонтлауга бер миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк. Объектлар исемлегендә: Ижауның 9, 6, 7, 8 санлы больницалары, Республика балалар клиник хастаханәсе, ветераннар госпитале бар.